16+

Илсур Метшин: «Казанны ялап чыгарга кирәк»

Казанда 1 апрельдән 31 майга кадәр санитар чистарту икеайлыгы барачак, ә гомумшәһәр өмәсен 26 апрельдә үткәрү ниятләнелә.

Илсур Метшин: «Казанны ялап чыгарга кирәк»

Казанда 1 апрельдән 31 майга кадәр санитар чистарту икеайлыгы барачак, ә гомумшәһәр өмәсен 26 апрельдә үткәрү ниятләнелә.

Бу хәбәрне «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев җиткерде. Ул сөйләгәнчә, кышкы чорда башкалада 198 мм кар яуган, эретү камераларына һәм вакытлы полигоннарга 600 мең тонна кар чыгарылган. Хәзер 20 миллион квадрат метр юл һәм тротуарлар өслеген балчык-ком катнашмаларыннан чистарту бурычы тора. Апрель урталарында махсуслаштырылган машиналар юлларны юдырырга керешәчәк. «Шәһәр территориясендә рөхсәтсез рәвештә барлыкка китерелгән 25 чүплек ачыкланды, алар бетереләчәк. 245 гектар мәйданнарда бакча һәм парклар җыештырылачак. 3500 ишегалды тәртипкә китереләчәк», - диде Игорь Куляжев.
4,5 мең агачның ботакларын санитар кисү башкарылган. Быел, «Яшел рекорд» проекты кысаларында, янә 50 мең төп агач утыртылачак. «Агач утырту чараларының төп өлеше көзге чорга билгеләнде, чөнки кышка каршы утыртылган үсентеләр яхшырак тернәкләнә», - диде Игорь Куляжев.
Киңәшмәнең көн тәртибенә куелган мәсьәләгә мэр Илсур Метшин да үзенең мөнәсәбәтен белдерде. «Кышкы чорда урамнар тиешенчә чистартылды. Казанлылар инде, машина тәгәрмәче эзеннән түгел, ә ачык асфальт өслегеннән йөрергә ияләште. Гадәттәге «калайчы көне» дә булмады, подрядчы оешмалар тәүге карларны тиз җыештырып, ком сибеп өлгерде», - диде ул. Шәһәр башлыгы оешмаларны һәм предприятиеләрне санитар чистарту икеайлыгында актив катнашырга чакырды. «Казанны ялап чыгарга кирәк», - диде мэр.
Узган ел өмәләрдә 200 меңнән артык кеше, 4 мең предприятие һәм оешма эшләгән. Башкала хакимияте бу язда да казанлыларның санитар чистарту чараларында ихластан катнашуларына өметләнә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading