16+

Инвалид кызы белән җимерек йортта яшәүче 92 яшьлек Бибинур әби: «Исән чакта яңа фатирны күрә алырбызмы икән?»

Бәдрәф – урамда, су – урамдагы колонкада... Казанның Һади Атласи урамында шундый үзенчәлекле бер агач ызба сакланып калган. Яңа салынган күп катлы таш йортлар арасында моңаеп, җиргә иңеп утыра ул.

Инвалид кызы белән җимерек йортта яшәүче 92 яшьлек Бибинур әби: «Исән чакта яңа фатирны күрә алырбызмы икән?»

Бәдрәф – урамда, су – урамдагы колонкада... Казанның Һади Атласи урамында шундый үзенчәлекле бер агач ызба сакланып калган. Яңа салынган күп катлы таш йортлар арасында моңаеп, җиргә иңеп утыра ул.

Йортка 112 ел икән инде. Анда дүрт гаилә яши. Алар арасында инвалид кызы белән 92 яшьлек Бибинур апа Лотфуллина да бар.

Казанның үзәгеннән ерак түгел урнашкан кыска гына бу урамны җайлы таптык. Тар урамнар аша шоферыбыз Альберт йортның төбенә үк китереп куйды. Көтелмәгән кунаклардан туйганнар булса кирәк, безне күрүгә, икенче кат тәрәзәсеннән башын чыгарып, бер хатын сүгәргә кереште. «Хәзер үк ишегалдыннан чыгып китегез, кем сезгә машина куярга рөхсәт итте, хәзер этемне чыгарам». Баксаң, бу без эзләп килгән Бибинур апаның инвалид кызы Әлфинур булып чыкты.
Фатирга уздым. Текә баскыч аша икенче катка күтәрелергә кирәк. Бәдрәфкә дә, суга да, кибеткә дә, саф һава суларга да шушы баскычларны көненә ничә мәртәбә атларга туры килә аларга.

– Җайсыздыр? – дим.
– Рәхәт түгел инде. Үзем дә ничә тапкыр мәтәлдем. III группа инвалид бит мин. 92 яшьлек әнигә аеруча авыр. Йомышын үтисе килсә, урамга чыгарга кирәк. Өлгерсә өлгерә, өлгермәсә юк, артыннан сөртергә дә туры килә, әни 90 яшеннән узды бит инде, инсульт та кичерде, – ди Әлфинур апа.
Бибинур апа тумышы белән Мөслим районының Сөйки авылыннан. Дүрт баласыннан берсе генә – Әлфинур исән калган. Хәзер аңа да 61 яшь.

– Мин берара ипи төрелгән марля суырып кына торганмын. Әни миңа яхшырак булмасмы дип, Казанга күченергә уйлаган, – ди Әлфинур апа.
Казанда Бибинур апа 20 ел тире эшкәртү фабрикасында эшләгән. Бу өйләрен сатып алганнар. Кызы – бердәнбер таянычы. Өйне дә чиста тота ул, ашарга да пешерә. Су белән генә хәл катлаулы икән. Аеруча кыш көне уңайсыз. «Колонка ката, су эзләп, кибетләргә керәм, ашарга пешерергә, савыт-саба юарга, кер уарга, юынырга да су кирәк бит», – ди Әлфинур. Бу йорттагы дүрт фатирның икесендә даими яшәмиләр. Берсендә студентлар вакытлыча тора, икенчесенә килеп-китеп кенә йөриләр. Ә менә Лотфуллиналарның һәм күршеләре Андрей абзыйның барыр урыны юк.
Бибинур апага, өлкән яшьтә булгач, Казандагы ветераннар йортына күченергә тәкъдим иткән булганнар. Әмма Әлфинур, баш тарттык, ди.

– Минем бер як кулым, аягым юньләп эшләми, күзем дә начар күрә, гомер буе шушында яшәдем, Вахитов районыннан беркая да күченәсем килми. Янәшәдә генә бар уңайлыклары булган бер бүлмәле фатир бирсәләр, бик риза булыр идек, – ди ул.
Яңа фатир сорап, Бибинур апа да көн саен дога кыла. Өстәлендә догалар китабы, элегрәк намазын да калдырмаган.

– Соңгы арада корвалол эчеп кенә торам. Исән чакта яңа фатирны күрә алырбызмы икән? Безнең тирәдә яшәүчеләрне яңа торакларга күчергәндә, безне оныттылар. Хәер, инвесторлар мондагы җирләрне яңа йортлар салу өчен сатып алганнар иде. Безнекен дә бер оешма алды, әмма банкротлыкка чыкты. Безнең һәрберебезгә 75 мең сум җыешып, суд аша җиребезне кире кайтарырга туры килде. Фатирлар хосусыйлаштырылган, ләкин сатып булмый – алучы юк, – ди Әлфинур.
Йорт иске, яшәр өчен шартлар уңайлы булмаса да, коммуналь хезмәтләр өчен ярыйсы гына сумма түләргә туры килә. Газ өчен генә дә 1700 сум чыгарып бирәләр, чөнки норматив буенча түлиләр. Газ счетчикларын куйдыртырга талпынып караганнар, тик йорт техник таләпләргә җавап бирми, дип, җайланманы куймаганнар. Су, ут, газ өчен биредә яшәүчеләр аерым оешмаларга түли. Йорт бер идарәче компаниягә дә карамый.

Бибинур Лотфуллина – тыл һәм хезмәт ветераны. Моңа кадәр үз хокукларын белми яшәгән бу гаиләнең башын кемдер бутаган, тыл ветеранының хокуклары сугыш ветераныныкы белән тигезләшә, сезгә бушлай фатир бирергә тиешләр, дигән. Тик кызганычка, мондый закон юк. Дөрес, Бибинур апаның законлы ире ветеран булган, диләр. Хәзер бу мәгълүматны тикшерәләр. Татарстанның Тикшерү идарәсе тикшерү комитеты җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий әйтүенчә, Лотфуллиналар вакыйгасы буенча тикшерү эше башланган. Ветеранның торак шартларына бәя бирелә. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, карар кабул ителәчәк.


Казан шәһәре мэриясеннән алынган мәгълүматлар буенча, Вахитов һәм Идел буе районы хакимиятләре әлеге факт буенча тикшерү уздырган. Һади Атласи урамы, 12нче йортта барлыгы дүрт фатир бар. Анда сигез кеше теркәлгән. Йорт яшәүчеләрнең шәхси милекләре булып санала.
Россия Гражданнар Кодексының 210нчы маддәсе буенча, милекчеләр үз йортларын капиталь төзекләндерүне үзләре кайгыртырга тиешләр. Сүз уңаеннан, Вахитов районында барлыгы 2437 шәхси йорт исәпләнелә.

Шәхси йортны бюджет акчасына төзекләндерү мөмкин түгел. Шәхси торак белән бәйле проблеманы хәл итү өчен, йә аны сатып яңасын алырга, йә инвесторлар җәлеп итеп биредә яңа торак салыныр дип өмет итәргә була. Торак шартларын яхшыртуны сорап, Бибинур Лотфуллинаның Вахитов һәм Идел буе районы хакимиятләренә бер тапкыр да мөрәҗәгать иткәне булмаган.
Шуны да искәртергә кирәк, Бибинур Лотфуллина фронтовик-ветеран булып саналмый, ул – хезмәт һәм тыл ветераны. Гамәлдәге закон буенча, бары фронтовик-ветераннарга гына бюджет акчасыннан торак шартларын яхшырту каралган. Вахитов һәм Идел буе районында 2575 тыл хезмәтчәне гомер итә. Бибинур апаның өлкән яшьтә булуын исәпкә алып, 2018 елның октябрендә аңа – инвалид кызы белән икесенә – Имәнлек урамындагы ветераннар йортыннан җиһазландырылган бер бүлмәле фатир тәкъдим ителгән булган. Тик алар күченергә теләмәгәннәр.
Бибинур Лотфуллинаның паспортыннан күренгәнчә, 1954 елны ул Ташкентта Рәшит Лотфуллин белән никахын рәсмиләштергән булган. Кызы әйтүенчә, әтиләре – Бөек Ватан сугышы ветераны. Әмма 50 ел бергә яшәмәгәнгә, ул хәзер әтисенең кайда икәнлеген белми. Торак сәясәте идарәсе хезмәткәрләре Бибинур Лотфуллинага Татарстанның хәрби коммиссариатына, Республика министрлар кабинетының ЗАГСына, Эчке эшләр министрлыгының миграция сораулары буенча идарәсенә Рәшит Лотфуллинны эзләү буенча мөрәҗәгатьләр рәсмиләштерергә ярдәм иткәннәр.
Лотфуллиналарга район администрациясе социаль хезмәткәрләр ярдәмен дә тәкъдим иткән булган. Алар аннан да баш тарткан.

«Гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү» республикакүләм программасы нигезендә, аварияле торакта яшәүчеләргә Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды хисабына төзелгән йортлардан фатир алу мөмкинлеге бирелә. Фатирларны ташлама белән, базар бәясеннән азрак суммага – 7 процент еллык ставка белән генә дә алырга була. Программада катнашучыларның элек торган тузган торагының квадрат метры якынча 11 мең сумнан сатып алына.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X