Бүген яшьләрнең көтеп алынган бәйрәме - Гашыйклар көне - «изге» Вәли көне. Бу көнне һәркем үзенең сөйгәнен бүләккә күмә. Гашыйкларны кавыштырып йөргән монах Валентинның исемен шулай мәңгеләштерә халык. Ә бит мөселман иле булган Согуд Гарәбстанында бу көнне бәйрәм иткәннәрне җаваплылыкка тарталар, чөнки мөселманнарда изгеләр юк! Ә менә яшертен кавыштыручылар...
Ата-анага баланы үстерү генә түгел, ә өйләндерү, кияүгә бирү бурычы да йөкләнгән. Булачак кода-кодагыйлар белән танышу, яшьләргә барлык шартларын туры китереп никах укыту, аларны зур тормыш юлына озату - әти-әни өчен мәшәкатьле, ләкин шул ук вакытта әйтеп бетергесез зур куаныч та. Никахсыз яшәү Исламда гына түгел, башка диннәрдә дә зур гөнаһлардан санала. Аллага шөкер, без татарларда никах укытулар бик күркәм, матур бәйрәм итеп үткәрелә. «Кызыл туй» дип исәпләнгән аракылы туйлар да кысрыклана башлады. Хәер, никах - үзе зур туй бит инде ул, әти-әни фатихасы белән үткәрелсә бигрәк тә.
Беркөнне балачактан бергә уйнап үскән иптәш кызым: «Егетем белән яшерен никах укытырга булдык, шаһит булып бар әле», - дигәч, мин аптырап калдым. Егете белән күп еллар йөрсәләр дә, әти-әниләре кавышуларына каршы икән боларның. «Әти-әни ризалыгыннан башкамы?» - дип соравыма дустым: «Нәрсәсе бар инде аның, хәзер күп яшьләр шулай яшертен генә никах укыта бит. Бераз шулай яшисең дә аннан «чын»ын укытасың. Характерлар туры килмәсә, тыныч кына аерылышасың, әти-әни белми дә кала...» - дип, мине тагын да өнсез калдырды. Имәндә икән ләбаса чикләвек. Әнә ничек җайлы. Дин көчәя барган бүгенге көндә, ни кызганыч, никахка шундый җиңел карашлы кешеләр дә бар әле.
Минем дә дистәләгән никахларда булганым бар. Шуңа да никахның тәртибен һәм шартларын аз булса да күзаллыйм. Шушы шартларның берсе -әтисенең яки вәлинең кызны кияүгә бирергә ризалыгы. Әллә бу шарт бүген чүп мәсьәләгә әйләнеп калдымы? Мәчеттәгеләрнең бу уңайдан җавапларын ишетәсем килеп, телефонга үрелдем. Исемемне әйтмичә генә, аз гына хәйләгә дә бардым. «Әссәламегаләйкүм! Сезнең мәчеттә никах укытырга тели идек. Әти-әни катнашыннан башка гына укытып булырмы икән?» - дигән соравыма бер мәчеттә: «Укытабыз, нишләп укытмаска! Шаһитларны да үзебез табабыз», - дип җавап бирделәр. Бу җавап белән генә риза булмыйча, икенче мәчеткә шалтыратам. «Әти-әни фатихасы, ризалыгы белән яхшырак инде. Яңа гаилә төзегән вакытта шулай хәерлерәк санала. Мондый никах сорап килүчеләр күп, борып җибәреп булмый бит», - диде трубканың теге башындагы мәчет әһеле. Әллә рольгә артык керешеп киттем, әллә инде үземә ошардай җавап ишетәсем килде - тагын бер мәчетнең номерын җыярга керештем. Бу мәчет кешесе: «Юк! Без мондый нәрсә белән шөгыльләнмибез!» - дип кырт кисте дә трубканы куйды. Тупас сөйләшүенә карамастан, эчкә ниндидер җылылык йөгерде. Бөтенләй үк өметсез түгел икән бит әле!
Чираттагы мәчеттә исә, йомышымны тыңлап та бетермичә, никах көнен билгеләп тә куйдылар! Кара, мин әйтәм, ничек җайлы. Теләсәң, бүген генә танышкан егет белән дә никах укытып куялар, әтиең, шаһитларың да кирәк түгел, барысы да мулла абзыйларның үзләрендә бар. Ә кемнәрдер «никах», «никах» дип борчылган була...
Әти-әни хакын бозып, нәселне, иманны, динне дә тикшереп тормыйча, никах укыту дөресме? Мәхәббәт хисенә бирелеп, күңел күзе томаланган яшьләрне яшерен генә кавыштырып, бала белән ата-ана арасына салкын җил кертү, ятим балалар санын арттыру гына булмасмы бу яшерен никахлар? Яшерен түгел, барлык шартларын китереп укылган никахның да кадере юк бит әле бүген.
Никах ул - кыз белән егетнең бергә тормыш итәр өчен төзелгән килешүе. Бу килешүнең озынлыгы бер көнлек тә, бер еллык кына да түгел, ә гомерлек. Тормышыбыздагы шушындый олуг вакыйга турында сине үстергән, ашаткан, аякка бастырган, укыткан әти-әнидән яшереп калу аларны хөрмәт итмәү дигәнне аңлата, минемчә. Чөнки ата-ана үз баласына бары тик яхшылык кына тели, кемгә дә булса өйләндерәсе-кияүгә бирәсе килми икән, димәк, моның җитди сәбәпләре бар.
«Мондый никах укытырга килүчеләр күп, борып җибәреп булмый бит инде»... Дөрес, борып җибәреп булмый. Ләкин икенче ягы да бар бит: укучы булгач, табалар, киләләр инде. Килгәннәргә үгет-нәсыйхәт укысалар, ата-ана фатихасының бөеклеге турында сөйләсәләр, бәлки, күпме яшьләрне зур хаталардан саклап калырлар иде. Бу яктан Түбән Кама шәһәре мәчетен үрнәк итеп куяр идем мин. Анда никах укытырга теләгән (әле бу яшерен никах түгел) яшьләргә бер атна дәвамында дәресләр оештырыла. Бу дәресләр булачак гаиләгә никахның никадәр җитди вакыйга булуын аңларга ярдәм итә. Матур да, төпле дә гамәл. Минем танышларым да шушы юлларны үтсәләр, яшерен никах укытудан тыелып торырлар, әти-әниләренең ризалыгын алуга ирешерләр иде. Татар мөселманнарының башкаласы булган Казан мәчет-мөхтәсибәтләре дә киләчәктә бу эшне башлап җибәрер дип ышанасы килә.
«Изге» Вәли көне мине нигәдер шушы язманы язарга этәрде. Мәгарәдә парларны тыелган никах белән кавыштыручы монахны хөрмәтле имамнарыбыз белән чагыштырырга теләмим мин. Юк. Тик яшерен никахларны яшьләр (минем дус кызым кебек) үзләренчә аңлап, ялгыш юлга борсалар - бу болай да аз булмаган аерылышучылар рәтен арттырачак кына. Яшерен никах Исламда тыелмаган, ләкин әхлак, әдәп дигәне дә бар бит: әти-әниләр күз яшенә корылган никах безне бәхетле итәрме?..
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар