16+

Ишелеп уңа торган иде...

«Мин бәрәңгене күп ашамыйм. Әмма ишле, ир-атлы гаиләләрнең өстәлләрендәге төп ризык шул ит белән бәрәңге бит инде», - ди бер хезмәттәшем. Дөрес әйтә. Ит белән бәрәңге булганда яшәргә була ул.

Ишелеп уңа торган иде...

«Мин бәрәңгене күп ашамыйм. Әмма ишле, ир-атлы гаиләләрнең өстәлләрендәге төп ризык шул ит белән бәрәңге бит инде», - ди бер хезмәттәшем. Дөрес әйтә. Ит белән бәрәңге булганда яшәргә була ул.

Бәрәңгесенең уңышы гына әллә нишләде соңгы елларда. Чебешләрне көз саныйлар дигәндәй, бәрәңге уңышының да сыналыр көннәре килеп җитте. Моңа чаклы аны берәр төпләп, «урлап-урлап» кына алып, кабыгы яшь булганлыктан пычак белән кырып кына ашка салып йөргәннәр иде. Инде бәрәңге бакчаларына «десант» төшәр чак. Көннәр матур торудан файдаланып, бу шимбә-якшәмбедә күпләр бакчаларын бәрәңгедән азат итәчәк. Уңыш кына ничегрәк булыр? «Ходайның бирмәм дигәне юк, булыр әле», - ди минем әни. Үзебезнең бакчаныкы начар түгел төсле. Ә менә Балык Бистәсендә яшәүче дуслар, танышлар зарлана. Кистереп: «Бәрәңге юк», - диләр. Сабагы да әллә кайчан корып беткән булган икән инде. Кама Тамагыннан булган хезмәттәшем бәрәңгене 30 август ялына кайткач ук «хәл итеп» килгән. Бәрәңге уңышы турында сорашкач: «Узган ел әйбәт иде, быел мактанырлык булмады әле», - дип кенә куйды. Арча районының Казанбаш авылында яшәүче дустым исә: «Ямь-яшел бит ул, сабагын урырга да кызганып торабыз. Утырсын әле бераз», - ди әнә. Әмма бәрәңгеләрен ниндидер корт ашый икән. «Бораулап эченә кергән, бәрәңгеләр тишекле-тишекле», - ди ул. Мамадышта да уңыш әйбәт булмаган. Анда бәрәңге пешеп бөрешкән.
Киндерледәге бакчасында үз яшелчәсен, җиләк-җимешен үстереп ашарга яратучы ветеран журналист Мөслимә апа Шәфыйкъ та бәрәңге уңышын мактамады әле. «Үземә җитә, барыбер утыртам, - ди ул. - Үз җимешең барыбер тәмлерәк бит. Иң кирәкле чагында яңгыр булмады. Универсиадага оныкларым кайтасы булгач, кибеткә кердем. Үз бәрәңгем бик вак иде әле ул чакта. Бер килосы 46 сум икәнен күргәч, йөрәгем туктап калгандай булды. Кибет бәрәңгесенә калдырмасын инде».
Уңыш төрле җирдә төрлечә. Бәрәңгенең ишелеп уңа торган еллары да, әстерхан чикләвеге шикелле генә булып җитешкән вакытлары да була шул. Ничек кенә булмасын, җыеп алган уңышны тынычлык белән ашарга язсын.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading