Шәһри Казан

Казан юлларында туган уйлар

Тиздән таксистларга кырыс кануннар керәчәк... Теркәлмичә генә кеше ташып йөргән өчен зур штрафлар белән куркыталар. Әмма кешеләр бу канунны читләтеп уза бирә. Башкала урамнарында кул күтәреп торучылар һаман кимеми. Үзем дә машина алганчы шулай еш кына кул күтәреп торучыларның берсе идем. Такси чакырырга күнекмәгән. Хәзер исә тәрәзәнең эчке ягыннан гына...

Ата-ана фатихасын алмасаң...
Шулай бервакыт Лилия исемле бер ханымны утыртып барырга туры килде. Ярты юлны рус телендә сөйләшеп баргач, татарча да яхшы гына сукалавы ачыкланды ханымның. Бала тапкан да, хәзер эшкә чыгарга мәҗбүр булган. Бер затлы кибеттә сатучы булып эшли икән. Эше буенча укырга җибәргәннәр үзен. Анысы Казансуның икенче ягында. Шунда барышы икән. Нигәдер иренә карата ризасызлык белдерә бу. Сәбәбе - ире акчаны күбрәк үзенә тота икән. Бала турында артык кайгыртмый ди... Мин инде көчле затлар вәкиле буларак, әлбәттә, ир кешене якларга маташам. «Сезгә генә шулай тоеладыр. Тырышадыр инде ул да...» - дип куям.
Лилия рус егетенә кияүгә чыккан икән. Каенанасы белән дә әйбәт мөнәсәбәттә. Туебызга әнием ризалыгын бирмәде, бөтен авырлыкларым шуннандыр инде, ди ул.

Татар дисәң - шәмаиле юк, мөслимә дисәң - яулыгы...
Иртүк торып Яшел Үзәннән Ислам университетына барышым. Казанга кергәч, юл уңаенда өч кешене утырттым. Татар икәнлекләре йөзләренә үк язылган булса да, нигәдер минем белән гел русча сөйләшәләр. Үзем башлап татарчага күчкәч, шаккатты болар:
- Синең машинаңда шәмаил эленмәгән бит, - ди өлкән яшьтәге ханым.
- Менә бит Коръән китабы тора, - минәйтәм.
Ике пассажирымны төшергәч, арткы урындыкта яшь туташ кына утырып калды. Казан кызы икән, ә татарча шундый матур сөйләшә.
Сез әллә намаз укыйсызмы? - ди бу берзаман.
Нигә алай дип уйлыйсыз? - дим, гаҗәпләнеп.
- Сез бик итагатьле, - ди кызый. - Үзем дә намаз укыйм. Иптәш кызларым да. Алар кияүгә чыгып беттеләр инде...
- Сезгә дә яхшы кияү эләгер әле, иншалла, - дидем мин саубуллашканда. Үзе яулык бәйләп йөрмәгәч, аның биш вакыт намаз укуын мөселман егетләре каян белсен ди инде! Хәер, яулык бәйләгән кызларның барысы да биш вакыт намаз укый дип әйтеп булмый бит әле...

Йә булмаса үзем үзгәрәм...
Бу кеше каплаган да салган рус егете иде. Машинама утырды да ерак түгел генә бер банкка илтеп куюымны сорады. Киттек моның белән. Яңа танышым сүзчән булып чыкты.
- Соңга калмыйсызмы? - дип сорыйм тегеннән, алда хасил булган бөкегә ишарәләп.
- Юк, - ди бу.
- Соңга калсагыз, әйтегез, бераз кагыйдә бозып булса да тизрәк илтеп җиткерермен.
- Кагыйдә бозарга кирәкми. Хәзер штрафлар да бик кыйммәт. - Банкта эшләгән кеше акчаның кадерен белә шул. - Аннары әгәр дә соңга калам икән, моннан сабак алырга һәм йокыдан биш минутка иртәрәк торырга кирәк.
Күп вакыт үзебез дә, берәр җиргә соңга калсак, йә автобусны, йә бөкене гаеплибез. Ә бит дөрес әйтә «банкир»: иң әүвәл үзеңә үзгәрергә кирәк.

Үз ризыгыбызны үзебез кисмик
Икенче бер пассажирым белән бөке хасил итүче сәбәпләрне эзләп утырабыз. Мин юлларны төзәтәләр бит әнә, дим. Пассажирым исә юллар җимерелүнең кемнәргәдер файдалы икәненә ишарә ясый:
- Әгәр алай булмаса, җимерелми торган юллар салырлар иде.
Чыннан да, Германиядә салынган юлны кабул итүчеләр әнә машинага бер чәркә су тутырып куя икән. Хәрәкәт вакытында су түгелсә, асфальт начар салынган, дип, аны кабат эшләтәләр ди. Немец малайлары да, ничектер Кама Тамагына ял итәргә килгәч, ә монда кайчан юл башлана, дип сорап утырганнар, дигән бер мәзәк хәлне дә хәтерлим әле мин. Ә бит юкса ул якларда йөргәнем бар, безнең өчен камиллек үрнәге булырлык юллар инде ул Казан - Кама Тамагы трассасы.
Яңа танышым исә тагын бер мәгълүмат җиткерә. Гомер-гомергә юләрләр һәм юллар проблемасы белән дан тоткан илебез галимнәре йөз елга гарантия бирә торган асфальт уйлап тапканнар. Үз илебез компанияләренең берсе дә бу патентны сатып алырга теләмәгән. Аптырагач, Италия оешмаларына да мөрәҗәгать итеп караганнар безнең танылмаган талантлар. Аларның сүзләре бер булган: «Үз ризыгыбызны үзебез кисмибез», - дип җавап биргәннәр, имеш.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: