Шәһри Казан

«Кабан күле хәзинәләре» фильмына инглиз телендә дубляж ясала

«Кабан күле хәзинәләре» («Сокровища О.К») фильмына инглиз телендә дубляж ясалып, ул дискларда Универсиада кунакларына таратылачак. Бу хакта журналистлар белән очрашуда фильмның генераль продюсеры Вадим Быркин хәбәр итте. Матбугат очрашуы «Киномакс» кинотеатрында фильмның журналистлар өчен демонстрациясеннән соң үтте. «Фильм - Казанның визит карточкасы булачак», - дип ассызыклады генераль продюсер. Билгеле булганча,...

Реклама

«Кабан күле хәзинәләре» («Сокровища О.К») фильмына инглиз телендә дубляж ясалып, ул дискларда Универсиада кунакларына таратылачак.
Бу хакта журналистлар белән очрашуда фильмның генераль продюсеры Вадим Быркин хәбәр итте. Матбугат очрашуы «Киномакс» кинотеатрында фильмның журналистлар өчен демонстрациясеннән соң үтте. «Фильм - Казанның визит карточкасы булачак», - дип ассызыклады генераль продюсер.
Билгеле булганча, «Кабан күле хәзинәләре» фильмы ил кинотеатрларында 1 майдан башлап күрсәтелә башлый. Ә казанлылар аны бер көн алданрак күрәчәк. Фильмның тамашачысы тагын да күбрәк булачагына шикләнми продюсер-режиссерлар. Очрашуда хәбәр ителгәнчә, фильмның прокаты шулай ук элеккеге Советлар Союзы республикаларында (Украина, Грузия, Молдовадан тыш) планлаштырылган. Моннан тыш, аны Канныдагы быелгы халыкара кинофестивальнең кино базары кысаларында чит ил тамашачысы да күрә алачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: