Шәһри Казан

Кадим НУРУЛЛИН: «Безгә агач кирәк, бүредән курыкмыйбыз!»

75 еллык юбилеен каршылаган Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе әле тагын бер затлы чарасының 5 еллыгын билгеләп үтә. Анысы V халыкара «Филармониада» фестивале. Бүген ачылачак әлеге чарага кемнәр генә, нинди генә затлы кунаклар килмәячәк - Россиянең халык артистлары Лев Лещенко һәм Геннадий Хазанов, АКШның джаз-вокал остасы Джейми Дэвис, Башкортстанның Ф.Гаскәров...

Реклама

- Филармония 70 ел дәвамында залсыз эшләде, - дип башлады сүзен Кадим Назыйр улы. - Концерт оешмасының үз залы булмасын инде! Ульяновск белән Самарада 1100шәр урынлык, Уфа - 600-700 сыйдырышлы зал. Дәүләткә рәхмәт, сорауны кире бормадылар - 2007 елда бу яңартылган бинага кердек, 2008 елда «Филармониада» фестивален оештырдык. Аңа зал этәргеч булды. Әмма бу зал - 1937-54 елда төзелгән клуб - филармония өчен туры килеп бетми. Без аның спортзалларыннан репетиция заллары эшләдек, залыннан филармония сәхнәсе эшләргә туры килде.
- Әмма бу гына җитенкерәми дип аңлыйм.
- Без моны һәрбер очрашуда әйтәбез - республикага зур концерт залы кирәк. Бүген бездә бер генә концерт залы да юк. Эстраданы алыгыз - ул да ятим бала кебек, урынсыз, җирсез. Элек Камал театрында эшләп яттылар. Әмма бу нисбәттән мин Фәрит Бикчәнтәев белән йөз процент килешәм - театрда театр гына уйналырга тиеш. Тамашачыга карау уңайлы дип, театр сәхнәсенә хоккей гына чыгарасы калды инде, мәчет янына кибетләр китереп куясы... Әмма театрның үз урыны, гыйбадәтханәнең үз кадере, эстраданың үз мәйданы булырга тиеш. Мультикомплекслар төзеп кенә торабыз анысы. Халык иртән кереп китә, киемен дә җыеп чыга, тимераягында да шуа, шунда мини-концерт та карап чыга. Мин мондый концерт залы турында сөйләмим, бары тик концерт залы булырлык, киң сыйдырышлы зал турында сүзем. Актыккы 15 елда республикада иҗади коллективлар үрчеде, аның үзенең плюсы булган кебек, минуслары да җитәрлек. Кабатлану китте. Иҗатчылар, кайда күбрәк акча түлиләр, шунда эшли. Бездә бит кемдер 5 мең сум ала, кемнеңдер «хакы» - 60 мең. Безнең генә дә күпме артистларыбыз башка коллективларга күчеп китте - бу теге коллектив җитәкчесенең маңгай тире белән тырышып тапкан хезмәтен чүп чиләгенә чыгарып ату белән бер. Киткән кешене дә аңлыйбыз анысы, ул 5 меңгә гаиләсен түгел, үзен дә ашата алмый. Ә мин сөйләгән концерт залын булдырганда, әлеге коллективлар халыкта танылу алыр, «чәчелү» бетәр иде.
- Болай таныла алмадылармы?
- Тегендә-монда сугылгач, системалы рәвештә эшләргә шартлар юк. Алар концерт эшлиләр, билетлар сатылмый. Шоу-программалар да эшләп карадылар. Әмма халыкны җыям дип, асылдан китәргә ярамый. Сәнгать үз функцияләрен үтәргә, милли компонентны югалтмаска тиеш. Зур зал булса, бөтен коллективларны сыйдырып булыр иде. Болай бит һәр коллектив үзенә бина, администрация тота - болар бит дәүләткә дә өстәмә чыгым. Ә бер түбә астына кереп эшләгәндә, аларга да чыгым кими, эшләү өчен шартлар да бөтенләй башка була. Әйткәнемчә, база, база, база...
- Һәр кешегә итәк-чабуларын җыйнарга да бер этәргеч...
- Бүген Казанда барган бөтен чаралар да шушы мин әйткән концерт залында уза алыр иде. 2000-3000 кешелек залда дәүләти чаралар узарга тиеш. Зур идарәләр, сәнгать оешмалары юбилейлар, төрле чаралар уздырганда нәкъ менә шушы профессиональ коллективларга мөрәҗәгать итә бит. Алар чит сәхнәгә чыгып җайлашып эшли. Ә үз залың булганда? Йөзләгән артист кайсы ноктага чыгып чыгыш ясыйсын да белеп тора, үз сәхнәңдә диварлар да булыша бит инде ул! Бу зал эстрада коллективларын да колакларыннан тартып чыгарыр иде. Алар инде ике музыкант белән зал каршына чыгып баса алмаячак. Масштаблык һәм әзерлек таләп ителәчәк. Бу инде сиңа үсәргә дә, тырышырга да бер этәргеч. Ансамбльле оркестрлар кирәк булачак. Режиссура, сценарий кебек онытылган һөнәрләр торгызылачак. Хәзер барган концертларның 90 проценты бернинди режиссурасыз, сценарийсыз бара бит. Сәхнә артында «Хәзер син чыгасың»га корылган.
- Сез әйткән, 2 меңнән артык сыйдырышлы зал үз-үзен аклармы соң ул? Хәзер бит 500 урынлы залга кеше җыю да кыен...
- Мин сезгә мактанып утыра алам - филармониядә киләсе елның март-апрель айларына кадәр бер буш көн юк. Ә зур концерт залына килгәндә, бу иң беренче чиратта социаль проект булачак. Мисалга, аншлаг өчен 500 мең сум салынган булса, хәзерге 500 урынлык залдан без аны 1000 сумга билет куеп җыя алабыз. Ә урыннар 2000 генә булганда да, бу билет бәясе 250 сум дигән сүз.
- Мондый зал булганда, милли компонентка урын калырмы соң?
- Башка милләт кешесен китереп куйсалар, ул рус сәнгатенә генә хезмәт итәчәк мәйданга әвереләчәк, әлбәттә. Монда заманында: «Кто такая Зифа Басыйрова?» - дигән, Әлфия апаны танымаган директорлар да эшләде. Әгәр бүгенге состав эшләсә, милли компонент югалмаячак. Г.Тукай исемен йөрткән филармония татар сәхнәсе булып калыр, дим. Әгәр бу залны республика эшләмәсә, Мәскәү китереп куячак. Анда инде татарга зур акчалар түләп керергә туры килмәгәе...
- Республика югарылыгында теләктәшлек таптыгызмы әле?
- Кем белән генә сөйләшсәк тә, моны аңлыйлар. Республика югарылыгыннан караганда, бу залның кирәклеге көн кебек ачык. ММЧ аша ишеттеләр, әлегә уртага салып сөйләшкән юк. Бу, әйткәнемчә, социаль проект, бизнес түгел. Бер генә концерт залының да бизнес булып, кемнедер туендырганы юк әлегә. Әлеге концерт залы да дәүләт өчен эшли торган үзәк булачак. Зур көндәшлек базасының барлыкка килүен тугандаш оешмалар теләмиләрдер дә, бәлки. Әмма филармония ул бина гына түгел, республиканың үзәк концерт оешмасы да булырга тиеш. Коллективларның кайсын гына алма, алар тегеләйме, болаймы, филармониягә бәйле.
- Проект күпмегә төшәргә тиеш?
- Монысы инде аның ишек тоткаларын алтыннанмы-бакырданмы, люстраларының хрустальдәнме, пыяладанмы булуыннан тора. Минем фикеремчә, күп дигәндә 1 млрд сумнан артык булыр инде ул. Без төзегән проект буенча ул безнең хәзерге филармония бинасына кушылып китәргә тиеш. Әмма аның урыны башка җирдә дә булырга мөмкин, монысын инде республика үзе хәл итәр дип уйлыйм.
- Башыгызга тимер тарак алдым дип уйламыйсызмы соң?
- Алай итеп утырсаң, бүредән куркып, урманга барудан да туктарга кирәк. Катып үләсе көннәрең алда була. Ә безгә агач кирәк, бүредән дә курыкмыйбыз. Иренеп утырып булмый, эшләргә кирәк. Зур үзәк концерт залы мәртәбәле, затлы булырга тиеш. Тукайның илле еллыгына шушы исемне биргәннәр икән, Тукай байрагын югары күтәрергә кирәк. Безнең әле Тукай фестивале оештырып җибәрү нияте дә бар. Яшь язучыларны тартыр иде ул. Шигърият бүген начар хәлдә - язучылар юк димим, тыңлаучылар юк бүген. Филармония ул нисбәттән дә эшләргә тиеш - язучылар, шагыйрьләр тартылсын, сәнгать гөрләсен. Тагын бер халыкара сәнгать фестивале оештыру нияте белән йөрибез. Анысының исеме әлегә сер булып калсын.
- Ел саен уздырыла башлаган «Филармониада» фестивале дә шулар исемлегендә калыр, шәт?
- Әлбәттә, аралашканнан соң интеграция барлыкка килә. Үз согыбызда үзебез кайнап ятсак, бездә үсеш булмаячак. Бер режиссер, бер артист, бер драматург оешмасы була алмый. Аралашу, фикер уртаклашу, көч сынашу аша артистлар, иҗат халкы илһам ала. «Филармониада» узган саен, шатлану кичерү белән беррәттән, без тәнкыйть күзлеге аша нәтиҗәләр ясыйбыз. Бу елда күп кенә коллективларны кушып эшлибез. Ә ул яңалыклар алып килә. Россия күләмендә эшләүче коллективларны чакырдык - аларда сәнгать югарырык. Ул яктан Мәскәү белән Питерда көчле коллективлар тупланган.
- Ә бездә кайбер һөнәрләргә укытыр өчен кешеләр дә табып булмый...
- Бүген республикада бер барабанчы укып йөри. Духовиклар юк. Укырга керергә беркем дә атлыгып тормый. Укып бетергәч, кемнең 5 мең сумга эшләп йөрисе килсен? Бу өлкәне безгә күптән карап чыгарга кирәк инде. Икешәр коллективта эшләүче кешенең эшкә мөнәсәбәте ничек була? Аны бит эш түгел, өлгерү-өлгермәве күбрәк кызыксындыра. Шуның өстенә аларның кайберләре урам җыештыручы булып эшләргә мөмкин. Репетиция көннәрен кыскартырга кирәк дигән фикерләр дә ишетергә туры килде. Атнага ике-өч көн генә репетиция ясаган коллективның киләчәге юк инде аның. Без аңа каршы. Филармония бит ул - онытылып баручы жанрларның сагында торучы оешма. Ә дәүләт тарафыннан саклау, яклау булмаса, һәр нәрсә юкка чыга. Безнең 4 коллективыбызның дүртесе дә рентабельле. Бәлки, бу сүз сәер яңгырыйдыр, әмма бу шулай. Быел Екатеринбург филармониясе 235 млн сум грант алды. Безгә исә ул грант 8 млн сум. Ә коллективлар саны буенча бездә алар күбрәк. Татар акчасыз да эшли бит инде ул... Уйланырга нигез бар.
- Ә «Филармониада» нинди уйларга этәрә?
- Фәйзи Гаскәров исемен йөрткән легендар бию ансамбле чыгышын караганнан соң, аларның шушының кадәр дәрәҗәгә күтәрелүенең серен аңладым. Алар бары тик бию белән генә шөгыльләнә һәм чыгышлары, биюләре шартлап тора. Ә бездә ансамбль ничек атала - җыр һәм бию ансамбле. Менә шушында безнең нечкә урыныбыз - әлеге ансамбльгә җитәкче итеп кемне куйсаң дөрес? Биючене куйсаң, җыр ягы аксый, җырчыны куйсаң, бию үлә. Зур хата шушында дип саныйм - бер кыйблага гына хезмәт итсәк, аның югарылыгы башка төрле булыр иде. Ә сәхнәләштерүче кеше, үзе кайсы як кешесе булуыннан чыгып, шуңа гына хезмәт итәчәк. Менә бу фикерне миңа филармониада ачты. Монда уйланырлык җирлек бар. Аннан, былтыр Фәйзи Гаскәров ансамбле чыгыш ясаганда, сәхнә артындагы 150 кеше барлыгын без сизмәдек тә. Алардагы тәртип! Дисциплина дигән әйбер сәхнәгә дә чыга бит ул. Бердәмлек булмадымы - ул тамашачының да күзенә күренә. Сәнгать ул яктан демократик режимда яши алмый, аңа тоталитарлык кирәк. Бездәге А.Фәйзрахманов коллективы белән дә мактана алам. Андый дисциплина армиядә дә юк. Төнге икедә гастрольдән кайтып керсәләр дә, алар иртән-иртүк репетициядә. Ул яктан һәр коллективыбыз һәр көнне көндезгә өчкә кадәр репетиция белән мәшгуль.
- Эшегез тамашачыга да таныш, әле яңа аппаратура кайтартасыз сез, әле ай буена Салават җырлый...
- Киләсе елга аппаратураны киңәйтергә уйлыйбыз - филармония ялт итеп торырга тиеш. Төп бурычлар шул. Эшләп торучы профессионалларыбыз бар. Ике-өч ел элек зур җырчыларны эләктерү хыял иде. Ә бүген безнең филармония Лещенко, Кобзон, Хазановлар кебек югарылыктагы җырчыларны кабул итә, Салават сәхнә тотты. Без тере организм, үсештә. Үзебезне тыйнак та тотабыз, эшебез дә бар, Аллага шөкер. Эшләп карыйбыз - үзебез ышанганнан соң гына сүзгә чыгабыз, тәкъдим кертәбез. Зур концерт залы турында уйлану, проектын әзерләү, хәзер менә шуны киң җәмәгатьчелеккә җиткерү, дәүләт ярдәмен өмет итү дә озак еллар уйланып йөрүләр, 9 еллык җитәкче вазифасы елларында туган уй-ният. Эчтән бара торган зур теләк, безнең дөреслек.
- Быел да «Филармониада» кысаларында тамашачыны зур сюрпризлар көтә дип беләм?
- Беренче тапкыр уздырылганында - 2008 елда «Филармониада» өч көн барган иде. Ул вакытта үз көчебез белән генә уздырдык. Соңгы ике елда дәүләт теләктәшлек итә. Быел ул 10 көн барачак. Бу дуслык, аралашу фестивале. Кем нәрсәгә сәләтле - шуны ачыклау. Филармония үзенә нинди жанрлар тупларга тиеш, «Филармониада» кысаларына без аны кертергә тырыштык. Быел читтән 10-12 коллектив киләчәк. Быелның сюрпризы - оперетта жанрын карап булачак. Мәскәү опереттасы «Сказки Венского леса» дип аталган музыкаль спектаклен тәкъдим итә. XXI гасыр тенорлары Лев Лещенко, Геннадий Хазанов кебек йолдызларыбыз киләчәк. Билетлар 300 сумнан 2500гә хәтле.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: