Шул мәзәк искә төште шул. Бер эчкече, эчүнең зыяны турында укыганнан соң, дустына: «Иртәгәдән ташлыйм... укуны», - дип әйткән ди бит. Мин дә, сөенеп, алкогольгә акцизлар хакы арта, аракы, брэнди, коньяк ише спиртлы эчемлекләр хәзер хәлле кешеләр өчен генә дип язып куяр идем дә ул... Алкогольдән, шөкер, ерак кеше, ә...
1 апрельдән башлап һәр матбугат чарасын өеңә алдырып уку 50 процентка арта, җәмәгать! 50 процент! Атнасына бер тапкыр килә торган «Шәһри Казан»га ярты елга язылу өчен, элеккеге кебек 238 сум 98 тиен түгел, 350 сум тирәсе түлисе була. Атнасына өч тапкыр газетаны алдырып укучылар өчен саннар тагын да югарырак - 457 сум 02 тиен урынына 780 сум акчаны почтага күчерергә кирәк. Бу газета-журнал редакцияләрендә эшләүчеләрнең капризы түгел, ә почта хезмәте өчен түләү күтәрелү аркасында килеп туган хәл. Без журналистлармы соң инде болай да укудан ерагая барган чорда шундый хәлгә шат? Иң аянычы - моның нәкъ менә татар матбугатына күсәк булып төшүе. Русларның аларның болай да бушлай таратыла торган газета-журналлары муеннан, телевизион каналларының исә чуты-чамасы юк. Ә татарның? Гомер бакый тормышын китап, газета-журналсыз күз алдына китерә алмаучы татарның матбугаты нишләр соң? Вазгыять инде болай да җиңелләрдән түгел иде: укучы санын саклау өчен көндәлек эш алып барылган чорда матбугатны, тел, дин, әдәби-мәдәни гавам, милли хәяткә кагылышлы аралашуны саклап кала алырбызмы икән?!.
Хәзер Тукайлар, Әмирханнар чоры түгел, аралашыр өчен интернет, форум-чатлар бар, диючеләр белән дә килешәсе килми бит. Болай да аңнарны томалаган, реаль тормыштан умырып алып виртуаль дөньяда яшәргә өйрәткән ул «таш дөнья» белән генә ерак китәрбезме икән, кем әйтмешли, ай-һай-ли. Ни генә дисәләр дә, көндәлек басма матбугат аша без телне саклыйбыз, милли асылыбызны онытмыйча, берләшеп яшибез. Моның өстенә, югары сәнгатебез белән таныштырып барабыз, җитди темалар күтәрәбез, мотлакларча, күрше абзарындагы терлек башы турында гына гайбәт чәйнәмибез, ниндидер тәрбия, инсанлык үрнәгенә дә өндибез шикелле...
Иртәгә газета-журналларга язылучы бетәр дә, татар матбугаты тулаем юкка чыгар, дип гөманламыйм үзе - Тукайлар заманыннан ук килгән басма аралашу барыбер сакланып калыр.
Әмма ул, бахыр, чын-чынлап кризис-сынау чорына аяк атлады - монда аны милли берләшү юлы белән бергәләп саклап калсак кына. Яраткан «Шәһри Казан»ның да укучысы кимемәс, бу катлаулы чорда тугры теләктәшләре күп булыр дип ышанасы килә. Моның өчен бүгеннән үк почта бүлекчәләренә барып, март ахырына кадәр элеккеге бәядән язылып калу да җитә. 1 апрельгә кадәр узган яртыеллык бәяләре сакланып калачак:
54126 индексы буенча атнага 3 тапкыр килә торган вариант - 457 сум 02 тиен;
16076 индексы белән атнага бер килүче пәнҗешәмбе саны 238 сум 98 тиен.
Чит өлкәләрдә язылу индексы - 25259 (Россия каталогының төп нөсхәсенең 33 нче битендә), хакы - 280 сум.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар