Шәһри Казан

Ишегалларында «Спорт-хаус»лар төзелә

Казанда 2013 елда узачак Студентларның халыкара җәйге Универсиадасы башкалада физкультура һәм спортның үсешенә уңай йогынты ясый.

Быел 13 урында «Спорт-хаус» барлыкка киләчәк. Ул йортың янәшәсендә үк спорт белән шөгыльләнергә мөмкинлек тудырачак. Былтыр тәүге бина Совет районында ачылган иде. «Спорт-хаус» ишегалдына урнаштырылган зур булмаган спорт залдан гыйбарәт. Бинага физик күнегүләр ясау өчен кирәкле барлык җиһазлар куела, душ һәм киенү бүлмәләре көйләнелә, күнегүләрне әзерлекле инструкторлар үткәрә. Иң әһәмиятлесе - «Спорт-хаус»ларга теләгән һәр кеше йөри ала, аларда шөгыльләнү бәясе эре фитнес-үзәкләрнекеннән күпкә арзанрак. Совет районында яшәүчеләр арасында мондый спорт клубының бик тә абруй казанганлыгын истә тотып, мэр Илсур Метшин «Спорт-хаус»лар челтәрен үстерү тәкъдиме кертте. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та бу тәкъдимне хуплаган.
Шәһәр башкарма комитетының физкультура һәм спорт комитеты рәисе Илгиз Фәхриев сөйләгәнчә, проект Татарстан Республикасында урта һәм кече бизнеска субсидияләр бирү гранты алган. Җиһазларны арендалаудагы чыгымнарның бер өлешен дәүләт түли. Казан шәһәр башкарма комитеты спорт клублары төзүгә 30 урын билгеләгән, инженер-техник коммуникацияләргә тоташу өчен түләүләрдә ташламалар каралган. Җиңү проспекты, 136А, Батыршин ур., 29 А, Ямашев проспекты, 10Б адреслары буенча, Адоратский урамында, Нокса авышлыгы урамында төзелешләр башланган инде.
Мэр Илсур Метшин: «Спорт-хаус» - йорт янәшәсендәге фитнес. Аның төп өстенлеге - арзан бәя һәм транспортта барып торуның кирәге булмау. Бу - чын мәгънәсендә социаль әһәмияттәге проект. Казандагы халыкның 25 процентының даими рәвештә спорт белән шөгыльләнүенә ирештек. Зуррак йөкләмәләр алу вакыты җитте. Моның өчен Кытай тәҗрибәсен өйрәнергә кирәк, анда һәр кеше диярлек иртәнге гимнастика ясый», - диде.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 13 апрель 2018 - 15:47
    «Шәһри Казан» ат җигәргә өйрәтә
  • «TMTV» музыкаль премиясе тапшыру тантанасыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Спорт гимнастикасы буенча Россия чемпионатыннан ФОТОРЕПОРТАЖ 18.04.2018
  • Икенчел чимал һәм кием җыю буенча мобиль пункты акциясе. Фоторепортаж
  • Казанда язгы өмә старт алды
  • Иң яхшы хат ташучылар бүләкләүдән ФОТОРЕПОРТАЖ 12.04.2018
  • Яшел Үзән районы Татар Танае авылын су баскан! 11.04.2018
  • Алдавыч боз балыкчыларны куркытмый
  • Авыл хуҗалыгы ярминкәләреннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Илфак Шиһаповның тууына 50 ел тулуга багышланган кичәдән ФОТОРЕПОРТАЖ 5.04.2018
  • Мәшәкате күп булса да, яз – яз инде ул...
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 14 март 2018 - 14:51
    «Хәләл фермер» Ленар ЛАТЫЙПОВ: «Хатын сайлау берни түгел, сыер сайлап кара син!» Биектау районының Торнаяз авылында «хәләл фермер» белән танышып кайттык. Биш вакыт намазын калдырмаган, шәригать кануннары буенча яшәүче Ленар Латыйповлар гаиләсен күрше-тирәдә шулай атыйлар. Алар ун ел эчендә мөгезле эре терлек санын 250гә җиткергән. Республикада бу – иң күп мал асраучы гаилә фермасы.
    545
    0
    2
  • 14 март 2018 - 16:28
    Лаешта пычрак су «дефицит»ка әйләнәчәк Татарстанның Лаеш районы Чулман белән Идел елгалары кочагына урнашкан. Гаҗәеп матур җирләр.
    456
    0
    0
  • 14 март 2018 - 15:42
    «Гавайи» салаты ясау ЫСУЛЫ Бер порция өчен 40 гр айсберг яки пекин салаты (икесен бергә кушсагыз да була), 50 гр ысланган тавык, 40 гр консервланган ананас, кечкенә генә бер тырнак сарымсак һәм кыздырылган кара ипи кисәкләре кирәк.
    342
    0
    0
Ночной режим