16+

Инде кирәгең калмады, чыршы...

Яңа ел бәйрәмнәре узды, чыршыларның да кирәге калмады. Елдагыча, йорт ишегалларындагы чүплекләргә бәйрәм төнендә өй түрендә утырып торган урман гүзәлләрен инде чыгарып атарга да өлгергәннәр. Кайберәүләр шул мишуралары, ялтыравыклары белән бергә подъезд төбенә утыртып киткәннәр. Авыл җирендә булса аңа гына урын кая да табылыр иде анысы. Малларга бирергә, мунча миченә...

Инде  кирәгең калмады, чыршы...

Яңа ел бәйрәмнәре узды, чыршыларның да кирәге калмады. Елдагыча, йорт ишегалларындагы чүплекләргә бәйрәм төнендә өй түрендә утырып торган урман гүзәлләрен инде чыгарып атарга да өлгергәннәр. Кайберәүләр шул мишуралары, ялтыравыклары белән бергә подъезд төбенә утыртып киткәннәр. Авыл җирендә булса аңа гына урын кая да табылыр иде анысы. Малларга бирергә, мунча миченә...

Ә шәһәрдә? Әнә «События» порталы журналистлары чыршыны кая урнаштырып була дигән сорауга җавап эзләгән. Язуларынча, урман хуҗалыгына шалтыратып караганнар. Элек - советлар чорында аларны махсус контейнерларга төяп, кире урман хуҗалыкларына кайтарып, анда агач оны итеп эшкәрткәннәр аларны. Экология министрлыгыннан да төгәл генә җавап ишетмәгәннәр, алар бөтенләй дә ясалма чыршы ягында икән. Аптырагач, төрле категория чүпләрне махсус контейнерларга төяү эше белән шөгыльләнүче «Чиста шәһәр» компаниясенә дә мөрәҗәгать иткәннәр, алар да кабул итмиләр ди. Пластмасс чыршыны кабул итәләр икән үзләре. Зоопаркка да кирәкми икән чыршылар. Эзли торгач табылган чыршы кабул итүче. Югары Ослан районында яшәүче фермер Мурат Сиразин, китерсәгез, рәхәтләнеп алам, дигән. Кәҗәләренә дә, үрдәкләренә-казларына да ваклап турап ашатырга уйлый ул. Ашалмый калган өлеше утынга китәр, дигән ул. Кыскасы, сарыклар белән кәҗәләр дә тук булачак, чыршы да урамда аунап ятмаячак. Тик менә аны илтәсе генә бар шул...

Ел да шул галәмәт булгач, табигый чыршы сатуны нишләп тыймыйлар икән ул? Бигрәк жәл бит ул агачлар. Ә аларны үстерү өчен күпме хезмәт куярга кирәк. Әле базарларда сатылмый калган чыршыларның аунап ятканын да искә алсаң, бигрәк вәхшиләр булып чыгабыз түгелме?

Сүз уңаеннан, Татарстанда полиция хезмәткәрләре тарафыннан 20-31 декабрь көннәрендә «Чыршы» операциясе уздырылды. Шул чара барышында гомуми суммасы 250 мең сум тәшкил иткән 419 ылыслы агач законсыз әйләнештән алынган. Чара барышында хокук сакчылары базарларга 511, ә урман хуҗалыкларына 373 рейд ясаган. Законсыз рәвештә урманнан агач кисүнең өч очрагы фаш ителгән. 219 кеше тәртип бозып агач кискән, саткан һәм рөхсәтсез эшмәкәрлек алып барган өчен административ җаваплылыкка тартылган.

Фото: Дамир Бәдриев

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading