16+

Казан – алучы түгел, бирүче

Казанда соңгы 5 елда 364 миллиард сум салым түләүләре җыелган.

Казан – алучы түгел, бирүче

Казанда соңгы 5 елда 364 миллиард сум салым түләүләре җыелган.

Шәһәр башкарма комитетының финанс идарәсе җитәкчесе Айрат Гарипов «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә башкаланың узган елгы бюджет үтәлеше белән таныштырды. Аның чыгышында әйтелгәнчә, гамәлдәге законнар нигезендә, җыелган салым акчаларының һәр сумының 34 тиене федераль үзәккә, 55 тиене республика бюджетына күчерелә, ә 11 тиене муниципаль берәмлеккә кала.
Узган ел шәһәр ихтыяҗларына 23,5 миллиард сум тотылган. Чыгымнарның 50 процентка якыны социаль-мәдәни өлкәгә юнәлтелгән. Мәгарифне финанслау - 10,8, ә күпфатирлы йортларга капиталь ремонт һәм тышкы төзекләндерү эшләре 3,9 миллиард сумга төшкән. Юллар төзү һәм төзекләндерүгә - 2,4 миллиард һәм муниципаль бурычны түләргә 486,9 миллион сум киткән.
Казанның быелга билгеләнгән бюджет керемнәренең һәм чыгымнарының гомумкүләме 17,9 миллиард сум чикләрендә расланды. Айрат Гарипов: «Россиядәге миллионлы шәһәрләрнең бюджеты белән чагыштырганда, Казан - 10 нчы урында. Кайбер төбәкләргә һәм республикаларга шәһәрләренә «башкала статусы» булуы ярдәм итә. Казанның башкала статусы юк», - диде.
Бюджет мәсьәләсенә мэр Илсур Метшин беркадәр ачыклык кертте. «Универсиадага 228 миллиард сум акча тотылды. Казан - «донор». Ул - алучы түгел, ә бирүче шәһәр. Казанның берләштерелгән бюджетының унынчы урында булуын республика җитәкчелегенә ирештерергә кирәк», - диде ул.
Шәһәрнең финанс идарәсе җитәкчесе Айрат Гарипов булган кадәр акчаларны бик тә кысып кына тотарга киңәш итте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading