16+

«Кар яуганчы бетерергә кирәк»

Казанда рөхсәтсез рәвештә барлыкка китерелгән 177 чүплек урыны ачыкланган, шуларның 140ы бетерелгән. Ләкин, берничә көннән соң, чүплек шул ук урында кабаттан хасил була.

«Кар яуганчы бетерергә кирәк»

Казанда рөхсәтсез рәвештә барлыкка китерелгән 177 чүплек урыны ачыкланган, шуларның 140ы бетерелгән. Ләкин, берничә көннән соң, чүплек шул ук урында кабаттан хасил була.

«Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә административ-техник инспекция идарәсе җитәкчесе Әлфир Шәмсетдинов үзенең чыгышында: «Тышкы төзекләндерү кагыйдәләрен бозуның 6600 очрагы теркәлде. Кагыйдәләрне үтәмәүчеләргә барлыгы 71 миллион сум штраф салынды», - дип әйтеп үтте.
Тузган тораклар ишегалларына, шәһәр эчендәге һәм тирә-юнендәге яшел зонага, ерганакларга чүп түгеп китү гадәте һаман яши бирә. Чүп-чар җыештырылган 23 урында кабат чүплек «полигоны» барлыкка китерелгән. Юридик һәм физик затлар яшеллеккә чүп түгүнең бик кыйммәткә төшәргә мөмкинлеген онытмасыннар. Нәкъ шушы очракларга кагылышлы 247 беркетмә тутырылган, 4 миллион сумнан артык штраф язылган. Шулай ук транспорт чарасын да яшеллек өстенә менгерергә ярамый. Әлеге таләпне үтәмәгән 224 кеше административ җавапка тартылган.
«Казандагы 182 төзелеш урыны күзәтчелектә тотыла. 69 объектта йөк машиналарының тәгәрмәчләрен юдырту пункты юк», - диде Әлфир Шәмсетдинов. Бу хәбәрне ишетүгә, мэр Илсур Метшин: «Тәгәрмәчләрне юдырту пунктларының бармы-бар өчен генә торуы кирәк түгел. Шәһәр юлына чыккан һәр машинаның тәгәрмәчләре чистартылган булсын», - диде.
Йорт-бина территориясендә чисталык сакланмаганлыгы өчен - 174, контейнер мәйданчыгындагы шапшаклык өчен 132 беркетмә тутырылган.
Мэр Илсур Метшин: «Әле 50дән артык урында чүплекләр булуы - бу бик күп. Аларны кар яуганчы бетерергә кирәк», - дип, эшне тизләтергә боерды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading