Шәһри Казан

Казан – төрки мәдәният башкаласы

2014 елда Казанны төрки дөньяның мәдәни башкаласы итеп игълан итү турында Президент Рөстәм Миңнеханов 2012 елда Төркиягә сәфәре вакытында сүз кузгаткан иде. Татарстанда бу вакыйгага 2013 елдан ук әзерлек эшләре башланды. Әлеге чараның рәсми ачылышына чит илләрдән дә кунаклар килде.

Реклама

ТӨРЕКСОЙның генераль секретаре Дюсен Касеинов тарихчы, сәясәтче, Мәрҗани исемендәге тарих институты директоры Рафаэль Хәкимовка, дирижер Ренат Салаватовка, Казан дәүләт консерваториясе директоры Рубин Абдуллинга, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе Айрат Хаметовка, дәүләт фольклор ансамбле сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахмановка ТӨРЕКСОЙның юбилей медальләрен тапшырды. Җырчы Регина Вәлиева Рәхмәт хатына ия булды. ТР Композиторлар берлеге рәисе Рәшит Кәлимуллин казах композиторы Мукан Тулебаев медале белән бүләкләнде.
Төркиянең мәдәният һәм туристлык буенча Вице-министры Озгюр Озаслан: «Безнең максат - мәдәният өлкәсендә дәүләтләрне берләштерү. Без күп чараларны төрки илләрнең артистлары катнашында үткәрдек. Сезгә дә ярдәм итәргә әзербез», - дип белдерде. Кунаклар арасында алты төрки илнең министры бар иде. Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин республикабызның мәдәни тормышы белән таныштырып узды.
Кырым республикасының мәдәният министры Арина Новосельская үзләренең Россиягә кушылу шатлыгы белән дә уртаклашты. 3 майда үзләрендә Сабан туе бәйрәме узачагын да игълан итте. Соңыннан Татарстан һәм Кырым мәдәният министрлары ике арадагы мәдәни хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куйдылар.
26 апрельдә кичен М.Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет академия театрында узган тантана ТР Премьер-министры Илдар Халиков тәбрикләве белән ачылды. Бәйрәм сәхнәсен Кырым, Төркия, Төрекмәнстан һәм башка илләрнең сәхнә осталары бизәде. Режиссура һәм башкару осталыгы ягыннан да теләсә кемне сокландырырлык чара булды ул.
«Казан - төрки мәдәният башкаласы» дигән проект кысаларында, 13-15 майда КФУда «Мәхмәт Акиф Эрсой һәм Габдулла Тукай» дигән Халыкара симпозиум үткәреләчәк. Көз аенда «Төрки дөнья» дигән музыкаль фестиваль һәм башка мәдәни чаралар оештыру күздә тотыла.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: