16+

Җирең үзеңнекеме?

Быел март аеннан Татарстанда җирдән файдалану белән бәйле законнарга үзгәрешләр кертелгән иде.

Җирең үзеңнекеме?

Быел март аеннан Татарстанда җирдән файдалану белән бәйле законнарга үзгәрешләр кертелгән иде.

Нәтиҗәдә, җир белән бәйле законнарны бозган өчен административ җаваплылык күләме бермә-бер артты. Җир белән бәйле хокук бозулар өчен штрафларны кишәрлекләрнең кадастр бәясеннән чыгып исәплиләр. Җәза исә хокук бозуның мәйданы һәм урыны белән бәйле рәвештә билгеләнә. Җирләрне тиешсез максатларда файдаланган өчен дә җәза арткан - физик затларга ким дигәндә, 10 мең сум. Буш җирләрдән файдаланмаган өчен җәза билгеләнәчәк. Җир белән бәйле закон бозуларның күбесе - җирне рөхсәтсез куллану. Күпләр үз шәхси җир кишәрлекләреннән файдаланганда, аның чикләрен төгәл белмиләр. Нәтиҗәдә, рәшәткәләр куйдырганда, төзелеш вакытында тиешле территориядән 1-2 метрга читкә чыгарга да мөмкиннәр. Бу исә җитди хокук бозу булып санала. Әлеге затларга 5 мең сумнан алып 100 меңгә кадәр штраф салынырга мөмкин. Җир кишәрлеген тиешсез максатларда кулланган өчен җәза тагын да катгыйрак.

Әйтик, шәхси торак йорт өчен исәпләнгән җирдә кибет ачып кую җир белән бәйле законнарның бозылуы турында сөйли. Саннарга килгәндә, былтыр Татарстанның дәүләт теркәве, кадастр һәм картография идарәсе тарафыннан барлыгы 18 мең тикшерү уздырылган. Нәтиҗәдә, күзәтчелек вәкилләре җир белән бәйле законнарны бозганнарга 14,6 миллион сум штраф салган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading