Шәһри Казан

Искәндәр ХӘЙРУЛЛИН: «Иң кадерлесе – БӘБИ»

Талантлы, табигый, керпе кебек энәле. Татарстанның атказанган артисты Искәндәр Хәйруллин минем өчен әнә шундый сыйфатлар белән бәяләнә. Аның нинди генә ролен карасаң да, талантына сокланмый кала алмыйсың, шуның кадәр рәхәт һәм табигый итеп уйный белә ул!.. Ә бит рольләр исемлегенең очы-кырыена чыга торган түгел. Нинди генә образлар гәүдәләндермәде дә Искәндәр,...

Реклама

Әмма Искәндәр Хәйруллин күптән «кемнеңдер баласы» яшеннән узган, ул үзе бер буын, ул үзе бер тарих дигәндәй. Әмма ачылырга, эчке дөньясының пәрдәсен күтәрергә яратмый Искәндәр. Әйтәм бит, керпе кебек энәле...
«Мин - ачык»
- Юк, мин - ачык, - ди Искәндәр, минем бәяләмәгә каршы төшеп. Аннан әңгәмәгә фатихасын биреп, елмаеп дәвам итә: - Рәхим итегез, рәхәтләнеп сөйләшәм.
- Искәндәр, башка гаиләдә тусагыз, театрга килеп эләкмәгән дә булыр идегез, бәлки...
- Мин театрга уйламыйча гына килеп эләктем дисәм дә була. Театр балалары монда үсте инде ул, аеруча элекке заманда. Мин дә шулар арасында. Әмма ул вакытта үлеп театрга гашыйк булдым, үземне шушы дөнья өчен әзерләдем дип әйтә алмыйм. Килеп кердем һәм башка чыга алмадым. Аны монда кергән һәм гомерлеккә калган беркем дә аңлата алмый. Театр шундый дөнья - бер эләксәң, чыга алмыйсың.
- Илдар Хәйруллин һәм Алсу Гайнуллиналарның уллары кечкенә вакытында тыңлаусыз идеме? Балачак нинди истәлекләре белән кадерле?
- Мин тыңлаучан, тыйнак идем. Әшәкелек тә булгандыр инде - ни дисәң дә, малай кеше. Балачагымны хәтерләмим дә инде. Могҗизалы, түгел - бөтен кешенеке кебек үк гадәти. Менә дигән әти, менә дигән әни үстерде. Тәрбиягә килгәндә, әти рухы белән көчле шәхес, күз карашы белән генә дә «сыта» ала, аның бер карап куюы да җитә иде. Ләкин кул уйнатканы булмады.
- Бу бит артист баласы дигәнне ишеткәндә, эчтә рәхәтлек хисе хөкем сөрә идеме, әллә киресенчә, канәгатьсезлекме?
- Балачакта, яшьлек максимализмы булганда, әти-әни хөкеменнән чыгарга маташасың, билгеле. Мин сезгә күрсәтәм әле, дисең, үзеңнең бүтәнчә икәнеңне исбатлыйсы килә. Әмма ул нәрсә, шөкер, тиз үтте.
- Аларның киңәшенә колак сала киләсездер бит?
- Ата-ана балаларына йомшаграк карый, нишләсә дә, үз балаңныкы әйбәтрәк тоеладыр инде ул. Әти шәхси һәм профессиональ якны ныграк аера. Вак, профессиональ әйберләргә басым ясый. Әни артык мактамый - анда караш башкачарак. Алсу Гайнуллина - бөек артистка, аны нәрсә белән шаккатырасың инде?
Бассейнда йөзәргә өйрәнү
- «Җанкисәккәем»нәр - Фәрит Рәфкатович туплаган беренче курсның шундый көчле булуының, бүген дә бөтен составы белән диярлек сәхнә тотуының сере нидә икән?

- Курсыбыз, чыннан да, көчле булды. Әмма аның сере безнең нинди булуыбызда түгел, Фәрит Бикчәнтәевтән тора. Фәрит абый шундый итеп эшли белде! Ул бөтен вакытын безгә генә бирде. Фәрит Рәфкатовичның омтылышлары безгә дә сеңгәндер. Ул яңа карашларын тормышка безнең курс аша ашырырга теләде, без аның өчен уңайлы материал булдык. Аның сәхнәдә эшләү методикасы башка, ул сине эзли, ача, син дә актер буларак рәхәтләнеп эшли аласың...
- Марсель Сәлимҗановның актерны ачу методы - ул сине бассейнга төртеп төшерә, син үзең шунда йөзәргә өйрәнеп, калкып чыгасың, ә Фәрит Бикчәнтәев башта бассейн төзетә, аннан су тутырта, аннан йөзә башлавыңны көтә, дигән сүзләрегезме инде бу?
- Марсель абый ул ничек буласын режиссер буларак күзаллый, нәрсә кирәклеген анык белә иде. Ә Фәрит абый эзләргә-эзләнергә ярата.
- Ә кайсы метод сезгә якын?
- Икесе дә. Марсель абый белән дә рәхәтләнеп эшләдек, Фәрит абыйның режиссурасы да якын. Фәрит абыйда укый башлаганда 16-17 яшьлек малай идем, мине әвәләү җиңел булды. Менә щепкинчылар курсын алыгыз - аларда ниндидер умыртка баганасы бар. Фәрит абый да безне шулай әзерләргә тырышты, аның карашлары, эш принциплары миңа бик якын. Режиссер эшләрлек материал бирсә, актер рәхәтләнеп эшли ул.
«Аурама кермәгез»
- Искәндәр, Сез нишләп шуның кадәр «ябык» кеше соң - рольләрегез турында туктаусыз сөйләп була, ә кеше буларак, без Сезне белмибез диярлек
.
- Мин аурама кеше кертергә яратмыйм. Аралашырга яратмыйм дию дөреслеккә үк туры килеп бетмидер, мин бераз «ябыграк» кеше. Үзебезнекеләр арасында, гаиләдә үземне әйбәт хис итәм, алар өчен мин - ачык. Чит кешеләр арасында, зур компанияләрдә миңа авыр, «керпеләнәм».
- Бәлки, талантның бер өслүбедер ул?
- Без бөтенебез дә талантлы. Талантлы булмасак, сәхнәдә эшли алмас идек. Әмма миндә «син кем дә, мин кем» дигән нәрсә бөтенләй юк - мин гадәти кеше.
- Сез үз-үзегездән канәгать кешеме?
- Иллегә илле. Мин эшемә җитди карыйм. Эшемне яратам. Рухи азык алам, сәхнә уены канәгатьләнү хисе бирә. Ә кайвакытта кемдер эчтә «менә бүген синең барып чыкмады» дип санап утыра. Мин үз-үземә карата таләпчән, шуңа күрә артыгын борчылам төсле.
- Сезнең кадәр ачылып беткән талант та шулай уйлыймы?
- Мин ачылып беткән талантмы? Бәлки әле талантымның 5 процентын гына ача алганмындыр, алда тагын 95 проценты бардыр? Артистның эчке дөньясын кем белә ала?
- Әмма Сез тудырган образлар...
- Образга керү дигән нәрсәне бөтенләй аңламыйм - мин бит акылдан язган кеше түгел. Бу бит эш. Бераз арыта гына. Сыер савучы да эшеннән арып кайта дип беләм. Билгеле, безнең эштә психологик тетрәнүләр күбрәктер. Образга керәм-чыгам дигәннәрне мин бөтенләй кабул итмим. Мин сәхнәгә чыгып уйныйм, аннан өйгә кайтам, юынам, ашыйм да йоклыйм.
«Ярату ул - газап»
- Театрдан чыгуга, Искәндәр нинди кешегә әйләнә инде?
- Гадәти ир кешегә. Квартплата, кирәк-ярак, азык-төлек өчен җаваплы ир-ат. Әтиләрдән үк шулай килгән: кибет - ир кеше эше. Миңа да шулай сеңгән. Хатын-кызны ничек кибеткә чыгарып җибәрәсең ди? Әлбәттә, күлмәкләре өчен үзе йөрсен, әмма хатын-кыз ит-ипи күтәреп йөрмәскә тиеш.
- Үзеннән-үзе мәхәббәт темасына да килеп җиттек. Нәрсә ул мәхәббәт, Искәндәр?
- Нәрсә ул мәхәббәт? Ничә еллар кешелек дөньясы җавап бирә алмаган сорауны миңа бирмәгез инде... Газап ул, тынгысызлану һәм шул ук вакытта җаваплылык хисе дә. Мин хисчән кеше - шуңа мәхәббәтне очрату тетрәнү белән бер булды. Ә ничек бөтереп алды - анысын әйтмим. Ул минеке генә.
- Ә Сез нинди әти?
- Бик йомшак, каты сүз әйтә алмый торган. Мин бит карт әти - 35 яшьтә генә әти булу бәхетен татыдым. 24-25тә, бәлки, башка төрле булыр иде. Ике яшь ярымлык Аяз исемле улым бар - аның көенә генә торам бугай. «Юк» дигән сүзне дә әйткәләгән булам инде, кайвакытта ул «юк»ымны кабул да иткәли әле...
- Олыгаеп әти булу күбрәк бәхет бирәме, ничек кеше итәрмен дигән куркумы?
- Курку күбрәк. Мин бит гомумән куркак кеше. Тормышта да, эштә дә. Җаваплылык каушата. Бәбиебез тугач кына аңладым - тормышта «главный» кеше бала икән. Театр да түгел. Төнлә уянса, сикереп торам, эштән кайтып керешкә һава суларга чыгып китәбез, машинада йөрергә өйрәнәбез, бөтен дөньяны батырып бетереп ботка ашыйбыз... Минем менә шул иң кадерле кешемне кеше итәсем бар.
- Аяз Хәйруллиннар династиясен дәвам итүче дә булыр әле бәлкем?
- Анысы бөтенләй мөһим түгел. Кеше буларак бәхете булсын.
«Биетмәгез дә, җырлатмагыз да»
- Димәк, Сез театрда да, өйдә дә баш рольләрдә?
- Минем хәзер баш рольләр юк диярлек - әнә афишаны карагыз. Хугаевның «Кара чикмән»е белән бераздан хушлашабыз.
- Әмма рольләргә кытлык кичермисез бит инде, ул яктан беренчеләр сафында.
- Нинди сүз инде ул беренчелек? Беренчедән, театрда беренче-икенче дигән сүзләр китә икән, театр таркала дигән сүз. Әнә Габдулла Фәтхуллин эпизодик роль даһие. Баш рольне уйнау бернәрсә түгел бит ул. Әйе, рольләргә кытлык кичермим. Режиссер эшкә мөнәсәбәтле, тырышларны ярата. Мин - тырыш кеше.
- ...Һәм сәхнәдә үзегезгә генә каратып тота алырлык сәләтле кеше. «Мулла»дагы Вәлиәхмәт Габделәхәтович - шуларның әлегә иң соңгысы.
- Мин инде шактый еллар сәхнәгә дулкынланмыйча чыга идем. Т.Миңнуллинның «Мулла»сы алдыннан каушадым. Бөтен спектакль өчен тулаем борчыла торган гадәтем бар - пионер отряды җитәкчесемени!.. Үземне «Мулла»да нидер эшләдем дип әйтә алмыйм. Аның бит инде ярты эше автор тарафыннан эшләнгән - әзер характер. Калган ярты эшен режиссер эшләп бирә. Чыгып, шул әзергә бәзерне дә уйнамасаң, шуңа да ярамасаң, нинди актер инде син?
- Ә нинди рольләр яратасыз, Искәндәр?
- Биеми, җырламый торганнарын. Элегрәк тә андый рольләр белән интегә идем - физик яктан да, мораль яктан да алар миңа авыр. Миңа акрын гына йөреп, урындыкта гына утырып сөйли торган җитди рольләр кирәк. Шаярырга яратам - ләкин интекмичә, тирләми-пешмичә генә.
- Өстенлек бирә торган авторларыгыз да бардыр?
- Күп авторларны яратам. Туфан абыйның характерлары миңа якын, Мольер, Чехов, гомумән, шәп драматургияне яратам. Аерып кемнедер күрсәтү дә дөрес түгел. Материал булсын - эчке дөньясы булган образлар, тирәнтен, күпкырлылык, аңлашылмаучанлык... Кешенең үзе төсле - бер генә яклы түгел. Син автор биргән материалны тоясың, аны уйныйсы килә башлый. Үземнән нәрсәдер өстәргә яратам, дип әйтә алмыйм. Мисалга, «Тартюф»ны уйныйбыз - Мольер текстын укудан гына да авызда тәме кала. Кая аны тулыландыру? Бөек персонажларның берсе янына якын гына басып карау да ни тора? Монда планка биек, аңа якынлаша алу да, катлаулы кичерешләрне тоемлау гына да бәхет...
- Үзегездән бер дә импровизацияләр өстәмисез инде алайса?
- Режиссер буларак, мин Фәрит абыйга ышанам. Кайвакытта үземнән нидер кертәм, Фәрит абый аны карый, ошамаса, керттерми. Алай да бер юлы андый «фишка» керттем. Фәрит абый: «Мин белмим, нәрсәгә син моны эшлисеңдер, ну бик теләсәң, эшлә инде», - дигән иде (рәхәтләнеп көлә). Бикчәнтәев белән ул яктан бер-беребезне тулаем кабул итәбез.
«Адекват булмаган кешеләр күп»
- Сез сәхнәдә уйнамыйсыз, яшисез, ә тормышта - кешеләр арасында - Сезгә авыр кебек тоела миңа.
- Бәлки. Мин ул яктан оялчанрак кеше. Чит кешеләр күп булганда, миңа кыен. Аннан, яши-яши, адекват булмаган кешеләрнең күплегенә шаккатам. Бу хәл мине куркыта башлады. Кеше сине аңламый - аның нәрсә сөйләгәнен син дә аңламыйсың. Ул очракта мин борылып китәм, качам.
- Ялгызлыкка омтылумы бу?
- Бөтен иҗат кешесенең дә эчке дөньясында шәхси бер бүлмәсе бар. Минем ул бүлмәдә ишек һәрвакыт ачык. Әмма анда кеше кермәскә тиеш.
- Күңел төшенкелеге еш каравыллап торамы һәм Сез аннан ничек чыгасыз?
- Депрессия булды - театрдан китәсем килде, уйный алмый башладым. Күңел төшенкелегенә еш биреләм. Аның өчен ниндидер глобаль сәбәпләр дә кирәкми, җыен юк-бар да җитә кала. Махсус аннан чыгу юлларым да юк. Ир кеше буларак, карар кабул иттем, үз кулларыма алдым дигән нәрсә миндә гомумән юк. Мин тормышта ничек бара, шулай тәгәри торган кеше. Бер тәгәрәгәндә, гаиләм ярдәмгә килә, икенче тәгәрәгәндә - эшем.
- Әле бит Сез әти-әниегез өчен бердәнбер кадерле бала да...
- Бала булу рәхәт. Әмма еллар узу белән аның җаваплылыгы арта бара - мин бит гаиләдә берүзем. Борчыган чакларым да булмады түгел. Хәзер, бала буларак, алар өчен җаваплы - минем сәламәтлегем, тормышымның бәхетеннән алар бәхете дә тора.
- Искәндәр, әңгәмәне түгәрәкләп, тормышта иң кадерле өч әйберегез турында ишетәсе килә?
- Беренче урында - гаилә, икенче урында - театр, өченче урында - күңелемдәге шәхси бүлмәм.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: