Шәһри Казан

Җиңелү бер хәл, тынычлык мөһимрәк

Казанда 1 августта Үзәк стадионда безнең «Рубин» командасы Мәскәүнең «Спартак» клубы белән очрашкан иде. Мәскәүлеләр 0:4 исәбендә җиңде, ләкин очрашуның монысында «Спартак» җанатарларына котырынырга ирек бирелмәде. Бу футбол кырында җиңүдән дә мөһимрәк.

Реклама

Мәгълүм булганча, быелның май аендагы очрашу вакытында «Спартак» клубы җанатарлары Казанның Бауман урамындагы биналарга төрле рәсемнәр ябыштырып, буяулар белән сызып-бозып, тышкы корылмаларны ватып киткәннәр иде. Шушы хәлдән соң, башкала мэры Илсур Метшинның шәһәр хакимиятендә узган киңәшмәдә полиция хезмәткәрләре адресына кискен тәнкыйть сүзләре әйткәнлеге хәтердә.
- Бауман урамында бала арбасы белән аналар, балалы гаиләләр, туристлар тыныч кына ял итеп йөргән бер мәлдә, «Спартак» җанатарлары шушындый мәхшәр тудырды. Мондый тәртипсезлек зур колач та алырга мөмкин бит, - дип кисәткән иде Илсур Метшин.
Казан шәһәре буенча эчке эшләр идарәсе җитәкчесе Валерий Красильников хәбәр иткәнчә, спорт клубларының 1 августтагы очрашуында җәмәгать тәртибен 1,5 мең полиция хезмәткәре саклаган. Күрше‑тирә республикалардан һәм өлкәләрдән дә ОМОН отрядлары ярдәмгә килгән. Хәбәрләргә караганда, Казанга «Спартак» клубының 7 меңгә якын җанатары җыелды. Меңьеллык, 1 май, Тукай мәйданнарында, Бауман урамында аларны һәр адымда очратырга була иде. «Спартак» җанатарларының телефоннан: «Теге урамда да, монда да ОМОН», - дип, үзара чыш‑пыш сөйләшүләре колакка чалынды, май аендагы кебек «марш» оештырырга исәпләре дә булган аларның, күрәсең.
- «Спартак» клубының 134 җанатары җәмәгать тәртибен бозганы өчен тоткарланды, 50сенә беркетмә тутырылды, «Спартак»ның 40 җанатары кулга алынды. Массакүләм тәртипсезлеккә юл куелмады. «Спартак» клубы җанатарлары арасында фашист свастикасын күтәрүчеләр булуы борчу тудыра, - диде Валерий Красильников.
Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин әлеге мәсьәләгә карата мөнәсәбәтен белдереп:
- Казан - кунакчыл шәһәр. Рәхим итеп, мәдәни чараларны да, спорт уеннарын да карарга килсеннәр! Әмма Казанда эчеп-исереп котырынырга, җәмәгать тәртибен бозарга юл куелмаячак, - диде.

Алдагы уеннар:
9 август, 20.00 сәг. «Терек» (Грозный) - «Рубин»
13 август, 20.00 сәг. «Арсенал» (Тула) - «Рубин»
17 август, 18.30 сәг. «Казан-Арена». «Рубин» - «Локомотив» (Мәскәү)

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: