16+

Иртыш елгасында «Булгария» фаҗигасе кабатланган

Шимбә көнне Омск янында Иртыш елгасында көймә белән баржа бәрелешкән. Һәлакәткә очраган судно капитанының канында алкоголь булуы ачыкланган.

Иртыш елгасында «Булгария» фаҗигасе кабатланган

Шимбә көнне Омск янында Иртыш елгасында көймә белән баржа бәрелешкән. Һәлакәткә очраган судно капитанының канында алкоголь булуы ачыкланган.

Омск елга портына караган «Полесье-8» теплоходы Иртыш буенча экскурсиягә чыккан булган. Һәлакәт алдыннан судно Омскидан Ачаирга юнәлгән. Аның бортында, төрле мәгълүматлар буенча, 53тән 62гә кадәр кеше, шул исәптән дүрт экипаж әгъзасы булган. Новая Станица торак пункты янында теплоход баржа белән бәрелешкән һәм шуның нәтиҗәсендә, алты кеше һәлак булган, иллегә якын кеше хастаханәгә озатылган, аларның 14е аеруча авыр хәлдә исәпләнә. 1989 елда Гомель судно төзү заводында төзелгән теплоходны, су төбеннән күтәреп, тикшерүчеләргә тапшырганнар.
Филиппинда да шундый ук һәлакәт күзәтелгән. Анда пассажир паромы коры йөк ташый торган судно белән бәрелешкән. Монда үлүчеләр саны күбрәк - 31 кеше су төбенә киткән, 170е хәбәрсез югалган санала. «Фома Аквинский» паромы бортында барысы 715 кеше һәм 116 экипаж әгъзасы булган. Һәлакәтнең сәбәпләре итеп тропик һава торышы, судноның начар хәлдә булуы һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүдә контроль булмау күрсәтелә.
Исегезгә төшерәбез: ике ел элек - 2011 елның 10 июлендә Иделдә Болгардан кайтышлый «Булгария» теплоходы батты. Теплоходтагы 211 кешенең 122се, шул исәптән дистәләрчә бала батып үлде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading