16+

Казанда Җиңү көненә багышланган нинди чаралар үткәрелә? (ПРОГРАММА, ТРАНСПОРТ ЙӨРЕШЕ)

Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган чаралар ел дәвамында бара.

Казанда Җиңү көненә багышланган нинди чаралар үткәрелә? (ПРОГРАММА, ТРАНСПОРТ ЙӨРЕШЕ)

Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган чаралар ел дәвамында бара.

Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан ­премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сугыш һәм тыл ветераннарының яшь буынны ватанпәрвәрләр рухында тәрбияләп үстерүдә бик актив катнашуларын рәхмәт хисләрендә сөйләде.
– Җиңү көне – бөек вакыйга. Ватан азатлыгы өчен сугышканнарның һәм корбан булганнарның даны мәңгелек. Халыкның хөрмәте «Үлемсез полк» акциясендә ачык күренә. Узган ел Казанда «Үлемсез полк» хәрәкәтендә – 156 мең, ә Татарстанда 300 мең кеше катнашты. Бу акция һәр муниципаль берәмлектә оештырыла, – диде Ләйлә Фазлыева. – Казандагы «Үлемсез полк» акциясендә милли-мәдәни мөхтәриятләр, шулай ук чит илләр студентлары да катнаша. Аларны беркем дә мәҗбүр итми, үз ихтыярларында киләләр. Кулларында фоторәсемнәр булмаса да, халык белән бер сафта атлыйлар.

Татарстанда хәзер Ватан сугы­шы инвалидлары – 390 кеше, сугыш хәрәкәтләрендә катнашканнар – 834 кеше, Ленинград блокадасын кичергән кешеләр – 162, сугыш ветераны категориясендәгеләр – 19 034 кеше, тол хатыннар – 9004 кеше. Балигъ булмаган яшьтә фашист тоткынлыгына эләккән кешеләр – 168.

– Авылларда 1343 ялгызак сугыш ветераны яши. Аларга социаль хезмәтләр бушлай күрсәтелә. Бөек Ватан сугышы ветераннары яшәгән фатирларга, шулай ук авыллардагы өйләргә бушлай ремонт ясала. Бөек Җиңү көне уңаеннан сугыш ветераннарына 10 мең сум акча бирелә, – диде Татарстанның хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.
Республиканың сәламәтлек сак­лау министры урынбасары Әмир Абашов әйткәнчә, сугыш ветераннарына диспансиризация үткәрелә, бу көннәрдә медицина хезмәткәрләренең күчмә бригадалары сугыш ветераннарының фатирларына яки өйләренә барып, кирәкле булган медицина ярдәме күрсәтә.

«Үлемсез полк» акциясе

Казанда «Үлемсез полк» йөрешенә туплану 9 майда Карл Маркс урамы белән Толстой урамы кисешкән урында 13.00 сәгатьтә башлана. Колонна 15.00 сәгатьтә кузгала. Маршрут: Карл Маркс урамы – Черек күл буеннан Лобачевский урамы – Кремль урамы – Меңьеллык мәйданы.
– Җәяүләп 2 километр 500 метр ара узарга туры килә. Шунлыктан авыр сумкалар тотып килмәгез, аяк киеменең уңайлы булуы яхшы. Физик мөмкинлекләре чикле кешеләр колоннага Казан университеты яныннан да кушылып китә ала, – диде Ләйлә Фазлыева.

Җиңү көне бәйрәме

Казан шәһәре башкарма комитетының мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Авзалов таныштырганча, Җиңү көне парады Меңьеллык мәйданында 10.00 сәгатьтә була. Парадта легендар ИС, ИС-3 һәм Т-34 танкларын күрергә мөмкин булачак. Парадтан соң 1,4 мең кешеле хор җырлар башкара. Җиңү паркында да мәдәни программа 10.00 сәгатьтә башлана. Биредә тыл хезмәтчәннәренә багыш­ланган һәйкәл ачыла. Чик сакчылары хөрмәтенә һәйкәл «Комсомол» паркында да ачыла.

Транспорт

Җиңү көнендә – 9 Майда җәмәгать транспорты – 23.30 сәгатькә, ә метрополитен 24.00 сәгатькә кадәр эшли. Җиңү салютыннан соң автобус­лар шәһәрнең барлык районнарына йөри. Муниципаль парковкалар 9-12 май бәйрәм көннәрендә – бушлай.
«Үлемсез полк» акциясе оештырылган Карл Маркс урамы буенча йөри торган 22нче, 28нче, 28А һәм 89нчы маршрут автобуслары 13.00 сәгатькә кадәр гадәттәге тәртиптә хәрәкәтләнә. Ләкин 13.00 сәгатьтән соң Карл Маркс, Толстой, Большая Красная, Батурин урамнары маршруттан төшереп калдырыла. Автобус­лар вакытлыча Вишневский, Островский, Уң як Болак, Чернышевский, Мәскәү урамнары һәм Киров дамбасы буенча йөри. Троллейбусларның 3, 5, 7 һәм 8нче маршрутлары 13.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр туктатып торыла. Меңьеллык мәйданында «Кремль» метро станциясе эшли, «ЦУМ» белән «Спорт сарае» тукталышына җәмәгать автобусларының 10 маршруты куела.
Бәйрәм салюты тәмамланганнан соң, Ямашев проспектындагы «Казан-Арена» футбол стадионы янында да шәһәрнең барлык районнарына йөрүче махсус автобуслар була.
Әти-әниләр көнендә (7 май) һәм Хәтер көнендә (9 май) зиратларга махсус автобуслар билгеләнә.

Мәңгелек ут

«Казан» тимер юл вокзалында бүген – 7 майда Мәскәү Кремле дивары янындагы билгесез солдат каберендәге мәңгелек утны Казан шәһәренең Бөек Ватан сугышы мемориаль комплексына тапшыру тантанасы була. Мемориаль комплекс Юдино бистәсендә ачылды. Ут 1/2нче «Премиум» поездында китерелә. «Казан» вокзалына поезд 8.00 сәгатьтә килеп җитә.

Анна Арахамия фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading