16+

«Интехбанк» бүгеннән түләүләр кабул итә

«Татфондбанк» клиентларына кертемнәрне кайтару процессы дәвам итә. Бу эшнең 77 проценты инде үтәлгән. Бүгеннән «Интехбанк»та түләүләр кабул ителә башлады», - диде Татарстанның икътисад министры Артем Здунов.

«Интехбанк» бүгеннән түләүләр кабул итә

«Татфондбанк» клиентларына кертемнәрне кайтару процессы дәвам итә. Бу эшнең 77 проценты инде үтәлгән. Бүгеннән «Интехбанк»та түләүләр кабул ителә башлады», - диде Татарстанның икътисад министры Артем Здунов.

Татарстан икътисад министрлыгы карамагындагы Татарстанның эшмәкәрлеккә ярдәм итү фонды сәгать 23.00гә кадәр клиентлар кабул итә. «Кайнар линия» эше дә көчәйтелгән. Телефон аша мөрәҗәгать итүчеләрнең 95 проценты диярлек кертемнәрне кайсы банк агент аша кайтарырга мөмкин дип кызыксына. Микрозаймнар бирү буенча да кыенлыклар юк. Татарстан эшмәкәрләренә ярдәм итү фонды генераль директоры Андрей Афонин әйтүенчә, мөрәҗәгать итүчеләрнең барысына диярлек микрозаймнар бирелә. Бары биш кенә кире кагу очрагы булган. Банклардан белешмәләр җыюны фонд үзе өстенә алган, бу эш өчен шәхси эшмәкәрләрдән ышанычнамә кәгазе таләп ителә. Шуңа да эш тоткарланмасын өчен эшмәкәрләр ышанычнамәнең оригиналын китерсен иде дигән мөрәҗәгать белән чыкты Андрей Афонин.

Микрозайм алуда ажиотаж сизелми, киресенчә, бүген көн бик салкын, дип Чаллыдан бер эшмәкәр, мәсәлән, акчаны башка көнгә алырга булган.
«Интехбанк»та кертемнәре булганнар мораторий игълан ителгәннән соң, счетларындагы акчаларны өлешчә куллану мөмкинлеген алды.
«Татфондбанк» белән бәйле рәвештә социаль челтәрләрдә кертемнәрне кайтарырга ярдәм итәм, дип мөрәҗәгать итүчеләр дә арткан. «Мондый тәкъдимнәр ялган. Физик затларга гына түгел, юридик затларга да ярдәм кулы сузучы ялган хезмәтләр тәкъдим итәләр. Әмма, халык хәлне катлауландырмасын. Алдакчылар кулына эләкмәсен иде», - дип кисәтә Артем Здунов.
Ә менә Яшел Үзән, Казан, Түбән Кама якларында «Татфондбанк» аша торак-коммуналь хезмәтләргә түләүчеләрнең кайбер проблемалары килеп чыккан.
«Татфондбанк» аша түләгән акчалары тиешле оешмага килеп җитмәгән. Нәтиҗәдә, 609 лап кешегә гыйнварда счет фактура бурыч белән киләчәк. Әлегә бу мәсьәләнең хәл итү юллары уйланыла. Ничек кенә булмасын, банк аркасында зыян күргән торакларда бурыч бар дип утларны, суларны өзмәячәкләр дип вәгъдә итә җитәкчеләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading