16+

Исемең ничек, УРАМ?

Урам исемнәре белән өстән-­өстән генә танышып чыгу да кем ниндине тели, шуны чәпеп куя ала икән дигән нәтиҗәгә килергә мөмкинлек тудыра. Мондый хәл инде гасырлар буе дәвам итә.

Исемең ничек, УРАМ?

Урам исемнәре белән өстән-­өстән генә танышып чыгу да кем ниндине тели, шуны чәпеп куя ала икән дигән нәтиҗәгә килергә мөмкинлек тудыра. Мондый хәл инде гасырлар буе дәвам итә.

Әле кайчан гына Казанда Комлев урамы бар иде. Бүген бу урам Мөштәри исемен йөртә. Шәһәрнең нәкъ үзәгендә диярлек, төзек, матур, тыныч урам. Комлев исеме шәһәр белән турыдан-туры бәйле. Абрам Комлев 1906 елда Казанга килә һәм шул елдан башлап, гади халык мәнфәгатьләре өчен көрәшкә күтәрелә. Мулланур Вахитовның көрәштәше һәм якын дусты була. Аны сөргенгә дә җибәрәләр. Төрмәдә дә утырып чыга. 1918 елда шушы урамдагы бер йорт янында аны ак чехлар атып үтерә.


Киңәшеп эшлик

Бу очракта урам исемен алмаштыруны гадел дип бәяләп була микән? Халык бәхете өчен гомерен биргән кешенең исемен хәтердән җиңел генә алып ташлап булмый бит инде. Карар проектын әзерләүче топонимика комиссиясенә дә ныграк уйлап эш итәргә кирәк булгандыр, мөгаен. Әлбәттә, күренекле галим Мөштәри исемен мәңгеләштерү кирәк. Казанда аның исемен йөрткән урам булырга тиешлеге бәхәссез. Шулай да, ныграк уйлаганда, бу мәсьәләне башкача хәл итәргә, Мөштәри исеменә лаек башка урам табарга булыр иде. Хәер, моны эшләргә хәзер дә соң түгел әле. Тарихка күз салсак, элеккеге исемнәрне кире кайтару очраклары аз түгел. Петербург, Екатеринбург, Түбән Новгород, Самара кебек шәһәрләрнең исемнәре кире кайтты бит.

Өлкән буын вәкилләре хәтерли әле, Чаллы шәһәре дә бераз Брежнев булып йөреп алды. Леонид Брежневның Чаллыда түгел, хәтта Татарстанда да бер тапкыр да булмавын искә алганда, мондый гамәл бигрәк тә гаҗәп тоела. Шулай да Чаллы ничек шулай тиз генә Брежневка әйләнеп киткән соң? Иске журналларны актарып утырганда, мин ул чорда Татарстан өлкә комитетының беренче секретаре булып эшләгән Гомәр Усмановның җавабына тап булдым. Журналист соравына ул болай дип җавап бирә: «Монда Чаллының ул чактагы җитәкчесе Р.К.Беляев «өлгерлек» күрсәтте.

Брежнев үлеп, бер-ике көн үткәндер, миңа Үзәк Комитет сек­ретаре Капитонов шалтыратты. «Чаллының партия комитеты шәһәр исемен «Брежнев итеп үзгәртү турында тәкъдим кертте. Үзәк Комитет бу фикерне хуп­лый. Сез ничек уйлыйсыз?» - ди миңа. Бу хәлдә мин, әлбәттә, каршы килә алмадым.» («Татарстан» журналы, 1998 ел, 4нче сан, 71нче бит.) Бу җавап бер җитәкченең, форсат чыгу белән, өстәгеләргә ярарга тырышуын, икенчесенең каршылык күрсәтергә батырчылык итмәвен ачык раслый. Югыйсә шәһәрнең исемен үзгәрткәндә күпме эш башкарырга, никадәр чыгым булачагын да истән чыгармаска иде. Һич югы ул чыгымнарны шул җитәкчеләрнең үзләреннән түләтсәң дә, начар булмас иде. Гомумән, бездә куштанлык нык тамыр җәйгән. Өстәгеләр күрсәтмәсен көне-сәгате белән үтәргә керешәләр, җирле шартларны бөтенләй санга сугу юк. Күрәсең, җитәкчеләрнең бер өлеше мөстәкыйль уйларга сәләтсездер дә. Мондый хәл урамнарга исем биргәндә дә сизелә. Нинди генә урам исемнәре юк бездә.

Адашлар

Казан шәһәре урамнарының исемнәре турындагы белешмә белән танышып утырам. Ул шәһәр хакимияте каршындагы «Татарстан Республикасы халыклары телләре турында»гы законны гамәлгә ашыру иҗтимагый советының күргәзмә-мәгъ­лүмат атрибутикасында тел сәясәтен гамәлгә ашыру проблемалары һәм топонимика комиссиясенең берләштерелгән утырышында расланган. Аңлатма язуында билгеләнгәнчә, исемлекне әзерләгәндә һәр урам исеменең берничә төрле язу вариантлары каралган, аерым очракларда урам исемнәренең килеп чыгышы турында архивлар, Татарстанның элеккеге прокуроры Кафил Әмировның «Казань: где эта улица, где этот дом?» китабындагы материаллар файдаланылган.

Исемнәреннән күренгәнчә, бер үк исемдәге урамнар шәһәрнең төрле районнарында гына түгел, хәтта бер үк районда да бар икән. Казан шәһәр территориясенә соңгы елларда 14 торак пунктның кушылуы бер үк исемдәге урамнар санын тагын да арттыра төшкән. Мәсәлән, Совет районында Главная урамы икәү, Авиатөзелеш районында Колхоз урамы шулай ук икәү икән. Авиа­төзелеш районында - өч, Совет районында - ике, Вахитов районында бер Залесная урамы бар. Әйтерсең лә Казан шәһәре тулысынча яшеллеккә күмелеп утыра. Казанда Заречная урамы да алтау, ә Лесная урамы сигез.

Урам исемнәрен Татарстан дәүләт телләрендә дөрес язу өчен, исемлек төзүчеләр атамаларның ясалыш төрләрен чагылдыра торган биш төркемне эченә алган схема билгеләгәннәр. Беренче төркем аерым шәхесләрнең исем-фамилиясе белән бирелгән урам атамалары (Салих Сәйдәшев урамы, Луковский урамы һ.б.). Икенче төркем - географик объект исемнәреннән гыйбарәт урам атамалары (ил, республика, шәһәр, район, бистә, авыл, елга, күл исемнәре һ.б. - Енисей урамы, Югославия урамы). Өченче төркем - сүзнең тамыры яки нигезе рус һәм татар телләрендә бер үк булган урам атамалары (Астрономия урамы, Новаторлар урамы). Дүртенче төркем - дөрес язылышы һәм әйтелеше икенче дәүләт теленең әдәби нормаларына туры килә алмаган сүзләрдән торган урам атамалары транскрипция кагыйдәләренә буйсындырып языла (Забайкальская урамы, Чишмәле урамы). Ниһаять, бишенче төркем - традицион рәвештә татар һәм рус телләрендә кулланыла торган, ләкин шул ук вакытта урынны билгеләүдә буталчыклык китереп чыгармый торган урам атамалары (Җиңүнең 40 еллыгы урамы, Җиңү проспекты).

Кайсы гына төркемне анализлап карасаң да, Татарстанның башкаласы мохитенә, аның спецификасына хас булмаган исемнәрнең күп булуы күзгә ташлана. Аерым төркемнәр буенча кайбер мисаллар китереп үтик. Клара Цеткин, Белинский, Энгельс, Вильямс, Гоголь кебек шәхесләрнең башкарган гамәлләре зур булса да, шәһәр үсешенә керткән өлешләрен табу кыен. Шунлыктан аларны Казан урамнарына беркетмәгәндә дә ярый кебек.

Кривая, Гипс...

Шәһәр урамнарына географик атамалар исемнәрен биргәндә бернинди принцип сакланмый. Әйтик, Симферополь, Алтай урамнары бар, ә Ташкент, Алма-­Ата урамнары юк. Татарстан, Казан өчен бик үк хас булмаган елга, күл­ исемнәре дә байтак. Мәсәлән, Лена, Амур, Енисей. Өченче-бишенче төркемнәрдә дә Гипс, Десятидворная, Задне-Мостовая, Инвентарь, Интернат, Карьер, Каучук, Кривая кебек исемнәр урамнарны да, шәһәрне дә бизәми.

Урам исемнәре белән өстән-­өстән генә танышып чыгу да кем ниндине тели, шуны чәпеп куя ала икән дигән нәтиҗәгә килергә мөмкинлек тудыра. Мондый хәл инде гасырлар буе дәвам итә. Дөрес, Казанның 1000 еллыгын, студентлар Универсиадасын, Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты кебек зур чараларны үткәрү чорында шәһәрне төзекләндерү буенча күп эшләр башкарылды. Кайбер тармаклар буенча Казанны илнең башка шәһәрләренә үрнәк итеп куя, хәтта Европа шәһәрләре белән дә чагыштыра башладылар. Урам исемнәре турында да уйланырга вакыт җитте кебек. Шәһәргә килгән һәркем урам исемнәренә игътибар итми калмый бит. Билгеле, Татарстан башкаласына, аның үзенчәлекләренә, тарихына хас булмаган исемнәрдән бик тиз генә арынып булмаячак. Андый ихтыяҗ да юк. Башта Казан өчен хас булмаган урам исемнәренең исемлеген төзергә, аны халык тикшерүенә чыгарырга, уртак фикергә килгәч, ихтыяҗ туган саен, яңа исемнәрне нәкъ менә шул урамнарга бирергә кирәк. Яңа кварталларда барлыкка килгән урамнарга исем кушканда да җентекләп уйлау, кат-кат киңәшү зарур.



Әгъзам ФӘЙЗРАХМАНОВ


Людмила АНДРЕЕВА, Казан шәһәр Думасы секретаре, топонимика комиссиясе рәисе:

- Казанның яңа урамнарына исем кушу, элеккеләрен үзгәртү белән топонимика комиссиясе шөгыльләнә. Аның составында 22 кеше: җәмәгать һәм дин эшлеклеләре, тарихчылар, депутатлар. Комиссия әзерләгән нигезләмә шәһәр мэры һәм башкарма комитет белән килештерелә. Хәзер урамнарга исем төзелешне проектлаганда ук бирелә. Исем яхшы яңгырашлы булырга, дәлилләнергә һәм башкаларны кабатламаска тиеш. Исем кушканда, халык фикере дә исәпкә алына. Казанлылар, гадәттә, бу төбәкне үстерүгә өлеш керткән шәхесләр исемен яисә төбәк үзенчәлеген чагылдыручы исемнәр тәкъдим итәләр. Мәсәлән, халык соравы буенча, Дәрвишләр бистәсендәге урамга компрессорлар заводын ун елдан артык җитәкләгән Әхмәт Галиев исеме бирелде.

Төзекләндерү эшләре башкару уңаеннан, комиссия Казансу елгасы һәм Кабан күле яр буе территориясенә исемнәр куярга җыена. Исемнәре мәңгеләштерүгә лаеклы шәхесләр аз түгел. Комиссия аларның исемлеген төзеде. Исемлектә 51 шәхес теркәлгән. Алар арасында Рудольф Нуриев, Олег Лундстрем, Мансур Хәсәнов кебек олуг затлар бар. Киләчәктә урамнарга исемнең нинди уңайдан бирелүен күрсәткән аңлатма язулары да урнаштырылачак. Топонимика комиссиясе башка шәһәрләр тәҗрибәсен җентекләп өйрәнә. Бүген Казанда 2178 урам бар.



kzn.ru сайтыннан алынды

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading