16+

Казанда «Мәхәббәт» паркы барлыкка киләчәк

Башкалада яңа өйләнешүчеләр өчен парк ачарга җыеналар. Алар, паркка барып фотога гына төшеп калмыйча, мәхәббәтләре билгесе итеп, агач та утыртачаклар.

Казанда «Мәхәббәт» паркы барлыкка киләчәк

Башкалада яңа өйләнешүчеләр өчен парк ачарга җыеналар. Алар, паркка барып фотога гына төшеп калмыйча, мәхәббәтләре билгесе итеп, агач та утыртачаклар.

Шәһәр хакимиятенә бу идеяне Казанда яшәүче Равил Габдерахманов тәкъдим иткән. «Шәһәрдә парк ясау өчен урын билгеләргә кирәк. Анда яшь парлар, агачлар ярдәмендә, космостан да күреп булырлык «мәхәббәт» сүзен язар иде. Һәр хәреф янына җәен дә, кышын да яшел төстә булган чыршылар утыртып була», - ди идея авторы.
Моңардан тыш, яңа өйләнешүчеләргә агачларының хуҗасы булуны раслаучы сертификатлар да биреләчәк. Димәк, утырткан яшеллекләрен алар карап-тәрбияләп тә торырга тиеш була. Әлеге кызыклы тәкъдим шәһәр башкарма комитетындагыларга ошаган, алар хәзерге вакытта парк өчен урын эзлиләр.
Сүз уңаеннан, 3-9 апрель көннәрендә Казанның ГХАТ (ЗАГС) бүлекләрендә 130 пар язылышкан.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading