16+

Индеецлар Себердән күченгән

АКШның Пенсильвани университеты һәм РФнең Цитология һәм генетика институты (Новосибирск) галимнәре революцион ачыш ясады: алар АКШның җирле халкы Себердән күченеп килгәнен расладылар.

Индеецлар Себердән күченгән

АКШның Пенсильвани университеты һәм РФнең Цитология һәм генетика институты (Новосибирск) галимнәре революцион ачыш ясады: алар АКШның җирле халкы Себердән күченеп килгәнен расладылар.

Галимнәрнең элек тә, индеецларның хәзерге Россия территориясеннән яки башка берәр материктан (бу бигрәк тә майя кабиләләренә бәйле) күчеп килмәделәрме икән дигән фаразлары бар иде. Әмма бу риваятьтләрдән ерак китә алмады. Ә менә хәзер әлеге риваять фәнни яктан да расланды. Галимнәр, моннан 15 мең ел элек Алтайда яшәүчеләр хәзерге Америка Кушма Штатлары территориясенә күченгән, дип саныйлар.
Тикшерүчеләр АКШның җирле халкы дип исәпләнгән индеецларның ДНК синтезына анализ ясый. Нәтиҗәдә шул билгеле була: алтайлыларның генетик кодлары белән индеецларныкы бик охшаш. Тагын шуны да искәртеп узасы килә: Алтай халыклары төркеменә төрки халыклар да керә. Себердән күчеп китүчеләрнең миграция маршрутын да билгеләгәч, икеләнүләргә бернинди дә урын калмый. Өстәвенә моннан шактый еллар элек филолог галимнәр (аерым алганда академик Әбрар Кәримуллин) ике халык арасында бер үк мәгънәне белдереп килгән охшаш сүзләр, сөйләм үзенчәлегендә охшашлыклар (җөмлә төзелеше, кушымчалар) барлыгын ачыклаганнар иде.
Алтайлыларның башка материкка күчеп китүләре өчен берничә уңай фактор була. Беренчедән, моннан 15-20 мең ел элек хәзерге Беринг бугазы юк иде. Ике кыйтга бер-берләренә тоташкач, Евразиядән Төньяк Америка материгына чыгу авыр эш түгел. Аннан соң ул материктагы җирләр, аучылык белән шөгыльләнү өчен, кыргый җәнлекләргә дә бай була.
Галимнәр ике халык арасында бик күп охшаш якларны тапсалар да, гасырлар узу белән килеп чыккан биологик үзгәрешләр дә шактый. Мәсәлән, кан басымы, организмда матдәләр алмашуда да төрлелек бар. Иң мөһиме - тикшеренүләр барышында АКШның җирле халкы дип исәпләнгән индеецларның кайдан барлыкка килүләре ачыкланды. Димәк, алар - хәзерге Россия территориясеннән күчеп килгән халык. Бүгенге көндә белгечләр алтайлыларның, бурят, монгол һәм Уралга кадәрге территориядә яшәгән башка халыкларның генетик чылбырларын тикшерәләр.
Алтайлыларның Төньяк Америка материгына күчү вакытын һәм маршрутын билгеләгәндә, галимнәрнең фикерләре икегә аерыла. Бер төркем бу хәл 13-14 мең ел элек, икенче берәүләр исә 15-20 мең ел элек булган дип исәпли.
Шулай итеп, галимнәр киләчәктә тикшерүләр уздырып, төгәлрәк саннар китерергә, охшаш һәм аермалы якларны табарга вәгъдә итәләр. Тагын берничә елдан соң мәктәпләрдәге география дәреслекләренә дә бу революцион ачыш кертелер дип ышанасы килә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading