16+

Казан укучылары алман пианиносында уйнар

Җәйге каникулның санаулы гына көннәре калып килә. Мәктәпләр чын-чынлап Белем көненә әзерләнә. Төзүчеләр дә, төзәтүчеләр дә, укытучылар да кулга-кул тотынып, бер максатка эшли. Мәктәпләргә керүгә буяу, измә исе аңкып тора.

Казан укучылары алман пианиносында уйнар

Җәйге каникулның санаулы гына көннәре калып килә. Мәктәпләр чын-чынлап Белем көненә әзерләнә. Төзүчеләр дә, төзәтүчеләр дә, укытучылар да кулга-кул тотынып, бер максатка эшли. Мәктәпләргә керүгә буяу, измә исе аңкып тора.

- Безнең гимназиябездә 2012 елда капиталь төзекләндерү булган иде. Ул чакта эш бик күп булды: тәрәзә-ишекләрне дә, түбәне дә, җылыту системасын да алмаштырдылар. Быел исә чираттагы төзекләндерү эше генә үткәрдек. Бер дә пумала тидермичә генә булмый - 9 ай буе балаларга хезмәт күрсәткән сыйныф бүлмәләре, коридорлар бит инде алар, - ди Казан шәһәренең Абдулла Алиш исемендәге 20нче татар гимназиясе директоры Рәхимә Арысланова. - Ә менә районыбызның 47нче мәктәбендә капиталь төзекләндерү бара. Эшләре күп булса да, мәктәпләре ялт итеп калачак, үзенә тартып торачак.

Төп уку йортлары гына түгел, балаларны матурлык дөньясына алып керүче музыка, сәнгать мәктәпләрендә дә яңа уку елына әзерлек тулы куәтенә бара. Башкалабызның Шаляпин урамы, 43 йортта урнашкан 5нче балалар музыка мәктәбендәге капиталь төзекләндерү эшләре белән танышырга шәһәр башлыгы Илсур Метшин үзе килде.

- Мондагы шикелле профессиональ якын килүне мин бары тик ике урында: беренче тапкыр Будапешт консерваториясендә, икенче тапкыр Мариин театрында гына күрдем. Сез мине сөендердегез, - диде ул, эшкә тотынганчы Европа осталарының тәҗрибәсен өйрәнгән төзүчеләрнең хезмәтен югары бәяләп.

Әлеге мәктәпне төзекләндерү өчен уникаль проект сайланган. Актлар залы акустика законнарын истә тотып эшләнә, тавыш үткәрми торган ишекләр һәм махсус җиһаз булачак, күп кенә яңа уен кораллары да кайтачак. Яңа уку елыннан башлап әлеге мәктәптә орган һәм театр бүлеге ачылачак. Холлга актлар залында барган тамашаны күрсәтүче монитор куелачак. Ә бер сыйныф бүлмәсенә тиздән атаклы алман фирмасы «Бехштейн» пианиносы урнашачак. Төзекләндерү башланганда диварларыннан башка берние дә булмаган актлар залында тавышның ишетелүе соңгысында да беренче рәтләрдәге шикелле үк булачак.

Әлеге музыка мәктәбендә 500гә якын бала музыка серләренә төшенә. Быелдан башлап Казанда беренче тапкыр биредә органда уйнарга да өйрәтәчәкләр.

- Мин телсез калдым, - ди, төзекләндерү эшләрен карап йөргән мэр. - Түземсезләнеп, ачылышын көтәм.

Әлеге музыка мәктәбе өчен балалары биредә укучы әти-әниләр дә сөенеп туймый торгандыр. Үземнең дә балаларым белән анда узган конкурс-бәйгеләрдә берничә тапкыр булганым бар иде. «Тере чишмә» дигән Халыкара бәйге вакытында бу уку йортының шушындый хәрабә хәлендә булуыннан оялган да идем. Димәк, моннан соң хәл тамырдан үзгәрәчәк. Күңелләренә матурлык орлык­лары салырга җыенган малай-кызларны, чын мәгъ­нәсендә, затлы сәнгать сарае көтәчәк.

Фото: kzn.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading