16+

Казан туристлар башкаласына әйләнерме?

Шәһәр башкарма комитетының тышкы элемтәләр һәм туристлык комитеты рәисе Иван Кадошников сөйләгәнчә, Универсиада кунакчыллыкка һәм күпсанлы кунаклар кабул итүгә җитди сынау булган.

Казан туристлар башкаласына әйләнерме?

Шәһәр башкарма комитетының тышкы элемтәләр һәм туристлык комитеты рәисе Иван Кадошников сөйләгәнчә, Универсиада кунакчыллыкка һәм күпсанлы кунаклар кабул итүгә җитди сынау булган.

Уеннарны ачу көнендә 6 июльдә кунакханәләрнең барысы да шыплап тулган. Казанда хәзер 104 кунакханә эшли, алар 5 мең 365 номерга исәпләнгән. Тагын 6 кунакханә файдалануга тапшыру алдында. «Туристлар арасында Казан Кремле аеруча мәшһүр. Универсиада көннәрендә Кремльдә инде 80 меңнән артык турист булды. Кунаклар шулай ук сәүдә-күңел ачу комплексларында да күп була», - диде Иван Кадошников.
Казанда 5 июльдән Иске Татар бистәсе - Казан Кремле - Әдәби-музей кварталы - Казансу буе - Ирек мәйданы - Бауман урамы юнәлешендә ике катлы автобусларда туристлык маршруты ачылды. «Даблдекерларда көн саен 400 кеше сәяхәт ясый. Ике катлы автобуслар казанлылар һәм кунаклар күңеленә хуш килде», - диде Иван Кадошников.
Бу нисбәттән, мэр да үз фикерен әйтеп алды. «Проектны гамәлгә куйганда City Sighseeing компаниясе вәкилләре, маршрутта йөрергә теләүчеләр булырмы икән, дип борчылганнар иде. Ихтыяҗ зур, шунлыктан даблдекерлар Универсиада беткәннән соң да Казанда калачак. Туристлык күтәрелештә дип тынычланырга ярамый, чөнки бу әле күбрәк Универсиада шаукымына бәйле. Универсиада бишегендә тирбәлеп, туристлыкны үстерү юнәлешендәге эшчәнлекне киметмәскә кирәк», - диде Илсур Метшин.
Татарстанга узган ел туристлык индустриясе 6,9 миллиард сумга якын табыш китергән. Казанга быел 2 миллион 300 мең турист һәм экскурсант килеп китәр дип фаразланыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading