16+

Казан чүплегенә сәяхәт: анда модельләр чүп аралый, табылдыклар арасында 100 мең акча һәм чәшке туннар да очраштыргалый

Көнаралаш иртән «Чистый город» дип язылган машиналарның ишегалдында торган контейнердагы чүпне төяп киткәннәрен күзәтеп калам. Кызык, Казан буенча шуның кадәр чүп-чарны кая куеп бетерәләр икән?

Казан чүплегенә сәяхәт: анда модельләр чүп аралый, табылдыклар арасында 100 мең акча һәм чәшке туннар да очраштыргалый

Көнаралаш иртән «Чистый город» дип язылган машиналарның ишегалдында торган контейнердагы чүпне төяп киткәннәрен күзәтеп калам. Кызык, Казан буенча шуның кадәр чүп-чарны кая куеп бетерәләр икән?

Фотомодельләр дә чүп аралый

Казанда көнкүреш калдыкларын, чүп-чарны эшкәртү, аралау, юкка чыгару белән шөгыльләнгән иң зур оешмаларның берсе - «Торак-коммуналь хуҗалык предприя­тиесе» җаваплылыгы чикләнгән ширкәте. Халыкка ул күбрәк «Чистый город» исеме аша таныш. Оешма Казанда 2008 елда эшли башлаган, аның шәһәрдә калдыкларны эшкәртү белән шөгыльләнгән ике станциясе бар. Берсе Родина, икенчесе Васильченко урамында эшли. Дөрес, анда эләгүе җиңел түгел, заводлар шәхси территориядә урнашканнар. Казан мэриясеннән, ярты ай чамасы көтеп, рөхсәт алганнан соң гына Васильченко урамындагы чүп-чарны күчереп төяү станциясенә керә алдык.

Заводка килеп керүгә, борынга ят ис килеп бәрелә. Кышын түзәрлек, җәйге эсседә бу тәмсез ис тагын да көчәя икән. Хәер, чүплек оясында башкача була да алмый торгандыр. Станция­дә бертуктамый конвейер эшли, кичен, ял көннәрендә дә туктап тормый ул. Конвейер тас­масында ниләр генә юк: яшелчә кабыгы, алма үзәге, сөт пакеты, чәй түбе, ватылган савыт-саба... Аерым секцияләр аша үтеп, чүп төрле кыя­фәткә керә. Башта ул бик пычрак. Конвейер тасмасының ике ягына баскан эшчеләр җәһәт кенә чүпне аралый, чүп тулы бәйләнгән пакетларны ерта. Шулай тасмадагы калдыклар туфрактан, яфраклардан арына. Плас­тик шешәләр, картон, металл, пыяланы аерым җыялар. Калдыкларны ваклаучы махсус барабанлы, металлны аралый торган магнитлы секция дә бар. Завод 12 сәгатькә 550 тонна чүп эшкәртә ала.

Остарып беткән эшчеләрне күзәтәм. Араларында яшьләр дә, өлкәннәр дә бар.
- Беренче карашка, монда ничек эшләсәң, шулай ярый дип уйлыйлардыр. Әмма эшчеләргә аерым таләпләр бар. Эшкә алганда, кешенең сәламәтлегенә игътибар бирәбез, махсус медицина тикшерүе узарга кирәк. Үзебезнең табибыбыз бар, ул көн саен предприятиегә эшчеләрне тикшереп кертә, спиртлы эчемлекләр кулланып килү катгый тые­ла, - ди Торак-коммуналь хуҗалыгы предприятиесенең эксплуатация буенча директоры Евгений Туз.
Чүпне аралаучылар уникешәр сәгать эшли. Хезмәт хакы эш кү­ләменә карап түләнә, аена уртача 20-25 мең сумнар чыга, диделәр. Юл бәясе түләнә, бушлай әбәт каралган. Без дә ашханәдәге меню белән танышып чыктык. Бирегә әзер ризык китерәләр. Без барган көнне «Мимоза» салаты, кәтлит белән дөге, борчак ашы, сөт биргәннәр.

Ни хикмәт, чүп оясында казынсалар да, эшчеләр зарланмый. Араларында хәтта кайчандыр модель булып эшләгән кызлар да бар, имеш. Кайберләре биредә 6-7 ел эшлиләр. Васильево, Яшел Үзән шәһәреннән килеп эшләүчеләр дә җитәрлек. Рита заводта 2010 елдан бирле чүп аралый.
- Элеккеге эш урыным ябылгач, бирегә килдем. Махсус кием-салым бирәләр, ашаталар, юлда йөргән өчен түләнә, хезмәт хакы да канәгатьләндерә. Искә дә ияләштем инде, бер күнеп китсәң, авыр түгел, - ди ул.
Эшчеләрнең кулларын пакеттагы төрле очлы әйберләр җәрәхәтләргә мөмкин, шуңа махсус калын тышлы пирчәткәләр, калын табанлы аяк киемнәре бирелә. Барысы да авызын маска белән каплый.

Чәшке тун, 100 мең акча...

Чүп-чар арасыннан кешеләрнең еш кына пас­порт­лары, төрле документлар, ачкычлар табыла икән. Берсендә эшчеләр 100 мең сум акчага юлыкканнар. Аны үзара тигез бүлешкәннәр. Күңелсез хәлләр дә булгалый. Моннан ике ел элек яңа туган бала мәете килеп чыккан.
- Мондый гадәттән тыш хәлләр вакытында, конвейерны сүндереп, тикшерүчеләрнең килгәнен көтәргә туры килә, - ди Евгений Туз.
Шөкер, андый хәлләрнең күптән булганы юк. Чүплеккә югалткан әйберләрен табып бирүне сорап килүчеләр дә бар, ди. Берсендә бер ир-ат чәшке тун эзләп килгән. Хатыны тунны чистарттырырга дип әзерләп, пакетка салып куйган булган. Ире исә аны чүп пакеты дип белеп, контейнерга ташлаган.
- Тик меңләгән пакет арасыннан ул тунны каян табасың? Табылган очракта да, киярлек буламы әле ул? Завод буйлап экскурсия үткәргәннән соң, үзе дә салам кибәненнән инә эзләү мөмкин түгел икәнен аңлады инде, - ди биредәгеләр.

Икенчел чимал буларак төрле предприятиеләргә сатыла торган тыгызланган чүп әрдәнәләп өелеп тора. Менә төсе буенча аерым пресс­ланган пластик шешәләр. Баксаң, буялмаган үтә күренмәле шешәләр кыйммәтрәк бәяләнә икән. Картоннар, газеталар да шактый табыш китерә. Ә буяулы, ялтыравык журналлар, кыштырдамый торган стрейч-пакетларны сорау­чылар юк диярлек. Пыяла белән дә әллә ни акча эшләп булмый ди. Якын-тирәдә пыяла эшкәртү заводлары юк. Кавказдагы бер оешмага тәкъдим итеп караганнар, табыш юл чыгымнарын капларга чак җиткән.
- Чүп-чарның 100 проценты да эшкәртелә дигән сүз - әкият. Массасы буенча исәпләсәң, барлык калдыкларның бары 15 проценты гына икенчел чимал ясауга китә, - ди Евгений Туз.
Эшкәртелгән чүп-чардан төрле төзелеш материаллары, сувенирлар, көрәкләр, себеркеләр ясыйлар. Калганын махсус полигонга илтеп күмәләр. Казан Башкарма комитетының торак фондын төзекләндерү һәм санитар карап тоту бүлеге җитәкчесе Станислав Фадеев әйтүенчә, шәһәрдә Химическая урамында бер полигон урнашкан. Самосырово чүплеге хәзер ябык, күптән көтелгән Европа стандартлары буенча төзелгән «Көнчыгыш» полигоны декабрьдә ачылыр дип көтелә. Чүп арасына куеп калдырыла торган махсус пленка - калдыклар бүлеп чыгарган зарарлы матдәләр туфракка зыян салмасын өчен экологик яктан куркынычсызлыкны тәэмин итәчәк, ди.

Үзебезнең чүп үзебезгә кирәк

Мэрия ярдәме белән оештырылган экскурсия кысаларында, «ШК» журналистларын икенчел чимал эшкәртү белән шөгыльләнгән тагын бер зур оешма - «Чиста мохит» җәмгыятенә дә алып бардылар. Казан буенча әлеге җәмгыятьнең чүп кабул итә торган дүрт павильон-пункты урнашкан. Павильонга шәһәр халкы кәгазь, картон, шешәләр, пленка, полиэтилен торбалар һәм башка чүп алып килә. Кабул итеп алучы боларның барысын үлчи һәм шунда ук исәп-хисап ясый. Иң кыйммәтле чүп - аллюминийдан ясалган банкалар, аның бер килограммы 35 сум тора.

- Быел Казан халкыннан дүрт пунктта 700 тонна чүп җыйдык, кешеләргә 4 миллион сумнан артыграк акча түләдек, - ди «Чиста мохит» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Зәринә Нау­мова.
Павильоннарда чүпне тыгызлый торган пресс та урнаштырылган.
Әлеге пунктлардан тыш шәһәрдә 46 урында пластик шешәләр, шампунь савытлары, канистрлар җыела торган челтәрсыман контейнерлар куелган. «Кешеләр акрынлап чүп җыю культурасына өйрәнә бара», - ди Зәринә Наумова. Шулай да пластик шешәләр янына көнбагыш маеннан бушаган савытларны, кәгазь, пакетларны да аткалыйлар икән. Контейнерның берсе 12 мең сум тора. Ни хикмәт, читлеккә охшаган бу чүплек савытларын урлап китүчеләр дә булган. Эчендәге шешәләрне алып, пункт­ларга акчага тапшыручылар да очрый, ди. Ел азагына кадәр Казанда мондый контейнерлар санын 100гә җиткерергә җыеналар. Кайбер ишегалларында әле яңа гына калдыклар аерым җые­ла торган контейнерлар куя башлаганнар. Чит илләр тәҗрибәсе күрсәткәнчә, чүп-чарны шундый технология буенча эшкәртү икътисади һәм экологик яктан файдалы икән. 150 килодан артык чүп җыелган очракта, «Чиста мохит» җәмгыяте хезмәткәрләре үзләре дә килеп төяп китә.
- Икенчел чималны Татарстаннан читтә сораучылар да күп, шулай да эшкәртелгән чүпне үзебезнең республика чигеннән чыгармаска тырышабыз, -ди Зәринә Наумова.
Мусин урамындагы икенчел чимал тапшыру пункты янында пла­стик шешәләр аралап торган бер әбигә күзем төште. Зифа апага 65 яшь икән. «Пенсия акчам җитмәгәч, менә шулай шешә тапшырам инде, кызым, - диде ул. Өч оныгым бар. Шулар диеп яшим. Көненә 120 сум тирәсе акча эшлим, акмаса да тама».
Чүп эшкәртү заводына барып җиткәнче, калдыкларны ишегалларындагы контейнерларда ук аралаучылар бар. Беренче карашка җирәнгеч тоелса да, тырышкан кеше чүптән дә акча эшли ала, дияргә була андыйлар турында. Декабристлар урамындагы чүплектә казынучы абзыйлар әйтүенчә, Казанда Алик исемле берәү бер ел эчендә чүп, металл тапшырып, үзенә «Рено» машинасы да алган, имеш.

Авылларда ничек?

Татарстан районнарына килгәндә, чүпне эшкәртүдән биг­рәк, аны җыю урыннары булдыру проблема булып кала бирә. Чүп җыю контейнерлары күп авыллар өчен ят нәрсә. Гадәттә, авыл халкы ризык калдыкларын мал-туарына бирә, кием-салым чормада урын ала, ә калган калдыкларны яндыра, җиргә күмә йә авыл читендәге берәр чокырга алып барып түгә. Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының матбугат үзәге җитәкчесе Гөлназ Миңнеханова әйтүенчә, каты көнкүреш калдыкларын эшкәртүгә кагылышлы законнар җыелмасы тулысынча эшләнеп җитмәгәнгә, бу өлкәдә тоткарлыклар булган. Хәзер закон актлары кабул ителгән, әлеге тармакта хокукый-норматив нигезләр федераль дәрәҗәдә хәл ителгән. Кыскасы, алдагы 2-3 елда калдыкларны эшкәртү эше дә җайга салыныр сыман.
Татарстанда 53 муниципаль полигон исәпләнә. Районнарда да калдыкларны күмүдән бигрәк, аларны икенчел чимал буларак куллануга басым ясыйлар. Шул уңайдан, республикада калдыкларны эшкәртүнең территориаль схемасы кабул ителгән. Әлеге яңа төр программа кысаларында экологик технопарклар төзү, чүп-чарны төренә карап аерып җыя торган контейнерлар урнаштыру күздә тотыла. Сүз уңаеннан, кайбер районнарда макулатураны, шешәләрне аерым җыя торган чүп савытлары куелган инде. Шулай ук куркыныч тудыра торган терекөмеш булган градусник, лампочка, батареяларны ташлар өчен махсус чүп савытлары да бар. Әлегә чүпне эшкәртеп, аерып җыя торган полигоннар республикада бишәү генә: аның икесе Казанда, тагын икесе Чаллыда урнашкан, берсе Кама Аланында эшли. Территориаль схема нигезендә калдыкларны эшкәртү механизмы тулы көченә эшли башлагач, чүп-чарны күчереп төяү белән шөгыльләнгән муниципаль ара биш пункт булдырыр­га җыеналар.
Шушы көннәрдә генә Казан дәүләт энергетика университетында Vomm Италия компаниясе калдыкларны тулы циклда эшкәртү буенча мобиль җайланма тәкъдим итте. Бу технология ярдәмендә эшкәртелгәндә, калдыклар җылылык яки электр энергиясенә әйләнә. Бу җайланма белән Татарстан да кызыксынган. Кем белә, бәлки киләчәктә чүпне акчага гына түгел, электр энергия­сенә дә әйләндерә башларбыз.

Чүп-чар чыгаруга, «икенчел чималны эшкәртүгә кагылышлы сораулар туса, 88007005889 номеры буенча «Чиста мохит» җәмгыятенең «кайнар элемтә» телефонына шалтыратырга була.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

ФОТОРЕПОРТАЖ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading