16+

Казанда канат юлын төзи башладылар

2015 елда Казанда ике канат юлы булдырылачак - «Тимер юл вокзалы белән Югары Ослан» һәм «НКЦ» - «Татнефть-Арена».

Казанда канат юлын төзи башладылар

2015 елда Казанда ике канат юлы булдырылачак - «Тимер юл вокзалы белән Югары Ослан» һәм «НКЦ» - «Татнефть-Арена».

Беренче юл төзелешенә старт инде бирелде дә. Канат юллары ярдәмендә, шәһәр үзәгендәге автомобиль агымын киметергә һәм башкаланы шулай ук төзелеп кенә килә торган «Иннополис» инновация шәһәрчеге белән тоташтырырга уйлыйлар. Югары Осланга бара торган, бистәне Локомотив комлыгы һәм «Казань-1» тимер юлы белән тоташтыручы канат юлы агымдагы елда эшли башлаячак. Югары Осланда юлны беркетер өчен терәүләр куелган, подстанцияне генә төзисе кала. Вокзалдан «Кремль» метро станциясенә кадәр җәяүлеләр «галереясе» булдыру да ниятләнелә.
Икенче канат юлына килгәндә, РБК-Татарстан хәбәр иткәнчә, казанлылар һәм башкала кунаклары машиналарын «Казан-Арена» һәм «Татнефть-Арена» парковкаларында калдырачак, алга таба сәяхәтләрен канат юлы белән дәвам итәчәк. Юл бәясе 20 сум тирәсе булыр дип көтелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading