Шәһри Казан

Кадрлар әзерләү башлана

Җентекле сайлау узган йөзләп студент август аенда Казанның берәр сәламәтләндерү лагеренда ике атналык курслар узачак. «Әлеге бәхетлеләр рәтенә эләгү өчен, «Star English.org» сайтына кереп, анкета тутырырга, үзеңнең максатларыңны язып хат юлларга, аннан тест һәм кастинг үтәргә кирәк булачак», - дип җиткерде «Star English» халыкара лингвистик мәгариф проектының җитәкчесе Оксана Саргина...

Реклама

Җентекле сайлау узган йөзләп студент август аенда Казанның берәр сәламәтләндерү лагеренда ике атналык курслар узачак. «Әлеге бәхетлеләр рәтенә эләгү өчен, «Star English.org» сайтына кереп, анкета тутырырга, үзеңнең максатларыңны язып хат юлларга, аннан тест һәм кастинг үтәргә кирәк булачак», - дип җиткерде «Star English» халыкара лингвистик мәгариф проектының җитәкчесе Оксана Саргина «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгында узган матбугат конференциясендә.
«Алар талантлы, амбициоз, заманча фикер йөртүче, инглиз телендә иркен аралашучы, кунакларның менталитетын яхшы белеп, аларга хезмәт күрсәтә алырдай яшьләр булырга тиеш», - ди ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры урынбасары Сергей Иванов, «Универсиада» үткәрү өчен әзерләнәчәк кадрларны күздә тотып. Аның фикеренчә, үзебез өчен генә түгел, чит төбәкләрдә узучы күләмле чаралар өчен дә кадрлар әзерләргә, туристлык индустриясен һәм кунакчыллыкны яңа югарылыкка күтәрергә вакыт килеп җиткән.
Яшьләрне кунакчыллыкка өйрәтү, зур аудитория белән эш итү һәм башка серләргә төшендерү өчен, лагерьда төрле өлкә белгечләре тренинглар үткәрәчәк. Катнашырга теләк белдерүчеләр 23 июньгә кадәр гариза биреп куярга тиеш.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: