Шәһри Казан

Каникул – ял итү өчен

Быел каникулга иртәрәк чыгучылар арасында Казан мәктәпләре генә түгел икән. Әнә, АКШтагы белем бирү йортларында яллар гадәттәгечә 24 декабрьдә түгел, 20се көнне үк башланган. Җитәкчелек әлеге карарны җитди сәбәп белән аңлата - «дөнья бетү турындагы гайбәтләр укучыларның игътибарын укудан читкә юнәлтә һәм белем бирү барышына зыян сала». Шулай итеп, имеш-мимешләрнең...

Реклама

Кабат үзебезгә әйләнеп кайтсак, инде хәбәр иткәнчә, башкала мәктәпләрендә укучылар кышкы ялга 26 декабрьдән чыгачак. Ял вакытында нинди чаралар уздырырга планлаштыруларын белергә теләп, шәһәрнең берничә белем бирү йорты белән элемтәгә кердек. Казанның 19 нчы гимназиясендә 26-31 декабрь көннәрендә мәктәп яны лагере эшләячәк. Бөтен каникул буена балаларның ялын оештыру программасы да уйланылган. Күңел ачу чаралары арасында, укучыларның яшенә карап, спектакльләргә һәм яшьләр үзәкләренә йөрү дә бар. Гимназиядә имтиханнар һәм олимпиадаларга әзерлек тә тукталмаячак. Бөтен сыйныф белән дә, шәхси консультацияләр дә каралган.
Шәһәрнең 127 нче мәктәбендә исә укучыларга да, укытучыларга да бераз ял бирергә телиләр. 31 декабрьгә кадәр имтиханнарга әзерләнү дәвам итсә, Яңа елдан соң консультацияләрне туктатып торырга ниятлиләр. Шулай ук балаларның ялын кызыклы итеп уздыру программасы да эшләнгән.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: