Шәһри Казан

Илсур Метшин: «Кара су аждаһасы елының Казанга уңыш китерәсенә ышанам»

Миллионлы шәһәрдә миллион мәшәкатьләр. Казанның 2011 елдагы уңышлары әлеге миллиондагы шактый кискен мәсьәләләрне чишәргә ярдәм иткән.

Казан мэры Илсур Метшин телевидениегә биргән әңгәмәсендә әйтеп үткәнчә, башкалада 942 мең квадрат метр торак төзелгән. «Бу бөтен Россия хыяллана торган тиңдәшсез күрсәткеч», - диде ул. Социаль ипотека программасы буенча төзелгән яңа фатирлардан 4200 гаиләгә ачкычлар тапшырылган. Татарстан башкаласында 4 ел эчендә капиталь ремонтка мохтаҗ йортларның өчтән бере төзекләндерелгән, 1 мең лифт яңага алмаштырылган. 154 мең халык яшәгән йортларның ишегалларына асфальт түшәлгән.
Казанда быел 23 балалар бакчасы ачылды, шул исәптән 19 бакча яңадан төзелде. 3 яшьтән югарыгы 5 меңнән артык сабыйга урын барлыкка килде. «Моңа Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычындагы «Бәләкәч» республика программасы ярдәмендә ирешелде. Без бу кадәр бакчалар турында хыяллана да алмый идек, - диде Илсур Метшин. - Казанда быел 18 мең бала туды. Бу лакмус кәгазе, күпләр өченче, дүртенче бала табарга бара, димәк, ата-аналар киләсе көнгә ышана».
Башкала мэры әйткәнчә, киләсе елда республика Президентының мәктәпләрне капиталь ремонтлау буенча 3 еллык программасы башлана. Казандагы 30 елдан да элегрәк төзелгән мәктәпләр (мәгариф учреждениеләренең 40 проценты) төзекләндереләчәк. Бездә мәдәни тормыш гөрли: Шаляпин, Нуриев, «Алтын мөнбәр», «Сотворение мира», «Аксенов-фест», София Гобәйдуллина исемендәге фестивальләр булды. Казанның 2015 елда спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты үткәрүгә ирешүе - үзе зур тарихи вакыйга.
Илсур Метшин: «Көнчыгыш календаре буенча 2012 ел - Кара су аждаһасы елы. Безнең гербта да шундый ук аждаһа, шунлыктан бу безнең дә ел һәм мин аның Казанга уңыш китерәсенә ихластан ышанам», - диде.

Реклама

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 13 апрель 2018 - 15:47
    «Шәһри Казан» ат җигәргә өйрәтә
  • Спорт гимнастикасы буенча Россия чемпионатыннан ФОТОРЕПОРТАЖ 18.04.2018
  • Икенчел чимал һәм кием җыю буенча мобиль пункты акциясе. Фоторепортаж
  • Казанда язгы өмә старт алды
  • Иң яхшы хат ташучылар бүләкләүдән ФОТОРЕПОРТАЖ 12.04.2018
  • Яшел Үзән районы Татар Танае авылын су баскан! 11.04.2018
  • Алдавыч боз балыкчыларны куркытмый
  • Авыл хуҗалыгы ярминкәләреннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Илфак Шиһаповның тууына 50 ел тулуга багышланган кичәдән ФОТОРЕПОРТАЖ 5.04.2018
  • Мәшәкате күп булса да, яз – яз инде ул...
  • Яз җитте бит!
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 21 апрель 2018 - 08:56
    Янгын чыга калса, ничек исән калырга?
    Кемеровода булган фаҗигадән соң күпләр яшәеш мәгънәсе турында уйлана, ваемсызлыктан арынып, тормышы иминлеге турында кайгырта башлады. Безнең өчен бу бер гыйбрәт булды.
    68
    0
    0
Ночной режим