16+

«Казан Экспо»да беренче ярышлар башланды

14 ноябрь-7 декабрь аралыгында «Яшь профессионаллар» («WorldSkills Russia») чемпионатының төбәк этабы уза. Чемпионатның әлеге этабында җиңүче яшь белгечләр Татарстан данын Россия күләмендә яклаячак.

«Казан Экспо»да беренче ярышлар башланды

14 ноябрь-7 декабрь аралыгында «Яшь профессионаллар» («WorldSkills Russia») чемпионатының төбәк этабы уза. Чемпионатның әлеге этабында җиңүче яшь белгечләр Татарстан данын Россия күләмендә яклаячак.

«WorldSkills» чемпионаты беренче тапкыр әле яңа төзелгән «Казан Экспо» халыкара күргәзмә мәйданында үткәрелә. Биредә хезмәт күрсәтү һәм сәнәгать юнәлешендәге ярышлар уза. Төзелеш өлкәсендәге ярышлар – Казан төзелеш көллияте, IT блог – Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы, хезмәт күрсәтү өлкәсе – Халыкара сервис көллияте, педагогия юнәлеше буенча ярышлар Казан педагогия көллиятендә узачак. Быел чемпионатта яшьләр үзләрен 83 компетенция – белгечлек буенча сынаячак.

«WorldSkills International» башкарма директоры Дэвид Хоуи да «Казан Экспо» эшчәнлеге белән танышты. Аның фикеренчә, «Казан Экспо» инде дөньякүләм дәрәҗәдәге комплекска әверелгән.

– Без кичә әлеге объектны карап чыктык. Биредәге үзгәрешләр безне хәйран калдырды. Бу, чыннан да, дөнья дәрәҗәсендәге корылма. Казанда Дөнья чемпионаты әле 2019 елда гына була, ә стадион инде логистика һәм технологик яктан тулысынча әзер. Биредәге эшләр графиктан алда бара. Бу безне сөендерә, әлбәттә. Әлеге мәйданчыкны төзүдә катнашкан һәр эшче республика үсешенә өлеш керттем дип горурлана ала, – ди Дэвид Хоуи. 
Мамадыш районы Иске Завод авылы егете Илназ Котдусов йөк машинасын күзен йомган килеш тә сүтеп җыя ала. Аның әтисе дә 20 елга якын шофер булып эшләгән. Егет әтисе эзеннән киткән. 

– Әлегә ремонт эшләрендә генә катнашабыз. Руль артына утырырга рөхсәт юк, әле 18 яшь тулмаган. Безнең көллият укучыларына бушлай йөк машинасы йөртү таныклыгы алу мөмкинлеге бар. Киләчәктә үземә йөк машинасы аласым килә. «WorldSkills»та алган белемнәрем машинам ватыла калса аны үзлегемнән төзекләндерергә ярдәм итәр дип уйлыйм. Акча туздырып, автосервиска барып йөрисе булмый инде. Безнең компетенция буенча алдынгы булып Чаллы тора. Алар бит «Камаз»ларны үзләрендә генә ясый. Без дә алардан калышмаска тырышабыз. Чемпионат ярышып эшләргә, иң яхшы нәтиҗәләргә ирешергә стимул булып тора, – ди Мамадышның политехника көллияте студенты Илназ.

Кем өчендер фотога төшерү сәнгатьнең бер төре булып тора. Ә «WorldSkills» чемпионатында ул – эшче һөнәренең берсе. «Казан Экспо» мәйданында фотографлар чемпионат барышын төшерә, алар үзара шулай ярыша. Казанның 41нче көллияте студенты Эвелина Ибраһимова әле ярты ел гына фото сәнгате белән шөгыльләнә. Шуңа да карамастан инде «Vogue» журналына фэшн стилендә фотосурәтләр ясарга хыяллана.

– Бер яктан фотоларның тере, характерны ачып бирә торган булуы шарт. Икенче яктан, фото сәнгатенең бөтен техник нечкәлекләре үтәлгән булырга тиеш. Безгә кыска гына вакыт эчендә бик күп эш башкарырга туры килә, ләкин бу минем хыялыма бер адым, – ди Эвелина. 

Мәктәп укучылары да биредә үз һөнәри осталыкларын күрсәтә ала. «WorldSkills»ның юниорлар этабында 53 компетенция катнаша.
Азнакай егете Ислам Ибәтуллин белән Казан укучысы Кәрим Хафизов «Казан Экспо» коридорлары буйлап бик дус йөрсәләр дә, чемпионат мәйданында чып-чын көндәшләр икән. Алар икесе дә юниорлар арасында узган «Прототепирование» компетенциясе буенча көч сынаша.

– Миңа элек тә информатика кызык иде. Мин укыган гимназиягә 3D принтер алып кайткач, әлеге юнәлеш буенча түгәрәккә йөри башладым. Узган елны «WorldSkills»ның барлык этапларында булдым, ләкин Сахалинга кадәр (Россия чемпионаты) барып җитә алмадым, – ди Ислам. 
Кәрим дә чемпионатта үз көчен сынаган булган инде.

– 3D принтерлар – безнең киләчәк. Инде хәзер аны предприятиеләрдә, заводларда кулланалар, көнкүрештә кирәк булган төрле детальләр ясыйлар. Киләчәктә ул медицинада да актив кулланылачак дип уйлыйм. Принтер аша эксперимент рәвешендә йөрәк клапаннары чыгара башладылар инде, – ди егетләр. 

Мәктәпне тәмамлагач, алар икесе дә IT юнәлешендә белем алырга җыена. Сүз уңаеннан, бу компетенциядә Татарстан – беренчелектә.
Чемпионат барышы белән теләгән һәркем таныша ала. Эретеп ябыштыручы, автомобиль буяучы, интерьер дизайнеры кебек һөнәрләрдә үзен сынап карыйсы килгәннәр өчен «Try a skill» мәйданчыгы эшли. Мәктәп укучылары, урта һөнәри белем алучы студентлар да – чемпионатның даими кунагы. 


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading