16+

«КАМАЗ-мастер» командасы «Дакар-2015» раллисында җиңү яулады

«КАМАЗ-мастер» командасы «Дакар-2015» раллисында Татарстанда житештерелгән «Камаз»ларда 13нче тапкыр жиңу яулады.

«КАМАЗ-мастер» командасы «Дакар-2015» раллисында җиңү яулады

«КАМАЗ-мастер» командасы «Дакар-2015» раллисында Татарстанда житештерелгән «Камаз»ларда 13нче тапкыр жиңу яулады.

Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәтеннән алынган мәгълүмат буенча, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ-мастер» командасы «Дакар-2015» раллисында җиңү яулавы унаеннан «Камаз» ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Сергей Когогин, «КАМАЗ-мастер» командасы җитәкчесе Владимир Чагин һәм команданың барлык әгъзаларына узенен котлавын житкерде.
«Сезнең барыгызны да чын күңелемнән «КАМАЗ-мастер» командасының чираттагы уңышы - «Дакар-2015» раллисындагы зур җиңүе белән котлыйм. Барыгызга да - спортчыларга, менеджерларга һәм белгечләргә, команда җитәкчелегенә һәм «КАМАЗ» ачык акционерлык җәмгыяте җитәкчелегенә бердәмлегегез, югары профессиональлек һәм тырыш хезмәтегез өчен, искиткеч нәтиҗәләрегез һәм безнең республика, илебез белән горурлану мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерәм.
Бу мәртәбәле ярышларда җиңү яулаган экипажлар Айрат Мәрдиев, Эдуард Николаев һәм Андрей Каргиновка аерым рәхмәт һәм соклану сүзләрен җиткерәм.
Киләчәктә команда тагын да күп җиңүләргә ирешер дип чын күңелемнән ышанам һәм сезгә спортта уңышлар, сәламәтлек һәм куелган максатларыгызга ирешүдә көч-куәт телим. Сез - иң яхшылары, яңа җиңүләр сезгә!» - диелә Татарстан Республикасы Президенты котлавында.
Фото: kamazmaster.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading