Шәһри Казан

Каникуллар, сау булыгыз! Исәнме, Искечә яңа ел!

Һаман кәлиягә кереп җитеп булмый гына бит: йокыдан тору мең бәла, ашказаны гадәти режимына кайта алмый азаплана, инде ял дип тугарылган организм йөгерек эш ритмына ияләшә алмый... Бу табышмакның җавабы - һәрберебез өчен каралган ун көнлек Яңа ел яллары нәтиҗәсе. Әле ялларны спиртлы эчемлекләрдән башка күз алдына китерә алмаган бәндәләр...

Шуңа да бүгенге искечә Яңа ел көне - 13 гыйнварны бәйрәм буларак кына түгел, чынлап торып яңа ел башлау итеп кабул итү дөресрәктер. Бу өч көн эчендә эшкә кайту процессына ияләшеп, искечә Яңа елны өйләребез түрендә балкып утырган чыршы чибәркәй тирәсендә балаларыбыз чыр-чуына куанып, телевизор каршысында пилмән ашау белән каршы алабыз. Бусы, кем әйтмешли, «финальный» Яңа ел төне!..
Искечә Яңа елны көтеп алганчы ук күпчелек ишегалларында чын чыршыларның чүп контейнерларына өелүе генә кәефне боза торган фактор. Бүгенге цивилизация заманында өйгә урман чибәрен кайтартып утыртуны һаман кабул итеп булмый - барлы-юклы ике атна өчен бер агач ботарлау бит инде ул. Әле әйт аны - базарларда бәйрәм соңында өелеп калган чыршы өемен дә. Каян хәерһахлы булсын безгә табигать?! Шуның кадәр исраф ителгән табигый матурлык кем намусында калыр, билгесез. Югыйсә өйгә бәйрәм рухы кертер өчен ясалма чыршылар да буа буарлык. Кәҗәсе түгел, мәзәге дигәндәй, бала өчен ясалма чыршы булды ни дә, чыны булды ни. Исен чыгарасың килсә, даруханә тулы пихта мае. Ул яктан гуманлы була башласак, бер дә зыян итмәс иде үзе. Кайбер шәһәр йортларында яшәүче кешеләр, килешенеп, ишегалдына чыршы утыртып, шуны бизиләр дә, Яңа елны каршы алгач, өйләре белән җыелышып, шуның янына чыгалар. Чыршы да чын, ел буе тирә-юньне балкытып та утыра. Һәм кешечә дә килеп чыга.
13 гыйнвар искечә Яңа елның җомга төненә туры килгәнлектән, хорафатларга юраучылар да юк түгел. Янәсе, быел ахырзаман килә, искечә Яңа ел төненең җомга көнгә туры килүе дә юкка түгел. Җиһанда бер генә игелекле кеше калганда да Кыямәт көне килмәячәк, ди иде өлкәннәр. Шулай булгач, безгә игелек турында уйлау дөресрәк булыр. Тирә-юньдә кешелеклелек, дөнья ямен кадерләп яшәүчеләр булганда, искечә Яңа ел төнендә дә, яңа 2012 елда да берни дә куркыныч түгел. Имин еллар килсен, дип телик. Ә аннан соң көч җыеп, җыйнаулашып, гөрләшеп чынлап торып эшкә чыгарбыз, Алла боерса...

Реклама

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: