16+

Казан дини кинолар фестиваленә әзерләнә

Казан чираттагы фестивальгә әзерләнә. Бу юлы мәркәзебез Бөтенроссия "Кеше һәм иман" телерадиопрограммалар һәм телевизион фильмнар фестивален кабул итә.

Казан дини кинолар фестиваленә әзерләнә

Казан чираттагы фестивальгә әзерләнә. Бу юлы мәркәзебез Бөтенроссия "Кеше һәм иман" телерадиопрограммалар һәм телевизион фильмнар фестивален кабул итә.

Казанның фестивальне үткәрү урыны буларак сайлануы очраклы түгел, чөнки Татарстан башкаласы - барлык конфессияләр вәкилләре тыныч һәм тату, үзара аңлашып яши торган шәһәр. Хезмәттәшләребезгә республикабызны, башкалабызны күрсәтергә телибез, - дип белдерде "Татарстан" дәүләт телерадиокомпаниясе директоры Фирдүс Гыймалтдинов.

Фестивальнең нигезен дин, иман, рухи кыйммәтләр, әхлак мәсьәләләрен күтәргән теле- һәм радиотапшырулар, репортаж, сюжет һәм фильмнар тәшкил итә. Хезмәтләрдә сүз ислам, православие, католицизм, иудаизм, буддизм, шаманизм турында бара. Аларның күпчелеге диннәр яңарышына багышланган. Узган ел ул беренче тапкыр Төмән өлкәсенең Тобольск шәһәрендә үткәрелде. Хәзер исә ел саен ул төрле шәһәрләр буенча күчеп йөриячәк.

Фестиваль кунаклары Казанга 7-9 октябрь көннәрендә килә. Татарстан башкаласыннан кала аларга Зөя шәһәр-утраучыгына һәм Болгар шәһәренә экскурция уздырачаклар.

Быел жюри әгъзалары Россиянең 60 төбәгеннән 200гә якын эш кабул иткән. Иң яңшы дип табылган фильмнарны 12 номинация буенча бәялиләр. Фестиваль фильмнары арасында татар телендәгесен дә очратып була. Андый фильмнар Татарстанның үзеннән түгел, ә Төмән белән Ижау шәһәреннән килгән. Әлмәт, Буа, Казан шәһәрләреннән килгән конкурсантлар Бөтенроссия фестивале өчен 6 хезмәт әзерләгән. Жюри аларны югары бәяләгән.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading