16+

Казан WorldSkills III илкүләм һөнәри осталык чемпионаты финалына әзерләнә

Финалистлар 57 компетенция буенча осталыкларын күрсәтәчәк.

Казан WorldSkills III илкүләм һөнәри осталык чемпионаты финалына әзерләнә

Финалистлар 57 компетенция буенча осталыкларын күрсәтәчәк.

19-23 май көннәрендә "Казан ярминкәсе" күргәзмәләр үзәгендә WorldSkills стандартлары буенча III илкүләм һөнәри осталык чемпионаты финалы узачак. WorldSkills чемпионатының ярымфиналлары артта калды, анда Россиянең төрле төбәкләреннән күп санлы катнашучылар җәлеп ителде. Һәр федераль округта җиңүчеләр билгеләнеп, илкүләм финалда катнашу өчен командалар формалашты.

WorldSkills чемпионатында һөнәри белем бирү учреждениеләреннән һәм югары уку йортларыннан 18 яшьтән алып 25 яшькә кадәр иң яхшы эшче һөнәр вәкилләре катнаша. Казанда узачак финал өлешендә исә, эшче белгечлек остасы исеменә Россиянең 40 лап төбәгеннән 515 катнашучы дәгъва кылачак. Алар арасында Беларусь, Казакстаннан да катнашучылар бар. Конкурстан тыш, Марокко һәм Финляндиядән килгән вәкилләр дә тәҗрибә уртаклашачак, осталыкларын күрсәтәчәк. Катнашучыларның биштән бер өлеше татарстанлылар. Финалистлар Универсиада авылында яшиячәк.

- Чемпионат финалистлары үз осталыгын күрсәтәчәк һөнәрләр саны 55 кә кадәр артты. Моннан тыш, тагын 2 компетенцияне Татарстан республикасы тәкъдим итә. Аларны да кушып, компетенцияләр саны 57не тәшкил итә. 7 компетенция буенча конкурс сынаулары ачык һавада узачак. Шул ачык мәйданчыкларның берсендә таш кыя куелачак, кыяга менәргә өйрәтүче инструкторлар осталыгына бәя биреләчәк, - ди Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Һөнәри белем бирү идарәсе башлыгы Тимерхан Алишев.

Ярышлар "Казан ярминкәсе" күргәзмәләр залында узачак. Анда әзерләнү эшләре инде 8 майда ук башланган. Пешекче-кондитер компетенциясенә килгәндә, конкурсантлар татар милли ашы булган гөбәдия пешерүдә дә осталыкларын күрсәтәчәкләр.

Чәчтараш сәнгатендә көч сынашачак финалистлар өчен Кытайдан чын чәчле махсус 50 "баш" - маникен кайтартылган. Сүз уңаеннан, аларның бәясе 2 миллион сумга төшкән, ди. Катнашучылар әлеге "башларда" өч төрле прическа ясап күрсәтергә тиеш булачак.

Быел барлыкка килгән яңа компетенцияләр - мич салучы, түбә ябучы, буяучы, ландшафт дизайнеры, авиация техникасына хезмәт күрсәтү һәм башка юнәлешләр. Иң күп катнашучы эретеп ябыштыру белгечлегендә икән - барлыгы 18 вәкил ярышырга теләк белдергән.

Быелгы чемпионатның тагын бер яңалыгы - беренче тапкыр 6-9 нчы сыйныф укучылары арасында Junior Skills стандартлары буенча ярышлар узачак. 100 яшүсмер һәм 14 эксперт киләчәк.

Чемпионат финалы ярышларын карарга Татарстанның муниципаль районнарыннан да укучылар чакырылган. Гомумән, теләгән һәр кеше әлеге чараны күзәтә алачак.

Казанда узачак финал нәтиҗәләре буенча, Россиянең дөньякүләм чемпионатта катнашачак җыелма командасы составы билгеләнәчәк. Ә WorldSkills Competition дөнья чемпионаты 11-16 нчы августта Бразилиянең Сан-Паулу шәһәрендә үтәчәк.

Фото: www.protatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading