16+

Кагыйдә бозучыларны планшет белән смартфоннар тәртипкә утырта

Яшерен-батырын түгел, юлда ЮХИДИ инспекторы да, камера да булмаганда, машина йөртүчеләр арасында светофорның кызыл утына үтүчеләр дә, ярамаган урында борылыш ясаучылар да, кыскасы, кагыйдәләрне бозучылар җитәрлек. Хәзер «Халык инспекторы» хезмәте ярдәмендә һәркем кагыйдә бозган машина йөртүчене, фото яки видеога төшереп, акылга утырта алачак.

Кагыйдә бозучыларны планшет белән смартфоннар тәртипкә утырта

Яшерен-батырын түгел, юлда ЮХИДИ инспекторы да, камера да булмаганда, машина йөртүчеләр арасында светофорның кызыл утына үтүчеләр дә, ярамаган урында борылыш ясаучылар да, кыскасы, кагыйдәләрне бозучылар җитәрлек. Хәзер «Халык инспекторы» хезмәте ярдәмендә һәркем кагыйдә бозган машина йөртүчене, фото яки видеога төшереп, акылга утырта алачак.

«Халык инспекторы» хезмәтенә Россиядә тиңнәр юк. Әлегә татарстанлылар гына юл йөрү кагыйдәләрен санга сукмаучы машина йөртүчеләрне тәртипкә өйрәтәчәк.

Беренче шарт: «халык инспекторы» исеме алу өчен, планшет яки смартфоның булырга тиеш. Икенче шарт: шушы җайланмалар аша Татарстанның дәүләт хезмәтләре порталында теркәлү кирәк. Өченче шарт: «Халык инспекторы» кушымтасын планшет белән телефонга AppStore, PlayMarket кушымталар кибетеннән бушлай йөкләү. Бу баскычларны үткәннән соң, үзегезне горур рәвештә «халык инспекторы» дип атый алачаксыз.

Барлыгы сигез төрле юл йөрү кагыйдәсе турында хәбәр итәргә мөмкин. Әгәр машина автобус юлына чыкса, светофорның кызыл төсенә үтсә, машина йөртүче «тимер ат»ын тротуарда яки яшел зонада туктатса, тротуардан барса, «стоп» сызыгын кичеп чыкса, ярамаган урында сулга борылса һәм җәяүлеләрне үткәрмәсә.

Кагыйдә бозу теркәлгән фото яки видео башта республиканың мәгълүмати технологияләр үзәгенә эләгәчәк. Белгечләр материалны җентекләп өйрәнгәч, аны йә ЮХИДИгә җибәрә, йә кире кагачак. «Халык инспекторлары» материалларын ЮХИДИ идарәсенең махсус өйрәтелгән 57 хезмәткәре энә күзе аша үткәрәчәк. Кушымтаны тәкъдир итүдә катнашкан Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов әйтүенчә, юл йөрү кагыйдәсен бозудан тыш, машина йөртүченең номерын һәм кагыйдә бозылган урынны да күрсәтергә кирәк. Бу шартлар үтәлмәгән очракта, материал «чүплек»кә юл алачак.

Халыкка чыгарганчы, хезмәтне бер төркем кеше сынап караган икән инде. Җибәрелгән материалларның яртысыннан артыгы буенча административ эш ачарга мөмкин ди. Баксаң, Татарстан табылдыгы белән Россия ЮХИДИ үзәк аппараты да кызыксынган икән. Шуңа да «халык инспекторлары» якын арада бөтен ил буенча таралырга мөмкин.

Кайбер машина йөртүчеләр яңа хезмәтне әләк оясы дип атаса да, юллардагы вазгыять кискен булып кала бирә. Быелгы 10 айда Татарстан юлларында 512 кеше һәлак булган. Нинди генә кырыс кануннар уйлап табылса да, машина йөртүчеләр һаман да тизлекне чамадан тыш арттыра, каршы як юлга чыга һәм салган баштан йөри. Штрафлар күккә сикереп торсалар да, «камыт»ның файдасы барыбер сизелми. Ел башыннан республикада 4,5 миллион юл йөрү кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән. Быелгы статистика узган елгысыннан әллә ни аерылмый.

- «Халык инспекторы» системасының төп максаты - юлдагы хәлләргә битараф булмаган кешеләрне проблемаларны хәл итүгә җәлеп итү. Татарстанда яшәүчеләр үз проблемаларын чишү юлларын табарга тиеш, - диде Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсенең пропаганда бүлеге башлыгы вазифаларын башкаручы Хәйдәр Җиһаншин.

«Халык инспекторлары» бушка хезмәт куячак. Волонтерлык хәрәкәтенең бер төре, дип әйтү дөресрәк тә булыр.

Фото: Дамир Бәдриев

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading