16+

Кары китә, җимерек юллары кала: юлда йөрү газапка әйләнмәсен өчен ниләр эшләнәчәк?

Татарстан башкаласында 2013 елдагы Универсиададан соң урам юлларын төзү-төзекләндерү эшләре, гомумән дә, туктап калачак, дип фаразлаган кайберәүләр.

Татарстан башкаласында 2013 елдагы Универсиададан соң урам юлларын төзү-төзекләндерү эшләре, гомумән дә, туктап калачак, дип фаразлаган кайберәүләр.

Казан мэры Илсур Метшин әйткәнчә, аларның фаразлары чынбарлыкка туры килмәде. Универсиададан соң да шәһәрнең һәм шәһәр территориясенә караган бистәләрнең дистәләгән урамнары юлы яңартылды.

- Быел тагын 32 урам юлы, 19 тротуар һәм 296 ишегалды төзекләндереләчәк. Бу эшләргә төрле дәрәҗәләрдәге бюджетлардан 3,25 миллиард сум тәгаенләнде ,- дип хәбәр итте “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары-тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев.

“Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары” өстенлекле проектын гамәлгә ашыруга 2 миллиард сум тотыла. Әлеге финанс чыганаклары федераль һәм республика бюджетларыннан. Төзекләндерү исемлегенә “Халык контроле” системасына иң күп зарланулар кергән, шулай ук “Халык фронты” иҗтимагый хәрәкәте тарафыннан оештырылган “Ватылып беткән юллар картасы” (“Карта убитых дорог”) интерактив проектында тәнкыйтьләнгән юллар алынган. Мәсәлән: Габишев, Ю.Фучик, Р.Зорге, Академик Королев, Халитов урамнары юллары. Ремонт барышында су агу юллары, яктырткычлар яңартыла, физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен уңай мохит тудырыла, машина куеп тору “кесәләре” ясала.

Максимов урамы юлы (Дементьев урамыннан Петр Витер урамына кадәр), шулай ук Дубравная урамы юлы (Рихард Зорге урамыннан Безымянная тыкырыгына кадәр) дүрт полосага кадәр киңәйтелә. Красная Позиция урамында 800 метр яңа юл төзелә. Ул Гадел Кутуй урамыннан Гвардейская урамына чыгу юлы ролен башкарачак. Казанның Зур боҗра юлы төзелеше дә дәвам итә. Мидхәт Булатов урамы белән Борисковская урамы арасында юл төзелә. Аны тора-бара Тихорецкая урамындагы юл-транспорт чишелешенә тоташтыру ниятләнелә.

Бу җәйдә Идел буе районындагы Магистральная урамы юлына соңгы өске кат асфальт-бетон түшәләчәк. Авиатөзелеш районындагы Максимов урамының да Ленинград урамыннан Дементьев урамына кадәрге өлешенә асфальт-бетон түшәлә.

- Юл төзелешләренә бәйле рәвештә җәмәгатьчелек мохите дә төзекләндерелә. Дубравная урамы юлы дүрт полосага кадәр киңәйтелү сәбәпле,  биредә тротуарлар ясала. “Дубрава” паркына килүчеләргә уңайлы булсын өчен җәяүлеләр кичүе төзелә. Абсәләмов урамындагы “Ак чәчәкләр” (“Белые цветы”) скверы янәшәсендәге кварталара тротуарлар һәм юллар төзекләндерелә, 85 автоурын булдырыла.

Татарстан Президенты башлангычындагы республика программасы нигезендә бакчачылык-яшелчәчелек ширкәтләренә асфальт юллар төзү быел да башкарыла. Казанда “Волга”, “Победа”, “Залив”, “Поиск”, “Овощник”, “Овощник-1”, “Овощник-3”, “Подлужный”, “Локомотив”, “Электроприбор”, “Бережок-1”, “Дубки”, “Казанка-3”, “Звезда” ширкәтләренә илтә торган юлларга асфальт түшәлә.

Коры һава урнашкач, юлларга юл билгеләре төшерү башлана. Шәһәрнең төп магистральләрендә моның өчен термопластик кулланыла, транспорт хәрәкәте артык тыгыз булмаган урамнарда юлга буяу агызыла.
Казанда быел 296 ишегалдын төзекләндерү барышында автомобильләрне куеп тору өчен 5 мең өстәмә урын барлыкка китерү ниятләнелә. Ишегалларындагы юл киңәйтелә, асфальт катламы тулысынча яңартыла.
Юл-транспорт һәлакәтләре күзәтелгән участокларга 24 светофор, 280 билге куела.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading