Кичә, 10 июнь көнне, Казанга эш сәфәре белән Россия Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов килде.
Иң беренче булып ул Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә республиканың эконом-класслы М.Гафури урамында урнашкан төзелеш объектлары белән танышты. Бирегә дәүләт программасы кысаларында тузган торакта яшәүчеләрне күчерү планлаштырыла.
Игорь Шувалов шулай ук Татарстан Хөкүмәт йортында берничә киңәшмә...
Кичә, 10 июнь көнне, Казанга эш сәфәре белән Россия Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов килде.
Иң беренче булып ул Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә республиканың эконом-класслы М.Гафури урамында урнашкан төзелеш объектлары белән танышты. Бирегә дәүләт программасы кысаларында тузган торакта яшәүчеләрне күчерү планлаштырыла.
Игорь Шувалов шулай ук Татарстан Хөкүмәт йортында берничә киңәшмә уздырты. Шуларның берсе чимал булмаган экспортка булышлык күрсәтү чараларына багышланган иде. Биредә ул Иннополисны Мәскәүнең Сколковосына караганда да тизрәк һәм уңышлырак үсүен ассызыклады.
- Татарстан - традицион сәнәгать потенциалын саклап килүче, авыл хуҗалыгын үстерә алучы һәм яңа формаларга игътибар итүче республика. Иннополис Сколковога караганда уңышлы һәм тизрәк тә үсә. Аның нәтиҗәләре яхшы. Димәк, сәнәгать тармагында яңа юнәлешләр тәкъдим итүчеләр, үсеш өчен базаны Мәскәүгә караганда да биредә тизрәк табачак, - диде ул.
Моннан тыш Игорь Шувалов Татарстанда "Федераль җир кишәрлекләрен торак төзелеше максатларында әйләнешкә кертү" һәм "Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү" киңәшмәләрен дә уздырды.
Кичен Казан кунагы Кремль яр бундагы җәяүле сәфәр барышында ул «Парклар һәм скверлар елы - 2015»кә һәм «Су саклау зоналары елы - 2016»га багышланган экспозиция белән танышты. Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман аңа парк зоналары булдыру һәм шәһәр җәмәгатьчелек урыннарын үстерү буенча Татарстанда башкарыла торган эшләр турында сөйләде.
Шуваловка Актанышта, Бөгелмәдә, Мамадышта, Кукмарада сулыкларны төзекләндерү проектларын күрсәттеләр. Аерым стендта Казандагы һәм республиканың кайбер шәһәрләрендәге яңа һәм торгызылган парклар фотографияләре куелган иде. Игорь Шувалов Татарстан Республикасында бара торган үзгәрешләрне югары бәяләде.
- Тырышып эшләү һәм эшен җиренә җиткерү хас Татарстанга һәм ул шуның белән аерылып тора да. Монда яратып һәм белеп эшлиләр. Шуның өстенә профессиональ тупланган команда бар, ул булсынга эшли, - диде Россия Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар