16+

Ирешелгән белән туктап калмыйк

Казанның Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының 43 нче утырышы узды. Аның көн тәртибендә бары бер мәсьәлә - ТР Президентының парламентка еллык Юлламасы иде.

Ирешелгән белән туктап калмыйк

Казанның Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының 43 нче утырышы узды. Аның көн тәртибендә бары бер мәсьәлә - ТР Президентының парламентка еллык Юлламасы иде.

Бу - Рөстәм Миңнехановның Татарстан Президенты вазифасында Юллама белән дүртенче тапкыр чыгыш ясавы. Монысы исә Татарстанның эчке һәм тышкы хәленә багышланды. Президент чыгышын агымдагы елның төп вакыйгасы булган Универсиададан башлады. «2013 ел республикабыз һәм илебез тарихына 27 нче Бөтендөнья җәйге Универсиадасы белән кереп калачак», - дип белдерде ул һәм уеннарны оештыру комитетына аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде. Универсиаданың республиканы заман таләпләренә җавап биргән спорт, транспорт инфраструктурасы белән баетуын, яңа төзелеш технологияләрен, кунакчыллык индустриясен үстерүен, Татарстанны дөньяга тагын да ныграк танытырга булышуын искәртеп узганнан соң: «Без югары дәрәҗәдә эшләдек һәм моннан түбән төшә алмыйбыз. Республика тормышындагы барлык юнәлешләрне шушы дәрәҗәгә үстерү мөһим. Киләчәккә бурычлар да шушы ирешелгән дәрәҗә югарылыгыннан чыгып куелырга тиеш. Татарстанны икътисад, инфраструктура, сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният һәм туристлык өлкәләрендә глобаль танытырга кирәк», - дип ассызыклады Президент.
Рөстәм Миңнехановның бер сәгатьтән артык дәвам иткән чыгышы барышында республиканың социаль-икътисади үсешенә җентекле анализ ясалып, Татарстанны нәтиҗәле үстерү өчен максат һәм бурычлар куелды. Президентның иң кызыклы фикерләре исә:
- лизинг компанияләренә түгел, үзебезнең товар җитештерүчеләргә булышырга кирәк;
- югары технологияле медицина җиһазлары тәүлек әйләнәсе эшләргә тиеш;
- «Татарстанның 100 талантлы аспиранты» бәйгесен ел саен уздырырга кирәк;
- сыйфатсыз һәм нәтиҗәсез эшләүче торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләре җитәкчеләрен бу эштән алырга кирәк;
- Татарстанда трансплантологияне үстерү программасы барлыкка килергә мөмкин;
- Татарстанда авыл хуҗалыгын үстерү стратегиясенә төзәтмәләр кертеләчәк.
«Уртак тырышлык куеп башкарылган күп эшләребез бүген горурланырга сәбәп бирә. Без ирешелгәннәр белән генә туктап калырга өйрәнмәгән. Татарстан - зур амбицияләр һәм кыю планнар территориясе. Безнең бурыч - ирешелгәннәрне саклап, киләчәктә тотрыклы үсешне дәвам итү», - дип тәмамлады Президент чыгышын.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading