Шәһри Казан

Ирек мәйданында Җиңү парадына әзерлек башланды

Казанда Бөек Җиңүнең 69 еллыгына әзерләнү тулы көченә бара. Башкаланың нәкъ үзәгендә - Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет академия театры каршында Җиңү парадына сәхнә монтажлау эшенә керештеләр.

Техник яктан катлаулы булган конструкцияне подряд оешмалары башкара. Сәхнә һәм бәйрәм трибуналарын урнаштыру традицион режимда бара - 9 Май алдыннан мондый корылмалар инде берничә ел рәттән төзелә. Башта төзүчеләр театр каршында сәхнә ясасалар, аннары ветераннар һәм дәрәҗәле кунаклар өчен Ленин һәйкәле тирәсендә трибуналар урнаштырачак.
«Горводзеленхоз» эшчеләре дә бәйрәм алды чараларыннан читтә калмады. Ирек мәйданы территориясе яшелләндерелә, клумбаларга чәчәкләр утыртыла.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: