Быел Иске татар бистәсендә икенче тапкыр Печән базары уздырылды.
Казанга татар рухы кайта башлады. Юк, мин моны ашыгып әйтәмдер кебек түгел. Иске татар бистәсен генә алыйк. Кайчандыр танылган татар байлары, мәгърифәтчеләре, сәүдәгәрләре яшәгән бистә күзгә күренеп үзгәрде.
Узган елны Универсиада алдыннан Каюм Насыйри, Сафьян урамнарында реставрация эшләре алып барылды, барысы...
Быел Иске татар бистәсендә икенче тапкыр Печән базары уздырылды.
Казанга татар рухы кайта башлады. Юк, мин моны ашыгып әйтәмдер кебек түгел. Иске татар бистәсен генә алыйк. Кайчандыр танылган татар байлары, мәгърифәтчеләре, сәүдәгәрләре яшәгән бистә күзгә күренеп үзгәрде.
Узган елны Универсиада алдыннан Каюм Насыйри, Сафьян урамнарында реставрация эшләре алып барылды, барысы 24 бина төзекләндерелде. Күнче урамы да пәйда булды. Каюм Насыйри урамы җәяүлеләр урамына әверелде. Төзекләндерелгән Апанаев, Исәнбаевлар йортын күргән кеше тел шартлатмый калмый. Аларның һәр тәрәзә яңагы, капканың һәр бизәгенә татар рухы сеңгән. Гомумән, татарның тарихи йөзен күрәсең килсә, Татар бистәсен урап кайту да җитә. Аның янәшәсендә генә Кабан күлендәге фонтаннарына кадәр татарча «җырлап» утыра бит. София Гобәйдуллина белән Салих Сәйдәшев көйләре яңгырый алардан.
Майның соңгы көннәрендә шул ук Иске татар бистәсендә Бөтендөнья татар яшьләре форумы белән «Ялкын» журналы уздырган «Печән базары һәм Уку паркы» да рухыбызны яңарткан кебек булды. Чарага халык калфаклар, кәләпүшләр, камзуллар, читекләрдән килде. Печән базарында кырыклап кул остасы: зәркән ясаучылар, читекчеләр, икмәк пешерүчеләр, сөлге тукучылар, чигүчеләр бар иде. Кабан күле янында татар китапларыннан торган киштә, ирекле китап уку зонасы, урам китапханәсе оештырылды. Бистәнең ишегалларында татар китаплары авторлары белән очрашулар, китап презентацияләре узды. Аның максаты татар милли киемнәрен һәм Казанның татар урамнарын популярлаштыру иде.
Популярлаштыру дигәннән, Иске татар бистәсе яңа эчтәлек белән баетылырга тора. «Мәдәни үсеш» дигән яңа проект казанлыларда һәм башкала кунакларында яңа тәэсирләр бүләк итәчәк дип вәгъдә итә аны оештыручылар. Бу атнаның җомгасында, Мәдәният елы кысаларында, «Мәдәни үсеш» җәйге урам фестивале старт алачак. 18 июльдән алып 10 августка кадәр кичке 18.00 сәгатьтән 23.00 сәгатькә кадәр җомга, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә Кабан күленең яр буенда Мәрҗани урамы ягыннан театраль куелышлар оештырылачак. Биредә перфоманслар, җанлы сыннар, төсле шоу-тамашалар, спектакльләр, танылган һәм әле яңа гына иҗатларын башлап килүче музыкантларның акустик концертлары, рәссам һәм карикатурачыларның иҗади мәйданчыклары оештырылачак. Кино сөючеләр өчен «Весна на Заречной улице», «Игрушка», «Вокзал на двоих» кебек ретрокартиналар күрсәтеләчәк. Фестиваль территориясендә туклану нокталары, сувенир продукциясен һәм рәссамнәрнең картиналарын сатулар оештырыла. Фестиваль барган көннәрдә Мәрҗани урамы өлешчә ябылып торачак.
Әйтүләренчә, бу дөньякүләм практика икән, моның ише фестивальләр Парижда, Венада һәм Европаның башка шәһәрләрендә уңышлы эшләп килә. Анда төп су юллары шимбә һәм якшәмбе көннәренә урам фестивальләре өчен ябыла һәм җәяүлеләр урамына әйләнә ди.
Җәйге урам фестиваленнән башка Казанның мәдәни тормышы «Әдәби ишегаллары»нда да дәвам ителәчәк. 17 июльдә 21.00 сәгатьтә казанлыларны һәм башкала кунакларын Урицкий паркындагы кино-әдәби ишегалдына чакыралар. Программада «Влюблен по собственному желанию» фильмын күрсәтәчәкләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар