Шәһри Казан

КАРТАЯМЫНИ СОҢ ЙӨРӘК... (Әлфия АФЗАЛОВАга – 80 яшь)

«Меңьяшәр кыз» мәгънәсенә ия Әлфия исеме юкка бирелмәгәндер аңа. Шулай булмаса, таң атты исә бер яңа исем, бер моңлы тавыш иясе барлыкка килеп торган Татарстан өчен дә һаман бердәнбер булып кала бирмәс иде ул. Шушы көннәрдә генә үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Әлфия Афзалова өчен үткән еллар да, сүтелгән...

Реклама

1933 елның 15 гыйнварында Актанышта туган кызның язмышы үзе үк бәгырьгә сеңгән моң төшенчәсе белән бәйле. 5 яшендә әнисез, соңрак сугыш зәхмәтендә әтисез калган сабый ничек моң-сагышсыз булсын да, ничек хәсрәт ачысын татымый гына үссен соң? Үзәккә үткән ятимлек гомер буе аның янәшәсендә атлап бара дисәң дә, арттыру булмас. Шуңа үзе дә ятимнәргә, үксезләргә битараф түгел - кулдан килгәннең һәр барчасы Әлфия тарафыннан эшләнеп килә.
1952 елда Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә эшли башлаган Әлфия Афзалова репертуары халыкта С.Габәши, М.Мозаффаров, А.Ключарев, З.Хәбибуллин җырлары аша танылу ала. Урта Азия һәм Балтыйк буе республикалары, Мәскәү, Ленинград, Башкортстан, Татарстан буенча сузылган гастрольләр. Ике-өч айлык андый гастрольләр кысасында йөзәр концерт куеп кайта моң патшабикәсе. Ике-өч ай!.. Безнең бүген, аһ-вах килеп, гастрольләргә чыгып китәбез дип сөйләшкән җырчыларыбыз белән чагыштырганда, кызык та булып китә. Иртә китеп, кич кайта торган гастрольләр заманында, китап укырга вакыт юк, матбугаттан бихәбәр, дип утыручылары да шактый бит әле аның... Әлфия апа исә әнә шул ике-өч айлык гастрольләре вакытында матбугатка язмаларын биреп барырга да вакыт тапкан әле!.. Барлыгы 14 телдә җыр башкара белүче татар кызы, милләт кызы өчен гаҗәп тә түгел кебек - әмма ул зур үрнәк, зур хөрмәткә лаек мисал.
Әлфия Афзалова белән моннан биш ел элек әңгәмә корганмын икән. Ул вакытта үзенең өендә кабул иткән якташым, гап-гади кеше, олы шәхестән аерыла алмый интеккәнем истә. Биографияле, тормышның ачысын-төчесен күргән, һәр нәрсәне бөртекләп булдырган, халык мәхәббәтенә таланты янына тырышлыгын куеп ирешкән орчык гәүдәле Әлфия апага кем генә сокланмый кала алсын ди! Күзләре ут янып тора, теленнән юмор коела, җаныннан моң ташыган моң патшабикәсе шул ул!
Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, Г.Тукай исемендәге премия лауреаты Әлфия апа Афзалова турында күпме язылса да, күпме сөйләнсә дә, туйдырмый кебек. Әллә таланты-моңы, әллә гадилеге-кешелекле булуы, әллә артистлыгы үз эшен эшли.
Мәңге яшә, Әлфия апа! 80 яшьлек юбилеең уңаеннан «Шәһри Казан» гына түгел, бөтен татар милләте сиңа шулай дип дәшә. Әле син бик кадерле, әле син бик кирәк! Халык биргән исемең - моң патшабикәсе булып, ирешкән уңышларыңның тәмен, тамашачыңның яратуын тоеп әле яшәргә дә яшәргә язсын сиңа. Үзең әйтмешли, ут янып торган йөрәккә еллар санап интекмик:
Картаямыни соң йөрәк,
Маңгайлар сырланса да...


Фәридә ӘХМӘТШИНА, Татарстанның атказанган артисты («Фәридә - Алсу» дуэты җырчысы):
Әлфия апа кебек бик зур тәҗрибәле, шундый мәртәбәле иҗат юлы узган башка хатын-кыз җырчыларыбызны атау да кыен. Ул ничә яшьтә булуына карамастан, һаман да энергияле, көч-дәрманлы кеше, анда кояш үзе көлә. Бүгенге пассив, пессимист яшьләргә аннан күпме үрнәк аласы бар! Мин үзем аңа караган саен сокланып туймыйм. Үз әбием белән дә чагыштырып куям кайчак - алар чордашлар. Әлфия апа елларны да җиңә ала торган кеше. Нинди формада ул, ә нинди матурлыкка ия! Мине иң сөендергәне исә - аңа булган дәүләт игътибарыдыр. Бездә бит гадәттә кеше арабыздан китеп баргач кына аңа карата игътибар күзәтелә. Әлфия апа, шөкер, андый игътибарны исән вакытында күрә - аның өчен мин җитәкчелеккә рәхмәтле. Исән булсын иде Әлфия апа, сызланмасын, күзләрендәге яшәү очкыны гел балкып торсын.

Артур ИСЛАМОВ, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры, Петербургның Мариинский театры солисты:
- Әлфия Афзалова - бөек җырчы, бөек шәхес. Тормыш авырлыклары күрсә дә, ул - үзенең көчле рухлы, ныклы кеше, искиткеч талантлы җырчы булуын раслый алган кеше. Минем өчен дә ул зур үрнәк. Без бер яктан - Актаныштан булу икеләтә куанычлы. Мин шундый якташым булу белән чиксез горурланам. Юбилее уңаеннан исә Әлфия апага үз җырын җырлап китәсем килә:
Картаямыни соң йөрәк,
Маңгайлар сырланса да...
Мәңге яшә, Әлфия апа!

Рәсим НИЗАМОВ, Татарстанның атказанган артисты:
Әлфия апа Әлфия апа инде ул. Аның турында ни әйтсәң дә, әйтеп бетереп булмыйдыр. Ул - бердәнбер. Әлфия апа дигәндә, минем күз алдыма Илһам абый килеп баса, Илһам абый дигәндә, Әлфия апабыз... Алар икесе - безнең сәнгатьнең бердәнберләре, йөзек кашлары. Алар безгә - җырчыларга, иҗатыбызның теләсә кайсы дәверендә зур үрнәк булып калырлык шәхесләр. Аның үткән юлы, иҗади батырлыклары, күңел халәте, репертуары татар милләтенең байлыгына әйләнгән. Мин Әлфия апаны ихластан юбилее белән котлыйм, озын гомер телим. Бертуктаусыз җырласын, димим, бу яшьтә ул җиңел хезмәт түгел, исән булуы белән сөендереп торсын.

Резеда ГАЛИМОВА, Татарстанның халык артисты:
Әлфия апа белән моннан берничә ел элек Ташкент якларында концерт биреп кайтканым булды. Мин анда данлыклы җырчыбызны кеше буларак ачтым. Аның кадәр гади, аралашучан, балкып торган кешене күргәнем дә булмагандыр әле. Кәефе һәрвакыт шәп, беркемгә күңелсезләнергә, боегырга ирек бирми ул. Тормышны ярата. Мин әлеге сәяхәттән энергия һәм рәхәтлек алып кайттым. Без сине бик яратабыз, Әлфия апа. Шәхес буларак та, зур хәзинәле иҗаты булган җырчыбыз буларак та син безгә бик кирәк. Шуңа да мин аңа сәламәтлек, Татарстанның һәм Россиянең бөтен тарафларын үз иҗаты белән сөендергән җырчы буларак, иҗат дәвамы, балалар игелеге теләп калам!

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: