16+

Иске Татар бистәсендә зур хәйрия ярминкәсе һәм концерт булды

Бүген Казанның Иске Татар бистәсендә хәйрия ярминкәсе һәм зур концерт узачак.

Иске Татар бистәсендә зур хәйрия ярминкәсе һәм концерт булды

Бүген Казанның Иске Татар бистәсендә хәйрия ярминкәсе һәм зур концерт узачак.

Ярминкәдә җыелган барлык акчалар "Ярдәм" хәйрия фонды карамагында булучы "Гаилә учагы" балалар йортына күчереләчәк. Биредә авыр язмышлы һәм катлаулы диагнозлары булган (күз күрүе буенча инвалидлар, аутистлар, Даун синдромлы һәм церебраль параличлы балалар) ун бала тәрбияләнә.
Ярминкәдә халык осталарының кул эшләнмәләре, татар милли киемнәр, бизәнү әсбаплары, татарча китаплар, дисклар, газета һәм журналлар, сувенирлар, татар рәссамнарының күргәзмәләре - сату оештырыла. Балалар өчен уен һәм күңел ачу мәйданнары да булачак.

Ә сәгать уникедән кичке сигезгә кадәр татар эстрадасының танылган җырчылары, Г. Камал театры артистлары, Татарстанның язучылары һәм шагыйрьләре катнашында зур концерт оештырыла. Чарада Россиянең атказанган артисты Илдус Әхмәтҗанов, Татарстанның халык артистлары Фоат Әбүбакиров һәм Луара Шакирҗанова, язучылар Рәмис Аймәт, Флера Тарханова, Нәҗибә Сафина, "Йолдызлы билет" премиясе лауреаты, шагыйрь Булат Ибраһимов һәм эстраданың башка бик күп популяр артистлары чыгыш ясаячак.

Барлык чаралар да Каюм Насыйри урамының җәяүлеләр йөри торган урынында узачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading