16+

Җинаятьчене табучыга бер миллион сум акча

Полиция хезмәткәрләре Ростов өлкәсе Сальск шәһәрендә туып Яшел Үзәндә яшәүче 28 яшьлек Илья Кострубинны эзли.

Җинаятьчене табучыга бер миллион сум акча

Полиция хезмәткәрләре Ростов өлкәсе Сальск шәһәрендә туып Яшел Үзәндә яшәүче 28 яшьлек Илья Кострубинны эзли.

Хәтерләсәгез, 23 гыйнвар көнне сәгать 11ләр тирәсендә Яшел Үзәннең Ленин урамында инкассатор егет хезмәттәшенең аягына табельле утлы коралдан атып,«Фольксваген Амарок» машинасына утырып качкан иде. Инкассатор машинасында 60 миллион сумнан артык акча булган. Инкассатор Игорь Богаченконың җинаятьтәше булырга мөмкин.

Полиция хезмәткәрләре, оператив эзләү чаралары барышында, Яшел Үзәннең Столичная урамындагы бер йорт янында ташлап калдырылган «Фольксваген Амарок» маркалы инкассатор машинасын тапты. Анда урланган акчаның бер өлеше - 4 миллион сум да табылды.

Әлеге факт уңаеннан җинаять эше кузгатылган. Җинаятьне ачуны Татарстан Республикасы эчке эшләр министры Артем Хохорин шәхси контроленә алган. Качкыннарның кайдалыгын хәбәр иткән өчен «Сбербанк» 1 миллион сум күләмендә акчалата түләү ышандыра.

Богаченко һәм Кострубинның утлы коралга ия булулары ихтимал. Алар кораллы каршылык күрсәтергә мөмкин. Әлеге затлар турында нинди дә булса мәгълүматка ия булучылардан «02» һәм «052» номерына шалтырату сорала.

Фото: vk.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading