16+

Казанның чисталыгы һәм төзеклеге үзебез өчен

Казанда язгы һәм көзге якларда шәһәр территориясен җыештыру буенча өмәләр үткәрү матур традиция булып тора.

 Казанның чисталыгы һәм төзеклеге үзебез өчен

Казанда язгы һәм көзге якларда шәһәр территориясен җыештыру буенча өмәләр үткәрү матур традиция булып тора.

Шәһәр башкарма комитетында узучы «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәләрендә мэр Илсур Метшинның: «Шимбә өмәләренә социализмнан калган ниндидер бер гадәт итеп карамаска кирәк. Казанның чисталыгы һәм төзеклеге үзебез өчен», - дип, әледән-әле әйткәне бар. Илсур Метшин үзенең дә студент елларында өмәләрдә катнашканлыгын искә алып, бүгенге студент-яшьләрне дә җәмгыятькә файдалы эшләрдән читләшмәскә өнди.

Узган елны көзге яктагы санитар җыештыру чараларында төрле милек формасындагы ике меңнән артык предприятие катнашкан. Җәмәгать оешмалары да үзләрен лаеклы яктан таныта. Мәсәлән, «БУДЕТ ЧИСТО» иҗтимагый хәрәкәте республикада биш мең егет һәм кызны берләштерә. Казан активистлары Кабан күле буйларын җыештырдылар. Быелгы өмәләрдә урман һәм елга-күл буйларын чистартуга аеруча игътибар һәм көч куелачак.

Санитар җыештыру белән беррәттән, Казанда агачлар утырту да башланды.
Быелның сентябрь ае ахырларына кадәр хөкем сөргән 17-26 градус җылыдан соң, октябрьнең 2 градус салкыннары да котып суыклары кебек тоела. Шәһәрдәшләр, 10 октябрьдә өмәләргә чыгып, хезмәт бәйрәмендә җылыныйк әле бер.

Казанда баручы санитар чистарту ункөнлегендә 3800 ишегалдын, 20 миллион квадрат метр юл өслеген, 300 гектарда парк-скверлар территория­сен җыештыру бурычы тора. Шәһәр башкарма комитетының торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин: «Коммуналь хуҗалыклар җыештыру эшләре белән актив шөгыльләнә. Мәктәпләр ярдәм итә. Казанлылар да үзләре яшәгән йортлар янындагы бакчаларны яфраклардан чистартырга чыксыннар иде. Эш коралларын торактан файдалану участокларыннан алып торырга була», - дип, гомумшәһәр өмәсенә кушылырга чакырды.

Шәһәр башкарма комитетының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Казанда санитар чистарту декадасы барышында 16 миллион квадрат метр юл өслеге җыештырылган, 2700 ишегалды тәртипкә китерелгән, полигоннарга 26 мең тонна чүп-чар һәм 5 мең тонна эре күләмле калдыклар чыгарылган. Предприя­тиеләр һәм оешмалар бер мең төп агач утырткан.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading