16+

Казанда Өлкәннәр көненә багышланган нинди чаралар узачак? (ПРОГРАММА)

Халыкара Өлкәннәр көненә багышлап, Казанда 1 октябрьдән өлкәннәр ункөнлеге башлана.

Казанда Өлкәннәр көненә багышланган нинди чаралар узачак? (ПРОГРАММА)

Халыкара Өлкәннәр көненә багышлап, Казанда 1 октябрьдән өлкәннәр ункөнлеге башлана.

– Ленин исемендәге мәдәни-күңел ачу комплексында декада шәһәркүләм концерт белән ачыла, – дип хәбәр итте «эшлек­ле дүшәмбе» киңәшмәсендә Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров. – Аңа башкаланың пенсионерлары чакырыла, сәхнәдә республиканың сәнгать осталары һәм Казанның иҗат коллективлары чыгыш ясый.

Концерт-очрашулар, социаль акцияләр шәһәрнең һәр районында оештырыла. Мәдәният йортларында гына түгел, ә сәнгать мәктәпләрендә дә концертлар куела, ветераннар мәктәпләргә чәй табынына чакырыла. Ункөнлек кысаларында пенсионерлар спортның төрле ярышларында, мисал өчен, йөзү, футбол һәм бильярд бәйгеләрендә катнаша ала.
Өлкәннәргә 1-10 октябрьләрдә Казандагы барлык муниципаль музейларның ишекләре ачык, ягъни керү бушлай.
Татарстан Республикасы Милли музее «Язмышның гүзәл мизгелләре» («Судьбы прекрасные мгновения») мәдәни программасы төзегән. Аның нигезендә, экскурсияләр оештырыла, музыкаль лекцияләр һәм осталык дәресләре үткәрелә.

Пенсионерлар, үзләренең пенсия таныклыкларын күрсәтеп, 1 октябрьдә Казан зооботаника бакчасына бушлай керергә хокуклы.
Башкаланың сәламәтлек саклау учреждениеләреннән табиб-белгечләр өлкәннәр ункөнлеге барышында ялгызак өлкән авыруларның өйләренә барып, медицина ярдәме күрсәтә. Социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә 1516 ялгызак исәптә тора. Шәһәрнең 7нче, 8нче һәм 10нчы сырхауханәләре (поликлиника), шулай ук 2нче, 12нче, 16нчы һәм 18нче хастаханәләре (больница) өлкән яшьтәгеләргә медицина ярдәме күрсәтү мәсьәләләре буенча Ачык ишекләр көне кабул итүләре үткәрә.
– Казан эшкуарлары һәрвакыттагыча, өлкәннәр ункөнлегенә теләктәшлек күрсәтә, – диде Рөстәм Гафаров.

Шәһәрнең барлык районнарында хәйрия чаралары була. Мәсәлән, пенсионерлар 1-10 октябрьләрдә кайбер чәчтарашханәләрдә, аяк киемен төзәтү остаханәләрендә һәм мунчаларда бушлай хезмәт күрсәтүдән файдаланырга мөмкин. Учреждениеләрнең исемлеге һәм адреслары Казан мэриясе сайтына куелачак.

Өлкәннәр өчен тагын бер күңелле яңалык бар. «Игелекле Казан» проекты кысаларында, пенсионерлар «Өлгергән матурлык подиумы» («Подиум зрелой красоты») мода күрсәтү чарасында катнаша ала. Гаризаларны 1 октябрьдән башлап җибәрү сорала. Уңышлы чыгыш ясаган 30 һәвәскәр модельгә бушлай лекцияләргә юллама бирелә. Проект турында тулырак мәгълүматны 239-26-36 телефоны аша белешергә була.
Пенсия фонды белешмәсенә караганда, Казанда 2019 елның 1 сентябренә 326 088 пенсионер исәпләнә, 42 570 казанлы – 80 яшьтән югары. Быел 69 шәһәрдәшебезгә 100 яшь тула, аларның 60ы – хатын-кызлар, ә 9ы – ир-атлар.
Казан мэры Илсур Метшин өлкәннәрнең хөрмәткә лаек булуларын искәртеп, шәһәрдә өлкәннәр ункөнлеген оешкан рәвештә үткәрергә чакырды.

Фәһим ага Сафин – газетабызны беренче саныннан башлап яздырып алучыларның берсе. Ул ике көннең берендә редакциягә килеп,  хәл-әхвәл белешеп, иҗат уңышлары теләп китә. «Шәһри Казан» газетасы пенсионерларны, биг­рәк тә укучыларыбызны Өлкәннәр көне белән котлый. Сезгә исәнлек-саулык, күңел көрлеге телибез!

Дамир Бәдриев фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading