Шәһри Казан

Кар кайчан явар?

Кайчан күп итеп кар явар да бөтен җиһан ап-ак булыр икән? Соңгы вакытларда һәр кеше диярлек күңелендә бу сорауны йөртәдер, мөгаен. Кыш сагындырды шул: ябалак-ябалак яуган кар астында йөрисе, чана-чаңгы шуасы да килә...

Реклама

Көз исә китәргә ашыкмый әле. Бөтен яфракларны коеп бетерергә теләгән җил дә юкка гына исми кебек, гүя табигатьтә көз белән кышның тартышуы бара. Әмма алдагы көннәрдә дилбегә көз кулында булачак. 25-27 октябрь көннәрендә синоптиклар болытлы һава вәгъдә итә, артык көчле булмаса да, яңгырлар да яварга тиеш. Һава температурасына килгәндә, бүген көндез 5 градус чамасы җылы, иртәгә исә төнлә белән +7, көндез +8 градус булачак, ә 27 октябрьдә температура төнге якта да, көндез дә +6 градус булуы көтелә, диелә Гисметео.ру сайтында. Шул рәвешле, якын арада гына кар явар кебек түгел әле. Димәк, кышка хәтле ерак. Ә аны быел салкын булачак дип фаразлыйлар. Белгечләр әйтүе буенча, кар да әллә ни күп яумаячак. Күп вакытта һава торышы коры һәм кояшлы булыр дип көтелә. Сүз уңаеннан, Ерак Көнчыгышка циклон килә, көчле яңгыр һәм җил булуы фаразлана, елгаларның тагын ярлардан чыгу куркынычы да бар...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: