16+

Казанда – бәби-бум

Казанда Мария Степановна белән Николай Иванович Рудневлар бергә инде 70 ел тату-матур гомер кичерәләр. Бу - шәһәребездәге гаиләләр арасында үзенчәлекле бер рекорд.

Казанда – бәби-бум

Казанда Мария Степановна белән Николай Иванович Рудневлар бергә инде 70 ел тату-матур гомер кичерәләр. Бу - шәһәребездәге гаиләләр арасында үзенчәлекле бер рекорд.

«Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шәһәрнең ЗАГС идарәсе җитәкчесе Альбина Шәвәлиева: «Без никахлар теркәү белән генә чикләнмибез, әнә шундый үрнәк парларны «Казан» гаилә үзәгенә чакырып, аларны тантаналы шартларда тәбриклибез», - диде.
Узган ел башкалада 21 мең 533 бала туган. Аларның 11043е - малайлар, 10490ы - кызлар. «Миллионлы шәһәрләр арасында Казан, бала туу күрсәткече буенча, Уфа, Самара, Түбән Новгород, Пермьнән алда», - диде Альбина Рафаил кызы. 2013 елда 12 мең 825 никах теркәлгән. Гаилә коручыларның 60 проценты бер милләттәгеләр, катнаш никахлар - 40, ә чит илләр гражданнары белән гаилә кору 3 процент тирәсендә. Альбина Шәвәлиева әйтүенчә, аерылышулар күбрәк 5 елга кадәрге гаиләләрдә күзәтелә. Узган ел 5291 пар үзләренең никахларын өзгән. «Казанда аерылышулар 40 процентны тәшкил итә. Россиянең кайбер төбәкләрендә бу статистика 70 проценттан да югары», - диде ЗАГС идарәсе җитәкчесе. Европада яшь әниләрнең уртача яше - 30. Бездә элегрәк кызлар 24 яшькә кадәр кияүгә чыгарга тырышса, хәзер бу сан Европаныкына якынлашкан.
Мэр Илсур Метшин: «Балалар туу ул - күңелле хәл. Демография мәсьәләсендә безгә АКШ, Англия кебек илләр дәрәҗәсенә омтылырга кирәк. Татарстан Президенты башлангычындагы «Бәләкәч» программасы кысаларында, Казанда 20дән артык бакча төзелде. Федераль программа буенча башкалада быел янә 28 бакча төзеләчәк», - диде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading