Шәһри Казан

Җилдән туганмы алар?

«Борын-борын заманда әби белән бабай яшәгән, ди. Тату, бай яшәп тә боларның балалары булмаган. Менә әби камырдан күмәч пешереп, аңа күз-борын ясаган да мичкә тыккан»... Бу «Колобок» әкиятен белмәгән кеше юктыр. «Кар кызы» әкиятендә дә балалары булмаган әби белән бабай кар тәгәрәтеп бала ясыйлар. Карло әтекәйнең дә утын пүләненнән малай...

Реклама

Балачагым әкиятләрен искә төшерү тикмәгә түгел. Безнең җырчы кумирларыбыз да узыша-узыша бала ясау белән шөгыльләнә башладылар бит. Алай гына да түгел, бәби туйларын бар дөньяга шаулатып, үзләренә күрә пиар-шоу да ясап куйдылар. «Без булдырабыз!», янәсе. Филя әти берүзенә ике бала үстереп ята, ә балалар - әнисез. Җилдән туган дигән гыйбарә бар бит әле, менә шул үзе түгелме соң бу? «Син алай итсәң, без болай итәбез», - дигәндәй, йолдызлар «анасы» Алла белән Максим да балалар «ясатканнар» бит. Ничек җайлы! Фәлән кадәр түлисең дә, мә сиңа бер кыз бәби! Әһә, гомер үткән, картаябыз икән, тагын бер балага заказ бирик. Мә сиңа бер малай, үстерегез генә!
«Тапкан - ана түгел, үстергән - ана», - ди халык. «Кан барыбер үзенекен итә», - дигәне дә бар әле аның. Ләкин кешелек бүген күбрәк беренче гыйбарәгә таяна, ахрысы. Бала таба алмаучы гаиләләр өчен суррогатлык - балалы булу хыялын тормышка ашырырга ярдәм итүче бердәнбер юл, янәсе. Ләкин мәсьәләнең икенче ягы да бар: кешеләр ни уйлый, дин ничек ди?
Суррогат ана... Сәер сүзтезмә. Кешедә ничә ана була соң ул? Тугыз ай буе йөрәк астында йөрткән сабыен чит кешеләргә сатып җибәрүче хатынга «ана» дигән бөек исемне биреп буламы? Ә бу рәвешле дөньяга килгән бала дөреслекне белсә, кемгә «әни» дип дәшәр? Мәсьәләнең катлаулы булуына карамастан, статистика «базар»да «товар» әйләнешенең көннән-көн зураюын күрсәтә. Балага мохтаҗлар белән бергә, акчага мохтаҗлар да җитәрлек бит.
Интернет челтәрен ачып карасаң, анда суррогатлык хезмәтен тәкъдим итүче белдерүләр чиктән ашкан. Янәшәсендә «товар» бәясе дә «ялтырый»: 300 меңнән алып 1 миллионга кадәр, моннан тыш ай саен түләнеп бара торган пособие дә бар. Анысы һәркайсының «аппетиты»на бәйле. Күренеп торганча, бала очсыз тормый, бу үзенә күрә кем өчендер зур булмаган бизнес. Берне таба, икенчесен, өченчесен... Бала «җитештереп» финанс ягын күтәрә, янәсе. «Баласыз гаиләләргә бәхет китерәбез», - дип аңлатырга тырышучылар да табылыр. Мондый бөек хисләр белән янгач, чит кешеләргә карата шушындый изге теләктә булгач, нигә аны акчага эшләргә? Болай да баласызлык кайгысыннан тилмергән, чарасызлыктан кая бәрелергә белмәгән ананың хисләреннән көлү, кесәсен сыгу гына түгелме соң бу? Хайваннарга акыл дигән нәрсә бирелмәсә дә, алар да мондый ук түбән дәрәҗәгә төшми... Нәрсә бу? Табигатькә каршы барумы? Әллә инде чынлап та җәмгыять өчен кирәкле яңалыкмы?
Мәскәү йолдызларының әлеге адымга пиар өчен баруларын аңладык инде. Шулай булмаса, нигә кайчандыр «яраткан» кызлары белән бөтен дөньяны шаулаткан Киркоров бүген алар турында ләм-мим сүз дәшми? Кайда хәзер аның «мәхәббәт җимешләре»? Кем белә, бәлки, чүплектә ятучы ватык, кирәкмәс уенчык кебек алар да балалар йортында тилмерәдер.
Һәр бала үз ризыгы белән туа дип, 7-8 бала үстергән әби-бабайларга аңлатып кара әле суррогат ана бала табып биргәнлекне. Җаваплары бер булыр: «Әстәгъфирулла, ахырзаман галәмәте». Бәлки, алар хаклы да булырлар, чөнки диндә суррогат ана дигән төшенчә юк. Никахлы ир белән хатын өчен чит хатын-кызның бала табып бирүе башка сыймаслык хәл, хәтта бу суррогат ана ирнең икенче йә өченче хатыны булса да. Диндә ясалма орлыкландыру рөхсәт ителә, ләкин бу никахлы ир белән хатын-кыз катнашында гына башкарылырга тиеш. Өченче якның кушылуы гөнаһ, тыела. Диндә бу зина (никахсыз җенси якынлык) кебек карала. Коръәндә: «Без сезне аналарыгыз карыныннан сабыйлар итеп чыгардык», - диелә («Хаҗ» сүрәсе, 5 нче аять). Бу сүрәдән ана белән баланың аерылгысыз икәне, һәр баланың бер генә анасы булуы аңлашыла.
Ислам тыйган һәрнәрсә хәерле. Күпме генә күз йомарга теләсәк тә, суррогат ана карынында бала барыбер канын, нәселен үзгәртә. Ә дин моңа кискен карашта. Бала турында да онытырга ярамый. Өч кеше катнашында «әвәләнгән» баланың сәламәтлеге, психикасы яхшы булыр дип беркем гарантия бирә алмый. Үзенең ничек дөньяга килгәнен белгәч, ата-анага булган хөрмәте юкка чыкса, тормыштан ваз кичсә, нишләрсең? Бәхетсез балалар болай да дөнья тулы...
Баласыз гаиләләргә күп акчалар түләп өсләренә гөнаһ алганчы, балалар йортыннан ул яисә кызны тәрбиягә алу хәерлерәк тә, саваплырак та булыр иде. Туганнан бирле тәрәзәдән мөлдерәмә күзләре белән әти-әнисен көтеп утыручы сабыйның сине күргәч елмаеп җибәрүен Аллаһ та күрә бит. Кем белә, бәлки, шул ятимгә яңа гаиләле тормыш бүләк иткәнең өчен, Аллаһы Тәгалә сиңа да киләчәктә күп балалы яңа тормыш бүләк итәр...
PS. Гаҗәп, алда язылган әкияттәге «ясалган» балаларның гомерләре күңелсез тәмамлана икән: Колобокны төлке кабып йотса, кардан ясалган сылу кыз учакта эреп юкка чыккан...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: