Шәһри Казан

Исергән Җир алма исеннән...

Бакчаларда алмадан сыгылып торган алмагачларны күргәч, үзеннән-үзе тел очына Зөлфәтнең «Алма исе» дигән шигырь юллары килә. Нәрсә-нәрсә, быел алма ишелеп уңды шул. Хәтта бәрәңге дә шундый уңыш белән мактана алмый.

Реклама


Хәер, быел җиләк-җимешләрнең мул булачагын авыл хуҗалыгы белгечләре алдан ук әйтеп куйганнар иде, чөнки язы бик җылы килеп, алмагач һәм чияләр ак чәчәккә күмелеп утырганда, бернинди кыраулар күзәтелмәде. Танылган бакчачы Фарсель абый Зыятдинов та, алма уңышы югары булсын өчен, бөтен шартлары да килеп торды, ди. Аның әйтүенчә, бигрәк тә Казан тирәсендәге районнарда алма күп булган. Ә менә Идел буйларында урнашкан бакчаларда, шул як районнарда ул азрак. Узган елны күп уңыш биреп, алар быел ял итәргә уйлаган. Гадәттә, алмагач алманы күп итеп бирсә, киләсе елга ул, азрак хәл алырга уйлап, уңышны аз бирә икән. «Алмабыз күп, кая куярга да белгән юк, алмасы җиргә коела да бик тиз чери башлый, аны нишләтергә соң?» - дигән сорауны да еш бирәләр бакчачыга. Монда исә бердәнбер юл - күмеп кую, ди Фарсель абый. Югыйсә алма, череп ятып, авыру гына таратачак икән. Күмеп куйганда аның куркынычы юк, шуның өстенә, черемә дә булып тора, ди бакчачы.
Алмасы күп булгач, аның бәяләре дә бик түбән иде. Хәзер дә аның килограммы 25-30 сумнан артмый. Монысы - Казанда. Ә менә Югары Ослан районының Ямбулат авылында бакчачылар килограммын хәтта 10 сумга да сата алмый. Әйтүләренчә, 20ләп тонна алма кар астында калачак. «Заря» авыл хуҗалыгы предприятиесе бакчасындагы бер алмагач 80-100 кг уңыш биргән. Гомуми мәйданы 400 гектар булган бакча хуҗалары алмаларын Казандагы сәүдә челтәрләренә дә тәкъдим иткән, алары исә сезон башында ук чит илдән товар китерүчеләр белән килешү төзеп куйган булган. ТатНИИСХ җимеш культуралары селекциясе лабораториясендәгеләр, татарстанлылар читтән китерелгән алманы үзебездә үскән әнис һәм антоновкалардан өстенрәк күрә, дигән фикердә торалар. Югыйсә алар файдалырак та бит. «Көненә бер алма ашасаң, табибның кирәге дә юк» дигән гыйбарәне истә тотып, үзебезнең бакчаларда үскән, «шалкан бәясе» торган алмадан авыз итеп калыйк, җәмәгать!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: