1 июньнән Казанның җәмәгать транспортында юлда барган өчен банк картасы белән түләп булачак.
Скопировать ссылку
1 июньнән Казанның җәмәгать транспортында юлда барган өчен банк картасы белән түләп булачак.
Шәһәр Транспорт комитеты рәисе Айдар Габделхаков әйтүенчә, әлеге система Казан маршрутларында эшли торган барлык автобусларда сынау режимында кертелә. Карта белән түләгәндә, юл йөрү бәясе 27 сум булачак. Сүз уңаеннан, трамвай, троллейбус, метрода инде былтырның май аеннан бирле бу система гамәлдә иде. Тәҗрибә күрсәткәнчә, банк карталарын кулланучы пассажирлар барлык транспортта йөрүчеләрнең 10 процентын тәшкил итә. Хәзер күп кешенең хезмәт хакы банк картасына күчә, шуңа да әйберләр сатып алганда, коммуналь хезмәтләргә, шулай ук юлда барган өчен дә карта ярдәмендә түләү отышлырак.
Июньнән Россия эчендә роуминг бетерелә. Бер үк оператор абонентлары хәзер, төрле шәһәрләрдә булуга карамастан, роуминг өчен өстәмә түләмәячәк. Мондый мөмкинлек кайбер операторларда элек тә гамәлдә иде. Дөрес, әлеге үзгәрешләр Кырымга кагылмый. Анда ял итүчеләр Татарстан, Россиянең башка шәһәрләрендәге кеше белән телефоннан сөйләшә икән, роуминг өчен түләргә мәҗбүр.
Россия Хөкүмәте карары белән, июньнән транспорт чарасы конструкциясенә кагылышлы үзгәрешләр керә. Машинаны газ ягулыгына көйләүдә таләпләр өстәлә. Күп нәрсәне ЮХИДИ рөхсәте белән эшләргә туры киләчәк.
ЮХИДИ дигәннән, юл йөрү кагыйдәләре өлкәсендә дә яңалыклар бар. Җәйдән III группа инвалидларга да машинага инвалидлыкны күрсәтә торган махсус билге куярга туры киләчәк. Ә менә шиплы тәгәрмәч дигән билгене быелдан куймасаң да рөхсәт ителә. Моның өчен штраф каралмаган.
Комментарийлар